Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Популяр композитор Зифа Нагаева: «Җырларымны күп урладылар инде»

Башкортстанда яшәп иҗат итүче шагыйрә, композитор Зифа Нагаева "Гомерләр зая узмасын", "Бер вакыт кына", "Әйләнә дә килә җәйләр", "Гомерләр балкышы", "Балакаем" кебек популяр җырларның авторы. Бүгенге көндә хаклы ялда булуына карамастан, ул бер дә тик тормый. Әле узган атнада гына Казанда, Чаллыда аншлаг белән концертлары узды.


- Бу арада Казанга еш йөрелде. Башта ТМТВ премиясен тапшыру тантанасына барган идем. ТМТВ каналы мине хөрмәт итеп чакырды, моның өчен аларга зур рәхмәт. Искитмәле концерт төнгә кадәр барды. Тик, беләсезме, күңелемә нәрсә тиде? Күпме җыр башкарылды, шуларның берсенең дә авторы яңгырамады. Күрәсең, вакытны күп ала дип, әйтеп тормадылар. Алай булгач, экранга язсыннар иде. Авторның исеме булырга тиеш. Мин үзем, популярлыкка кытлык кичермим, әмма сәнгатьтә яшь, талантлы композиторлар да бар бит, халык аларны да ишетеп белсен иде. Бу бит концертны бизиячәк кенә. Авторларга хөрмәт булмагач, өч көнлек җырлар туа да. Һәр җырдан кисәкләр җыеп, шуларны ялгап, аранжировка ясаучылар да хәзер җыр "иҗат итә". Аранжировкачылар компьютерны яхшы беләләр, аңа гына башлары эшли аларның. Алар җырларын очсызга тәкъдим иткәч, җырчыларга да әзер җыр сатып алу бик табышлы.

Җырларымны күп урладылар инде. Судлашып кына йөрмәдем. Рәхәтләнеп дисклар да чыгаручы булды. Бүген шундый хәл булса, бүгенге акылым белән болай гына калдырмас идем. Хәзер тәҗрибә бар: ялган җырчыларны алдан аерам һәм алардан шундук читләшәм.

- Зифа апа, сез бигрәк җор телле, матур итеп сөйләшә беләсез. Сез язган җырларның сүзләре шулкадәр тәмле. Бу сәләт кайдан?
- Сеңлем, мин бит 20 ел радиода эшләдем, ә анда бер сүзне ике кабатларга ярамый, һәрвакыт уйлап сөйләшәсең. Радио тәҗрибәсе сөйләмемдә чагылыш тапты да. Әмма бүген дә кул кушырып утырмыйм, һәрвакыт бөек татар классикларын укырга тырышам. Вакытым була икән, тиз генә интернетта Тукай яисә Галимҗан Ибраһимов әсәрләрен табам да, кабат укып чыгам. Шигырьләр иҗат иткәндә бу миңа бик ярдәм итә. "Татар телен камил беләм", - дип кычкырып әйтә алмыйм. Туган телебез шулкадәр бай, аны гомер буена өйрәнсәң дә, өйрәнеп бетәрлек түгел.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев