Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Почта России"ның беренче дроны җибәрү белән җиргә төшеп җимерелде

"Почта России" дүшәмбе үзенең беренче пилотсыз очучы җайланмасын җибәрде. Ул ике килограммлы йөкне Улан-Удэдан 15 чакрымдагы авылга илтергә тиеш иде. Ләкин җибәрү белән, дрон җиргә төшеп җимерелде.

Дронны җибәрер алдыннан оештыручылар җайланма 60 чакрым ераклыкка сәгатенә уртача 70 чакрым тизлек белән оча ала дип хәбәр иткән иде. Ләкин җибәрелеп берничә минут та узмастан, дрон йортка килеп бәрелде һәм җиргә төшеп җимерелде.

Әлеге уңышсыз очыштан соң чарага катнашы булганнарның барысы да җаваплылыкны үз өсләреннән төшерергә тырышты. Бурятия башлыгы Алексей Цыдено дронны башка җирдә очырмакчы идек, ләкин "телевидение соравы белән урынын күчердек", диде. "Почта России", гомумән, монда бернинди катнашы булмавын, чараны һексакоптерны җитештерүче "Рудрон/Экспедитор" оештыруы, почта вәкилләре бирегә "кунак буларак кына" килүе турында белдерде. "Рудрон/Экспедитор" исә электрон җайланма көтелмәгәндә сүнде диде. Җитештерүче ширкәт "көндәшләр эше" булырга да мөмкин дип белдерде.

Русиядә пилотсыз очучы җайланмалар өчен төгәл кагыйдәләр юк. АКШта һәм Көнбаштыш илләрендә дроннарны биналарга 50-150 метр якынлыкта җибәрү тыела. Бу хәтта 300-500 граммлы җиңел дроннар өчен дә шулай. "Почта России"ның авыр һексакоптеры сәгатенә 20-30 чакрым тизлек белән очып берәр йортның тәрәзәсенә килеп керү яки кешеләр башына төшү куркынычы да бар иде. Видеолардан күренүенчә, йортка килеп бәрелгән дрон җиргә төшкәндә кешеләр читкә чак кына китеп өлгерә.

АКШның Amazon ширкәтенең беренче мәртәбә почта дроны куллануына инде елдан артык вакыт узды. Ул чакта дрон Кембриджшир графлыгында яшәүче кешегә телевидение җайланмасын һәм попкорнны 13 минутта илтеп биргән иде.

Реклама

ТАСС Бурятия башлыгының матбугат вәкиле сүзләренә таянып почта дроны очыру тырышлыкларының киләчәктә дәвам итәчәген белдерә.

https://www.azatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

"Почта России"ның беренче дроны җибәрү белән җиргә төшеп җимерелде

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев