Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Помидорга нәрсә җитми?

Теплицада үсә торган помидорларның сабак тирәсе кызармый. Сорауга танылган бакчачы Франс ХӘЛИЛОВ җавап бирде:

— Моның сәбәпләре күп. Мәсәлән, үсентеләрне куе утыртканда, яктылык тиешенчә кермәскә мөмкин. Быелгы кызу җәй дә үз өлешен кертте. Көндез +35...+40, кояшта +50 оСка кадәр кыздыру, ә төнлә чагыштырмача түбән температура помидорның тигез кызармавына китерә ала. Ян сабакчаларын өзмәү яки моны вакытында эшләмәү (алар зурайгач, үсемлекнең көчен алгач кына кисү) дә сәбәпче була. Яфраклар көчле, яшел булырга мөмкин, ә помидорына туклану тиешенчә килми һәм сабак тирәсе өлгерми, эче ак кала.

Томат үсентеләрен куе утыртмагыз. Уртача биеклектәгеләрен — 40х40 см, ә биек үсә торган сортларны 50х60 яки 60х60 см аралык белән утыртырга кирәк. Помидорлары зурайгач, көл белән тукландыру файдалы, һәр төпкә 100 әр г көл салырга һәм шундук яхшылап су сибәргә кирәк. Көл булмаса, 10 л суга 70 г калий сульфаты һәм 50 г икеләтелгән суперфосфат кушып тукландырырга мөмкин. Һәр төпкә 1 әр л эремә салырга һәм шундук 3-5 л су сибәргә.
 
Помидорлар кызара башлаганда, азотлы ашламалар (мочевина, аммиак селитрасы) яки составында азот булган катлаулы ашламалар кертергә ярамый. Мондый тукландыру шулай ук помидорларның тигез кызармавына китерә ала.
 
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев