Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Президент цифрлы телевидениенең җаваплы министрлык тарафыннан уйланып бетерелмәвен әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада цифрлы телевидениегә күчешне проблемаларсыз оештыру ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов җаваплылыгында булуын искәртте. Министр чыгышыннан соң, Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләнең җаваплы министрлык тарафыннан уйланып бетерелмәвен әйтте. Бу хакта ул «Корстон» комплексында ТР муниципаль берәмлекләре советының XIII утырышында билгеләп узды, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Россиядә аналоглы телевидениедән китү карары 15 ноябрьдә РФ Хөкүмәте утырышында  кабул ителгән. 27 төбәктә 2019 елның 15 апреленә кадәр аналоглы телевидениене гамәлдән чыгару ниятләнә. Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, цифрлы телевидениегә күчү буенча инструкция, белешмәлекләр әзерләнгән. Цифрлы телевидениене кабул итү зонасыннан читтә яшәүче социаль якланмаган гражданнарга ярдәм күрсәтү тәртибе билгеләнгән. Шәһәр һәм район телеканаллары тапшыруларны аналоглы форматта дәвам иттерәчәк.

«Район башлыкларының, цифрлы телевидениегә күчүне оештырганда, халык белән элемтәдә тору буенча җаваплы кешеләрне билгеләве мөһим», - диде Роман Шәйхетдинов һәм бу хакта Татарстан Президентына мөрәҗәгать итте. «Җаваплыларның төп бурычлары - сигнал трансляциясе өчен җаваплы оператор билгеләү, челтәр сыйфатын тикшерү, халыкка җыеннарда аңлату, шулай ук гаризаларны өйрәнү», - диде ул.

Роман Шәйхетдинов, район җитәкчеләре авыл җирлеге башлыкларына торак пунктта цифрлы телевидение сигналы булу-булмауны тикшерүне, акт имзалауны йөкләргә тиеш. «Бу мөһим эш. Авыл җирлегендә яшәүче һәркем сыйфатлы сигнал кабул итәчәгенә инананырга тиеш», - диде ул. Рөстәм Миңнеханов моның белән килешмәвен әйтте.

«Җайлы гына район җитәкчеләрен сорадың. Ләкин моны бит өйрәтелгән, махсус җиһазлары булган кешеләр башкарырга тиеш. Сигнал бармы-юкмы, дип урам буенча телефон белән үлчәп йөрергә тиешме? Бу сезнең эш, республика буенча оештырыгыз», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул бу теманың атналык видеоконференц-элемтә киңәшмәләренә кертеләчәген әйтте.

«Роман, син бу тема өчен җавап бирәсе. Авыл җирлегендә кем йөрсен инде урам буенча? Аналоглы телевидение сүндерелгәч, менә аннары кешеләр реакциясен күрәчәкбез. Шуңа күрә алдан кайгырту кирәк. Могҗизалар була алмый. Бу безнең республикада әле уйланып бетмәгән мәсьәлә. Әйе, карар бар, ниндидер категорияне колачладык, ләкин әле хәл ителеп бетмәгән. Бу җитди тема, аңа әзерләнүне сорыйм», - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

 

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев