Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Президент юлламасыннан соң туган 11 ФИКЕР

1.Рәмис Хәялиев, Кайбыч районы башлыгы урынбасары: - Президентыбыз үзенең юлламасында республика тормышының бөтен якларын да яктыртырга тырышты. Аның чыгышында сәясәт, социаль мәсьәләләргә зур урын бирелде, икътисади өлкә, гадәттәгечә, иң зур урын алып торды. Авыл кешесе буларак, безне беренче чиратта, авылга юнәлтелгән программалар кызыксындыра. Президент үзара салым механизмына тукталды. Бу юнәлештә...

1.Рәмис Хәялиев, Кайбыч районы башлыгы урынбасары:
- Президентыбыз үзенең юлламасында республика тормышының бөтен якларын да яктыртырга тырышты. Аның чыгышында сәясәт, социаль мәсьәләләргә зур урын бирелде, икътисади өлкә, гадәттәгечә, иң зур урын алып торды. Авыл кешесе буларак, безне беренче чиратта, авылга юнәлтелгән программалар кызыксындыра. Президент үзара салым механизмына тукталды. Бу юнәлештә безгә тагын да эшләргә кирәк дигән фикергә килдем. Гомумән, җирле депутатларга да, югарыдагыларына да халык арасында ешрак булырга, аларны борчыган мәсьәләләрне тыңларга һәм хәл итәргә чакырды. Президент, әлбәттә, милләтара, динара мөнәсәбәтләргә дә туктамый булдыра алмый. Телләр турында әйтми калмас дип көтеп торган идек, Рөстәм Миңнеханов аларга да тукталды. Чыгышта татар телен өйрәнүдә бернинди чигенү дә сизмәдем. Аның дәүләт теле булуы ассызыкланды. Мәгариф министрлыгына дәүләт теле буларак татар телен укыту методикасын камилләштерергә чакырды. Президент чыгышында милли педагогик институтны торгызу турында да сүз чыкты. Бу бик мөһим эш булачак дигән фикер калдырды ул миндә. Сәнәгать өлкәсендә 20-30 ел алга карап эшләргә өндәде. Республиканың уңышлары билгеләп үтелде. Илдә кризис булганда, республиканың тулаем төбәк продукты 4 процентка үсүе ул - зур горурлык. Бу саннар бездә киләчәккә ышаныч уята. Президент программалары уңышлы эшләп килә, алар авыл җирендә фермерлыкны үстерергә, социаль тормышны яхшыртырга булыша. Юлламада һәр кеше үзенә кирәк нәрсәне ишетә алды дип уйлыйм. Президент чыгышының һәр сүзенә, өтеренә кадәр кушылам.

2.Разил Вәлиев, Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре:
- Президентыбыз әйткәннәрдән мин шуны аңладым: юлламада яңгыраган төп фикер, төп максатыбыз - халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү. Мәгарифкә, фәнгә, мәдәнияткә игътибарны арттырырга кирәклеге әйтелде. Фән, мәгариф аша, белемне, мәгълүматны арттырып, кешене бүгенге көндә көндәшлеккә сәләтле итә алабыз. Күп телләрне, ике дәүләт телен белгән кеше җәмгыятьтә үзенең лаеклы урынын табачак, конкурентлы булачак. Бу минем өчен - юлламаның төп мәгънәсе. Тел мәсьәләсе, мәдәният, мәгариф өлкәләренә игътибар бирмәсәк, республиканың киләчәге өметле булмас иде. Әлеге өлкәләр бүгенге көн өчен аеруча актуаль.

3.Олег Морозов, Россия Федерациясе Федераль җыенының Федерация Советында Татарстан вәкиле:
- Президентның «килешү гамәлдә булган 25 ел эчендә заманча уңышлы Россия Федерациясе төзи алдык» дигән сүзләрендә хаклык бар. Татарстанның роле, иң зур кыйммәте, мөгаен, федераль үзәк белән республика арасындагы мөнәсәбәтләр вакытында барлыкка килгән күп нәрсәнең, ахырдан, Россия федерализмына нигез салуда файдаланылуыдыр. Миңа калса, бу баланс, гармония Татарстанның уңышлы төбәк булуында чагыла. Республика уңышлы булуы белән безнең дәүләтнең федератив үсеше потенциалын тагын бер кат ассызыклый.

4.Ирек Шәрипов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Халыклар дуслыгы йорты директоры:
- Бездә өч теллелек күренеше дә бар. Республикада яшәүче удмурт, мари, чувашлар, нигездә, өч телле халык. Аларга туган телләре белән бергә, русча, татарча өйрәнү өчен дә барлык шартлар тудырылган. Ике дәүләт телен өйрәнү нык нигезгә куелган. Сыйфат ягыннан киеренкелек бар, сыйфатны төзәтергә була, әмма ике теллелекне югалтырга ярамый. Татар телен укыту сыйфатын арттырырга кирәк, шул ук вакытта рус телен өйрәнү дә тел-теш тидерерлек булырга тиеш түгел. Чит төбәкләр белән эшләүгә килгәндә, Татарстаннан да ачык һәм элемтәгә әзер төбәк тагын бармы икән? Президент, 140тан артык чит ил белән эшлибез, диде. Татарстан Халыклары ассамблеясында 216 милли-иҗтимагый оешма эшләп килә. 36 халыкның ихтыяҗын кайгыртабыз. Татарстанда укырга теләүче чит ил студентлары саны ун меңгә тулып килә. Алар бит үз теләге белән килә, нәкъ менә безне сайлый. Бу - Татарстанның тоткан урынын, яшәү шартларын, мәгариф дәрәҗәсен күрсәтә торган индикатор.

5.Вадим Лигай, «Казан вертолет заводы» җәмгыятенең генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:
- Юлламада барлык социаль-икътисади аспектлар да әйтелде. Безнең заводка килгәндә, «Ансат» белән «МИ-38» вертолетларына басым ясалды. Без санитар авиацияне үстерү программасында катнашабыз, киләсе елга эчке базар өчен генә дә 13 «Ансат» вертолеты җитештерү күздә тотыла. Тышкы базарда да сорау зур. «МИ-38»гә килгәндә, шулай ук дәүләт заказлары, гражданнар авиациясе белән эшлибез. Бу өлкәдә беренче адымнар 2018-2019 елларда ясалыр дип уйлыйбыз. Киләчәгебезне нәкъ менә шул продукт белән бәйлибез.

6.Илшат Әминов, «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры:
- Президент юлламада массакүләм мәгълүмат чараларына зур таләпләр куйды. Безгә хәзер мәгълүматны яңа контентта бирергә, тиз вакытта төрле платформаларга таратырга кирәк. Бу - бөтен техник чараларны, фикерләүне үзгәртергә, яңа таләпләр куеп эшләргә тиешбез дигән сүз. Хәтта үзгәрешләргә әзер булмаган очракта да, вакыт: «Үзгәрегез тизрәк!» - ди. Безгә һәрчак берникадәр алда барырга кирәк.

7.Илфар Габдрахманов, Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек урта мәктәбе директоры:
- Президентның, рус балаларына татар телен укыту методикасын үзгәртергә кирәк, дигән фикере белән килешәм. Татар теле укытучылары белән аралашып торабыз, алар рус балаларына татар теле дәреслеген җиңеләйтергә кирәк дип гел әйтеп килде. Рус балаларына дәресне үзләштерү бик авыр, диләр. Кагыйдәләр өйрәнгәнче, башта шул телдә сөйләшә башларга кирәк бит.
Без - татар телле мәктәп. Кайбер сыйныфларда татар теленә - ике, әдәбиятка ике генә сәгать бирелә. 8, 9нчы сыйныфларга татар теле дәресе тагын бер сәгать өстәлә. Татар балалары өчен бу сәгатьләр аз, әлбәттә. БДИ бирү сәбәпле, без төп игътибарны имтихан фәннәренә, аеруча математика белән рус теленә бирергә тиешбез. Балалар рус телен белми дигән сүз белән килешеп булмый. Милли мәктәп булсак та, рус теленнән БДИ нәтиҗәләре 64 баллдан ким булганы юк. Алдагы елларда рус теленнән уртача балл 75 иде. Хәтта инглиз теленнән 90 баллдан да күбрәк балл җыючы укучыларыбыз бар. Туган телен яхшы белгән бала чит телләрне дә яхшы үзләштерә.

8.Тәбрис Яруллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе:
- Әлбәттә, шәхсән үземне борчыган сораулар да бар иде. Шуларның берсе - Федератив органнар һәм Татарстан Республикасы арасындагы килешү. Татар теле мәсьәләсенә фикерен дә көттем. Ә менә республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов эшчәнлеген Президент, киресенчә, хуплар дип уйладым. Соңгы вакытта «татар теле кирәкми» дигән сүзләрне искә алсак, Мәгариф министрлыгы аларга үз фикерен белдереп торды. Бу хәл килеп чыккач, тын гына үз-үзенә бикләнеп утырмады. Төп басымны үзенә алды дисәк тә була. Татар телен укыту методикасы турында да йөз тапкыр әйтелде. Ләкин нәкъ менә Энгель Нәвапович килгәннән соң, яшь авторлар белән заманча методик кулланма әзерләнде. Менә шушы мәсьәләләр дә читтә калмасын иде.

9.Тимур Сөләйманов, «Сәләт» фондының башкарма директоры:
- Юлламада яшьләргә аерым игътибар бирелүе куандырды. Яшьләргә яңа мөмкинлекләр булдыру турында барды сүз. Яшьләр безне яңарышка, алгарышка әйдәп баручы көч. Президентның яхшы мөнәсәбәте без сайлаган юлның нәтиҗәле, зур игътибарга лаек булуын күрсәтә. Уку йортларына кагылышлы сүзе дә ошады. Дөнья үзгәреп тора, дүртенче сәнәгать революциясе бара. Без дә, уку йортлары да үзгәрергә тиеш. Моңа әзер булу өчен, яңача фикерли башларга кирәк.

10.Фәнис Мотыйгуллин, журналист, нәшир:
- Татарстан Президентының юллама белән мөрәҗәгатендә, эшкуарларга үз бизнесын башлап җибәрү һәм үстерү, Татарстан икътисадына табыш китерә торган инвестицияләр җәлеп итү, килеп туган кыенлыкларны тиз арада һәм нәтиҗәле хәл итү өчен тиешле шартлар тудырырга тиеш, дигән сүзләр яңгырады. Теге яки бу өлкәдә үз эшен башлап җибәреп, күп чыгымнар тотып, эшен җайга сала алмыйча, төрле каршылыкларга очрап, бу уйдан кире кайтучылар байтак. Бу хакта күреп-ишетеп торабыз. Саный китсәң, моның сәбәпләре бик күп һәм аларның барысы да эшмәкәрләр гаебе белән түгел. «Тагын бер кат басым ясап әйтәм, контроль-күзәтчелек органнарының төп бурычы - бизнеска штрафлар салу түгел, ә бәлки эшкуарлар белән бергәлектә, алдан тикшерүләр уздыру, кисәтүләр һәм искәртүләр белдерү кебек механизмнарны тулы күләмдә файдаланып, закон бозу очракларын бетерү», - дип Президентның бу хакта аерым басым ясап әйтүе уңай үзгәрешләргә китерер дип өметләнәсе килә. Бизнеска тагын да зуррак мөмкинлекләр тудырылганда һәм административ киртәләр кимегәндә, бу өлкәдә үзен сынап караучылар саны артыр иде. Дөнья практикасында киң кулланыла торган, заманча бизнесның яңа үсеше - «офистан тыш эшләү»нең аталып китүе һәм моны җентекләп өйрәнү максаты куелу да уңай күренеш, бу бик күпләргә яңа мөмкинлекләр ача.
Мөһим мәсьәләләрнең тагын берсе - сәләтле яшь спортчылар һәм перспективалы тренерлар белән индивидуаль эш алып баруны тагын да көчәйтергә, шулай ук республикага югары дәрәҗәдәге белгечләрне җәлеп итү өчен барлык кирәкле шартлар тудырырга кирәк, дип атап узды Президент. Бу өлкәдә нәтиҗәле эш алып барылганда, спорт казанышларының нәтиҗәлелеге һәм татарстан спортчыларының конкурентлыкка сәләте тагын да артыр, үзебездә тәрбияләнүче яшь спортчылар читкә агылмас, спорт мәктәпләрен тәмамлап чыгучыларның күбесе профессиональ дәрәҗәдә үз юлларын дәвам итәр иде. Боларның барысы да тормышка ашар дип ышанасы килә.

11.Рафаэль Шәвәлиев, Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы, Казан шәһәр Думасының даими комиссия рәисе, «Балаларга - сәламәтлек» «Бердәм Россия» партия проектының төбәк координаторы.
- Сырхауханәләрне, балалар өчен медицина учреждениеләрен төзекләндерү, яңарту - безнең төп бурыч. Беренчел звено медицина ярдәме күрсәтү, дәвалану гына түгел, табиб белән пациент арасында мөнәсәбәт формалашу урыны да. Шуңа да модернизацияләнгән сырхауханәләрдә дустанә мөнәсәбәткә зур игътибар бирелә. Президент юлламасы - безнең тормышның көзгесе, башкарган эшләргә бәяләмә кебек.
- Быелгы юллама, башка еллар белән чагыштырганда, нәрсәсе белән аерылып торды дип уйлыйсыз?
- Бу юллама алдагыларыннан күп яктан аерыла. Балаларга, аларны укыту, тәрбияләү, гаилә кыйммәтләренә зур урын бирелде. Дөрес тәрбия бирү сәламәт яшәү рәвеше алып бару белән тыгыз бәйләнгән. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин да бу мәсьәләдә безгә теләктәш. Без барлык мәктәпләрдә сәламәтлек территорияләре булдырырга тиешбез.

http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев