Плитә генә гаеплеме?
Яңа ел алдыннан Магнитогорскида газ шартлаудан килеп чыккан фаҗигагә тетрәнеп, 20 градус суыкта 35 сәгать буе таш плитә хәрабәләре астында ятканнан соң могҗиза белән исән калган Ваня исемле 10 айлык нарасыйны кызганып, аның өчен сөенеп бетәргә дә өлгермәдек, кичә тагын шундый ук һәлакәт турында ишетеп, өнсез калдык.
Бу юлы Ростов өлкәсенең Шахта шәһәрендәге бер торак йортта газ шартлаган. Әлбәттә инде, үлүчеләр дә бар. Ни хикмәт, тегесе – Яңа елда, монысы – Иске яңа елда. Бу нәрсә – язмышның ачы шаяртуымы, әллә...
Фаҗиганең икесе дә иртәнге сәгать алтылар тирәсендә булган. Җылылык җитмәү аркасында газ плитәсен кабызып куйганнар да, шул сүнеп, газ чыгып торган. Һәрхәлдә, Россия Тикшерү комитетыннан Магнитогорскидагы тугыз катлы йортның бер подъезды ишелеп төшүне шулай дип аңлатып, халыкның башка сәбәпләрдән шикләнүләрен алып ташларга тырыштылар. Федераль каналлардан хәбәр ителгәнчә, Ростов өлкәсендәге фаҗиганең дә сәбәбе нәкъ шундый.
Мондый хәлләр алга таба кабатланмасын өчен нишләргә соң? Яшен бер генә түгел, инде икенче тапкыр яшьнәде бит! Дәүләт Думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты башлыгы Галина Хованская күп фатирлы йортларда газ шартлауны булдырмау буенча закон проекты әзерләүгә керешкән. Документта яңа төзелгән, шулай ук капиталь төзекләндерү аша үткән йортларга бары тик автомат сүндерү җиһазы белән тәэмин ителгән газ плитәләрен генә урнаштыру тәкъдим ителә. Төзелеш министрлыгы, үз чиратында, исе тизрәк сизелсен өчен, газга одорант дигән сасы матдәне күбрәк кушарга кирәк, дигән фикердә тора. Хөкүмәт тә аптырашта. Ул шушы көннәрдә көнкүреш газын хәвеф-хәтәрсез куллану буенча чаралар планын карарга җыена.
Шулай итеп, озакламый илебездә газны дөрес кулланырга өйрәтү, газ плитәләрен автомат сүнә торганнарына алыштыру кампаниясе башланырга мөмкин. Тик газ шартлауны булдырмау мәсьәләсен шул плитәләр генә хәл итсә иде икән?! Кеше дә яңа плитә өчен акчасын кызганып маташмас иде. Әмма моның өчен иң элек, газ плитәсе генә гаеплеме икән монда, дигән шикләнүләрне күңелдән ничек тә алып ташларга кирәк.
Валентина Семенова
Чарасызлык
Үткән елның сентябрен хәтерлисезме? Россиянең “Ил-20” хәрби-транспорт очкычы Сүрия күгендә бәреп төшерелүгә бәйле рәвештә илнең югары җитәкчелеге ничек ярсыды һәм нәгърәләр орды?
Очкыч һәлакәтендә бертавыштан Израиль хәрбиләре гаепләнде. Мәскәү Димәшкъка ярдәмгә күпсанлы С-300 һава һөҗүменнән саклану системалары һәм радиоэлектрон көрәш системалары җибәрергә вәгъдә итте. Барлык пропаганда быргылары да дөньяда тиңе булмаган Россия коралы белән гыйбриләрне куркыттылар.
Эш шуңа барып җитте: яңалык тасмалары, моннан соң урыслар Европадагы һәм Израильдәге барлык очкычларны да ныклы контроль астына алачак, дигән шапырынулы хәбәрләр белән тулды. Оборона министры Сергей Шойгу авызыннан да, Сүриягә якын бөтен төбәкләрдә, Урта диңгез акваториясендә ясалма иярчен навигациясе, хәрби очкычлар элемтәсе Россиянең радиоэлектрон көрәш коралы ярдәмендә сүндереләчәк, дигән вәгъдә ишетелде.
Хәрби авызлардан чыккан янаулар бер генә нәрсәне аңлата иде: Израильнең эше харап, ул хәзер Мәскәүгә шалтыратып рөхсәт алмыйча, бер генә очкычын да һавага күтәрә алмаячак. Россия тамашачысына исәпләнгән ул спектакль, патриотизм дулкынын көчәйтеп, ил эчендәге сызланулы хәлләрдән игътибарны читкә юнәлтеп торырга тиеш иде. Вәгъдә ителгән корал Сүриягә күпләп озатылды. Израиль хәрбиләре аларны яхшылап өйрәнделәр, йомшак якларын ачыкларга тырыштылар һәм берничә ай исәпләүләрдән соң Сүриягә һава һөҗүмнәре янәдән башланды.
26 декабрьдә гыйбриләр Димәшкъны бомбалар белән дөмбәсләгәч, Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы моңа протест белдерде. Конфликтка дипломатларның тыкшынуы түгел, ә хәрбиләрнең үз вәгъдәсен үтәүләре генә кирәк иде югыйсә. Чикне бозган дошман очкычын бәреп төшерәсең дә бетте китте эш. Ләкин С-300 ләр дә, атаклы радиоэлектрон көрәш чаралары да эндәшмәделәр. Аларның бу телсезлеге шаккатыра һәм куркыта торган иде, чөнки гыйбриләр һөҗүмен стелс F-35 очкычлары белән түгел, ә технологик яктан артта калган F-16 бомбага тотучы самолетлар белән алып бардылар. Боларга да теш үтмәгәч, Көнбатышның алгарышлы технологияләре белән коралланган очкычлары бәреп керсә, урыс ПВОсы нишләр? Декабрь һөҗүменең яралары йомылып та өлгермәде, Израиль яңа башбаштаклык кылды: берничә көн элек кенә Димәшкътагы һәм аның тирәсендәге хәрби объектларны яңадан һавадан утка тотты. Бу юлы инде Сүрия дипломатлары Израильгә усал итеп җавап бирделәр: БМОга гыйбриләрдән зарланып елак хат яздылар.
Державалар зур хәрби бәрелешкә әзерләнгән бу чорда, безнең өчен бик шомлы яңалык инде бу.
Рәшит Фәтхрахманов
Бер телеңә хуҗа булмасаң...
Социаль челтәрләр – тузга язмаганны сөйләп утыра торган урын түгел. Кызык ясыйм дип, үзеңне генә түгел, якыннарыңны да көлкегә калдыруың бар. Моның ахыры күңелсез тәмамланырга да мөмкин. Мәгариф өлкәсенә кагылган чираттагы видеоязманы прокуратура тикшерә башлаган.
– Минем абыем Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында укыта. Тиздән бик надан балаларыгызны укырга кертәсегез булса, рәхим итегез. “Инстаграмм” аша элемтәгә керә аласыз. Ришвәтне минем аша бирергә була, – дип горурланып сөйли видеоязмада Евгения Абрамова. Ышандыру өчен кулына лекция курслары тотып, “4ле” һәм “5ле” билгеләре белән кызыктырган була. Бу язма интернетка эләгер дип башына да китерми ул. Блогер әйтүенчә, кыз барысын да шаярып кына сөйләгән. Әмма танышы видеоязманы “Инстаграмм”га куеп, аңа үч итәргә булган.
Шаярыпмы, түгелме – анысы мөһим түгел. Вузда Абрамованың бу гамәлен уку йортына пычрак ыргыту, аның данын төшерү дип бәялиләр. Видеоязмада телгә алынган абыйсының фамилиясен журналистлар бик тиз ачыкларга өлгерә. Симаков ике эштә хезмәт куя, ә университетта ярты ставкада эшли икән. Вуз җитәкчелеге дә, кызның абыйсы да әлеге язманың чынбарлыкка туры килмәвен әйтә. Абрамова абыйсы турында, барысына да үз тырышлыгы белән иреште, укытучылык эшен яратып башкара, дигән. Әмма бу гаугалы хәлдән соң абыйсына эшеннән китәргә туры киләчәк. Университетның данын төшергән өчен сеңлесен җаваплылыкка тарту, мөгаллимне эштән азат итү мәсьәләсе карала.
Бу вакыйга социаль челтәрләрдә кешеләргә яла ягып утыручыларга да сабак булсын иде. Күрмиләр, тапмыйлар, димәгез. Күрәләр дә табалар, моның өчен җавап та бирәсе була әле.
Сәрия Мифтахова
Эшмәкәр эштән качамы?
“Авито” игъланнар сайты хәбәр итүенчә, узган ел белән чагыштырганда 2018 елда үз эшләрен, бизнесларын сатарга теләүче казанлылар саны 31 процентка арткан. Бездә генә түгел, Россия буенча шундый ук күренеш. Монда бизнесларыннан баш тартырга әзер булучылар саны 2017 ел белән чагыштырганда 14 процентка күбрәк.
Сатылуга иң еш куела торган бизнес өчлеге түбәндәгечә: хезмәт күрсәтүләр – 30, сату итү – 25 һәм халыкны тукландыру – 17 процент. Гомумән алганда, унбиш меңнән артык оешма сатылган. Иң арзаны – интернет-кибетләр, уртача бәясе 682 мең сум, иң кыйммәте – авыл хуҗалыгы бизнесы, уртача 21 миллион сум. Әйтергә кирәк, әлеге бизнес иң авыр сатыла торганы икән, тәкъдим ителгәннән нибары ике процентын гына кирәксенгәннәр.
Ни өчен бизнестан котылырга телиләр соң? Югыйсә үз-үзеңә эшләү һәрвакыт абруйлы, дәрәҗәле булып санала иде бит. Бер таныш эшмәкәр шулай ук үз кафесын сату нияте белән янып йөри. Әмма икенче ел инде максатына ирешә алмый. Кафесы да шәһәр үзәгендә, бар мөмкинлекләр тудырылган, җитештерү линиясе дә комплектта. Әмма кызыксынучы аз. Ни өчен сатмакчы буласың соң, дигән сорауны берничә тапкыр биргәнем бар. Ни өчен алмыйлар, дигәнен дә биргән бар. Җавабы һәрвакыт кыска һәм куркыныч: кризис. Әле бер биш ел элек кенә үзләрен урта хәллеләргә керткән кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең күбесе бүген без ярлы, ярык тагарак янында утырып калдык, дип исәпли. Бәяләр, салымнар көннән-көн арта тора, ә шул эшмәкәрлекнең нәтиҗәсе белән файдаланучы халыкның мөмкинлекләре кими бара. Хәзер беркемгә бернәрсә кирәкми. Һәм бу эшмәкәрлек базарының кирәгеннән күбрәк тәкъдим ителүеннән дә түгел, әле кайбер өлкәләрдә җитешми дә.
Әнә республиканың Хезмәт министрлыгы, Татарстанда уртача хезмәт хакы 34 мең сум булды, дип шатландыра. Кем дә булса моңа ышанамы? Халык кредитларга, ипотекаларга чумган, ашамый-йокламый акча эшләү ягын карый. Һәм ул череп баер өчен түгел, ә исән калу, гаиләне саклап калу өчен тырмаша. “Кафега кертемне иң күп биреп торган һәм аны ябылудан коткара торган чара – ул искә алу ашлары”, – ди танышым. Бу – куркыныч мәгълүмат. Халык шул ук кафеларга ял итәргә, күңел ачарга чапмый, ә үлгән якынын искә алырга бара.
Аяк баскан яңа ел да бернинди өмет уятмый. Бөтен нәрсәгә бәяләр үсте, салымнар артты, ипотека процентлары шулай ук өскә атлады. Баксаң, әгәр эшмәкәр барлык салымнарны, тиешле түләүләрне башкарып чыкса, ул әле дәүләткә бурычлы да булып кала икән. Мин моңа ышанмаган идем, әмма шундый кешеләрне очраткан бар.
Бүгенге көн бик тә Ильф һәм Петровның “Унике урындык” әсәрендәге тормышны хәтерләтә. Халык көннән-көн ишәюче даруханәләр һәм матәм конторалары арасында дәүләт тарафыннан каядыр яшерелгән тыныч тормыш эзли. Таба алырмы икән?
Инсаф Гайнуллин
(“Ватаным Татарстан”, /№ 4, 15.01.2019/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев