Саба ТВ

Попова: Ковидлы авырулар белән аралашса да, прививкалы кешегә изоляция таләп ителми

Прививка ясаткан яки инде авырып савыккан кешеләрдә вирусның концентрациясе шактый ким була һәм аны тарату чоры кыска.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Коронавирустан прививкасы булган кешеләр авыручылар белән аралашканнан соң үзләрендә чир билгеләре сизмәсә, җиде көнлек карантин кирәк түгел.

«Юк, кирәкми. Бу безнең кагыйдә. Прививка ясатучыларга, бер тапкыр авыручыларга, чирнең бернинди билгеләре булмаса, контактта булганнан соң җиде көн дәвамында изоляциядә булырга кирәкми», — дип белдерде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова. Бу хакта РИА Новости яза.

«Бу уңайдан шактый күп тикшеренүләр бар. Прививка ясаткан яки инде авырып савыккан кешеләрдә вирусның концентрациясе шактый ким була һәм аны тарату чоры кыска», — диде ул.

Узган атнада Роспотребнадзор COVID-19 вирусын йоктыручылар белән контактта булганнар өчен изоляция вакытын 14 көннән 7 көнгә кадәр кыскартты. Анна Попова аңлатуынча, «омикрон» штаммын йоктыручы кешеләрдә инкубация чоры ике көннән алып биш көнне тәшкил итә.

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: