Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Район эчке эшләр бүлегендә 2019 елга йомгак ясау утырышы узды

Ел башы узган елның нәтиҗәләрен барлау, алга таба бурычлар билгеләү чоры да. Район эчке эшләр бүлеге бу атнада коллектив һәм район башлыгы Рәис Миннеханов катнашында 2019 елга йомгак ясау утырышын үткәрде.

Үтеп киткән 2019нчы елда халык иминлеген булдыруны тәэмин итүгә багышланган йомгак ясау утырышында район башлыгы Рәис Миннеханов та катнашты. Иң элек эшләр бүлеге җитәкчесе Васыйл Исмәгыйлев еллык эшчәнлеккә анализ ясады. Аның сүзләренә караганда коллектив үз алдына куйган бурычларны үтәп, яңа елны тагын да зур өметләр белән каршы ала. Район халкының иминлеген саклау юнәлешендә бик күп тикшерү,профилактик, оператив хезмәтләр башкаралар.

Район эчке эшләр бүлеге һәр хезмәте башында күмәк көч торганын таный. Ирешелгәннәрдә башка хокук органнары – район прокуратурасы, район суды, приставлар, тикшерү комитеты, административ комиссия, балигъ булмаганнар комиссиясе , юхиди, днд дружинасы, миграция һәм башка җәмәгать оешмаларының өлеше зур.

Полиция хезмәткәрләренә  районыбызга читтән килеп төпләнүчеләр, яки эшләүчеләр белән ел әйләнә аеруча да игътибарлы булып эшләргә туры килә.Мәсәлән узган хисап елында миграция булеге аша 398 кеше исәпкә баса. Аларның күпчелеген үзбәкстан, таҗикстан гражданнары тәшкил итә. Бу төркем кешеләре арасында хокук бозу очраклары да бар. Узган ел 72 кеше җавапка тартылган.

Юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге саннарга килсәк узган ел 20 ДТП теркәлгән. Аларда 24 кеше яраланып , 1 кешенең гомере өзелгән. 2018дә бу күрсәткеч 7 булган. Юллардагы хокук бозулар һаман саен арту ягына үсә. 6 мең шундый очрак полиция хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланса, 10 меңе видеорегистраторлардан теркәлә. Юлларга куелган камералардан 10млн штафлар җыеп алына.


Полиция хезмәткәрләре өчен 2018нче ел республика куләм чараларда катнашып лаеклы үз өлешләрен кертү белән дә мактаулы. Ворлдскилс эшче һөнәрләр дөнья чемпионаты  вакытында тәртип сагында тору шуларның берсе һәм иң олысы. Быел да алар каршына биек максатлар куела.Татарстан Президентын сайлауларда катнашу, Россия һәм Татарстан куләмендә контроль тикшерүләрне уздырып җибәрү, ТАССРның 100 еллыгы, Бөек җиңүнең 75 еллыгы кебек зур республика чараларында тәртип сагында тору..

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев