Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Полицейскийлар күршеләр үтенече буенча фатирны ачып кереп, өч кешенең мәетен тапкан

Хәзер кешеләр үлеменең берничә сәбәбе карала, шул исәптән ис тиеп агулану да карала.

Казанда полицейскийлар күршеләр үтенече буенча фатирны ачып, ике хатын-кыз һәм ир-атның гәүдәләрен тапкан. Бу хакта «Татар-информ» МА үз чыганакларыннан билгеле булды.

Чыганак мәгълүматлары буенча, полициягә Дәрвишләр бистәсендәге Липатов урамы буенча 23а йортта яшәүчеләр мөрәҗәгать иткән. Алар беренче каттагы фатирдан бик нык ис килә, дип хәбәр иттеләр.

Эчтә өч кешенең — ике хатын-кызның һәм ир-атның гәүдәләре табылган. Билгеле булганча, алдан алынган мәгълүматларга караганда, ир-ат һәм хатын-кыз ис тиеп агуланган.

Фаҗиганең башка версияләре дә карала, шул исәптән суррогат хәмер белән агулану да. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы мәгълүматлары буенча, һәлак булганнарның барысы да — бер гаилә әгъзалары (ире, хатыны һәм сеңлесе).

Фото: https://youla.ru

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/incident/24-01-2020/v-kazani-politseyskie-po-prosbe-sosedey-vskryli-kvartiru-gde-nashli-tela-treh-chelovek-5718193

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев