Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Пластик операция ярдәмендә матураерга теләүчеләр - психологик ярдәмгә мохтаҗ кешеләр”

Җырчы Юлия Началованың вакытсыз вафаты күпләрне шаккаттырды. 38 яшьлек йолдызның вафаты сәбәбе турында табиблар "Аның өчен дан-шөһрәт сәламәтлеккә караганда мөһимрәк булган" дип белдерде. Җырчының авыру тарихы, матур булырга теләп, күкрәкләренә пластик операция ясатудан башлана... "Интертат" хатын-кызларның матур булырга теләкләре ни өчен шулкадәр зур булу сәбәпләрен белеште.

Һәркемнең матур буласы, башкалардан аерылып торасы килә. Аптырыйсы юк, заманалар үзгәрә, хәлиткеч фактор булып матурлык индустриясе тора. Гүзәл затлар тышкы кыяфәт белән шаккаттыру заманасыннан артта калмас өчен, еш кына пластик хирургия ярдәменә мөрәҗәгать итә. 
 
Ни өчен йөзләрендә, гәүдәләрендә бер дефектлары булмаган кешеләр әлеге адымга бара? Пластик операцияләр ясату кешелек тарихында кайдан килеп чыга? Ни өчен тумыштан бер дефектлары да булмаган кешеләр пластик операция ясату, ягъни пычак астына яту адымына бара? 
 
Әлеге сорауларга җавап табу һәм тарихка күз салу максатыннан озак еллар традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе булып эшләгән галим, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәровага мөрәҗәгать иттек. Фәнзилә Җәүһәрова әлеге адымга баруның бер сәбәбе дип элек-электән килгән “матурлык эталоннарын” атады.
 

 
“Күкрәк турысы аша кешегә чир кертеп була”
 
"Безгә килеп ирешкән иң популяр легендаларның берсе – ул Клеопатра. Клеопатраның сөт ванналары кабул итүе, әкәм-төкәмнәр белән битен яшәртүе билгеле. Ни дәрәҗәдә дөрес икәнен әйтә алмыйм - документлар, фото- һәм видеофиксацияләр булмаган. Әмма легенда буларак бу мәгълүмат бүгенге көнгә кадәр яшәп килгән. 
 
Татар халкының традицион мәдәнияте нигезендә барлыйбыз икән, монда әлбәттә пластик операция турында сүз бөтенләй булырга мөмкин түгел. Традицион татар акылында ачык изү, ачык муен яшерен, шул ук вакытта берәр төрле яка чылбырлары белән бизәлгән булырга тиеш. 
 
Дөньядагы күпчелек халыкта күкрәк турысы – ул үзенчәлекле урын, "солнечное сплетение" диләр. Аның аркылы энергетиканы бозып та, кешегә чир кертеп тә, сәламәтлеккә зыян китереп тә була дигән ышанулар яшәгән һәм менә шулар нигезендә изүләр барлыкка килгән. 
 
Изүләр акрынлап бу функцияләре белән параллель рәвештә декоратив функция, ягъни матурлык функциясен дә үти башлаганнар. Безнең татар акылында да намазга басарлык - 9 яшьлек кыз баланың изүе ачык булырга тиеш түгел", - диде галим.
 
“Секси” дигән сүз яшьләрне бутап бетерә”
 
Фәнзилә Җәүһәрова “Ни өчен хатын-кызлар пластик операцияләр ясатуга бара?” дигән сорауга җавапны замананың үзгәрүе белән бәйләде.
 
"Без ничектер бәхетне, бәхетле булуны күңел матурлыгы, рух, тырышлык, табигыйлек белән бәйләмибез. Аның сәбәпләре булып шул ук телевидение, шул ук Интернет, Европадан килгән популяр журналлар тора. 
 
“Секси” дигән сүз барлык яшьләрнең башларын бутап бетерә. Билгеле бер матурлык эталоны образына туры килмәсәң, имеш синең бәхетең булмый. 
 
Гәрчә без бу мәсьәләне берникадәр анализлап карасак, ул эталонда булганнарның бәхет мәсьәләсе бик шартлы. Кемнәрдер бүген татар хатын-кызы образына татарда моңарчы булмаган икенче бер образ кертте. 
 
Бүгенге хатын-кыз үз юнәлешен тапкан, курыкмыйча үз сүзен әйтә, стильле киенә, ләкин стильле киенүнең асылына “Ул бүгенге көндә дә секси, аңа ир-атларның күзләре төшәргә тиеш” дигән әйбер тагыла".
 
“Битнең матурлыгы урам өчен генә кирәк”

"Битнең матурлыгы, битнең шомалыгы – ул урам өчен генә кирәк. Аның белән бәхет табып булмый. Бәхет дигәне – ул хатын-кызның хатын-кыз буларак формалашып бетүе. Бәхетле хатынның йөзеннән нур бөркелә. Ул дөньяга ачык күзе белән карый. Аңа өенә кайтып керергә рәхәт. Шушы рәхәтлек булганда ул пластик операцияләр нигә кирәк? 
 
Без бит аның нәтиҗәләрен бүген күреп торабыз – кешеләр судлаша, ниндидер дисфункцияләр китә, аны төзәтер өчен тагын дөнья кадәр акча эшләргә кирәк була. Ә тышкы гариплек белән күңел гариплеге дә барлыкка килә, бәгырь катырга мөмкин. Ә бәгырьнең йомшак булуы – ул тышкы билге түгел. Ул, әлбәттә, күңел матурлыгы. 
 
Пластик операцияләр күңел матурлыгы бирми. Бәхет – ул нур, ә ул көзгедән күренми. Әмма сине күрүчеләр ул нурны күрә", - диде галим.
 
“Ясалган ир-ат Инстаграм өчен кирәк”
 
Фәнзилә Җәүһәровадан ир-атларның пластик операция ясату сәбәпләре турында да сорадык. Аныңча, башлыча "медиа йөзләр" - артистлар, күренекле кешеләр пластик операцияләр ясата.
 
“Аларның шушы яшь булып күренүләре аларга акча эшләр өчен, дөньяларын күтәрү өчен кирәк. Әмма кайвакыт ул "каралган" ир-ат нормаль хатын-кызның бераз косасын китерә. Ә инде Инстаграмга фото куяр өчен, иптәш кызларга “О, менә минем мачо” дигән җөмләне әйтер өчен, мондый ир-ат бәлки кирәктер дә”, - диде Фәнзилә Җәүһәрова.
 
 
Пластик операция – ул нәрсә дисәң дә операция һәм нәрсә дисәң дә хирургия
 
Матурлык индустриясенә яраклашу һәм "түгәрәк формаларга" ия булырга теләү начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкинме? Үзеңне табиб пычагы ярдәмендә берникадәр вакыт эчендә “матур итү” сәламәтлек өчен зыянлымы? Пластик операция ясату үлемгә китерергә мөмкинме? 
 
Әлеге сораулар белән Идел Буе федераль округының баш пластик хирургы, КДМУ пластик хирургия кафедрасы мөдире Артур Исмәгыйлевка мөрәҗәгать иттек.
 
- Пластик операция – ул нәрсә дисәң дә операция һәм нәрсә дисәң дә хирургия. Теләсә кайсы хирургия катнашыннан соң өзлегүләр була ала. Кан китәргә, тәннең аерым бер өлеше үлекләргә мөмкин. 
 
Икенче яктан, пластик операцияләрне яшәү өчен кирәкле органнарга ясамыйлар, ягъни зур кан тамырларына, кан юлларына, йөрәккә зыян килү куркынычы янамый. Ягъни, пластик операция ясатучы пациент операция вакытында нәкъ менә шул пластика аркасында үлә алмый. Әгәр дә пластик хирургия ясатканнан соң кеше үлә икән, димәк, кагыйдә буларак, үлем операциягә түгел, ә авыруда булган патологиягә яки көчле аллергия реакциясенә бәйле була. Үлем хирургия белән бәйле була алмый. 
 
Пластик хирургиядән соң килеп чыккан өзлегүләр проценты гадәти хирургиядән соң чыкканнардан күпкә кимрәк. Операциядән соң я яра начар төзәлә, я үлекли, я башка шундый әйбер килеп чыга. Бу – әлбәттә, үлемгә китерә торган әйберләр түгел, бу – кайвакыт коррекция таләп итүче эстетик дефект. 
 
Кеше сау-сәламәт килеш килгәнгә күрә, әлеге мәсьәләнең җитдилеген аңлап бетерми һәм чыннан да ахыр чиктә нидер булырга мөмкин икәнен аңламый. Шундый күңелсез хәл булгач, пациент ду килә, жалоба яза, судка бирә башлый. Гәрчә хирургиядән соң өзлегүләр ноль процент була алмый, зур булмаган процент барыбер бар. 
 
10 кешенең берсендә өзлегүләр була икән, ул очракны бөтен җирдә сөйли башлыйлар, имеш пластик хирургия – ул явызлык һәм аны ясаткан барлык кеше дә өзлегүләрдән интегә. Бу үзеннән-үзе дөрес түгел инде. 

- Нигә пластик операцияләр шулкадәр популяр?

- Хатын-кызлар матуррак булырга тырыша. Иң мөһиме: аларның күбесе пластик операцияләрдән соң чыннан да үзләрен яхшырак хис итә. Пластик операцияләрдән соң начар, тискәре нәтиҗәләр күп булса, хатын-кызлар операция ясату адымына бармас иде. 
 
Хатын-кызларның күбесе хирурглардан канәгать килеш кайтып китә. Алар үзләрен башкача, яхшырак бәяли башлый. “Сарафанлы радио” – ул бик зур эш. Әгәр иптәш кызларның берсе матур итеп күкрәген ясатып кайта икән, бу хакта әле уйланып кына йөргән икенче иптәш кыз, әлбәттә, берникадәр вакыттан соң шулай ук күкрәген ясатачак. 
 
Өзлегүләр әлбәттә бар, йөз пациентның өчесендә алар булачак. Әмма бу күрсәткеч шулкадәр зур һәм куркыныч булса, хатын-кызлар “Ой, мин үземне куркыныч астына куймыйм әле, күкрәгем кечкенәрәк булса булсын, бармыйм, йөрмим”, дип, операцияләр ясатмаслар иде. Ул өзлегү процентлары пациентларның үзләреннән тора. 
 
Операциядән соңгы период тынычлыкта үтәргә тиеш. Әгәр дә хатын-кыз бии, җырлый, сикерә, йөгерә, тарта икән, әлбәттә яра төзәлү өчен бу уңай шартлар түгел", - диде Артур Исмәгыйлев.
 

 
“Пластик операцияләр кешенең язмышында да чагылыш табарга мөмкин”
 
“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының рәисе Кадрия Идрисова пластик операцияләр ясату-ясатмау һәр кешенең күңел халәте белән бәйле дип уйлый. Аның әйтүенчә, кеше бу адымга Аллаһы Тәгалә бүләк иткәннән канәгать булмау сәбәпле бара.
 
"Безнең һәммәбезгә Аллаһы Тәгалә йөзне дә, кашларны да, гәүдәне дә, чәчне дә, хәтта холыкны да бүләк иткән. Безнең нинди кеше булачагыбыз, киләчәк язмышыбыз, тормышыбыз ана карынында ук салынган була. Кайберәүләр инде аны ничек тә булса үзгәртергә омтыла. 
 
Пластик операцияләр, үзеңне икенче төрле итеп күрсәтергә теләүләр кешенең организмына да, яшәешенә дә уңай тәэсир итми. Бу әйбер хәтта кешенең язмышында да чагылыш табарга мөмкин. Пластик операцияләр ясаткан кешеләрнең хәтта йөз чалымнары да үзгәрә. Шуның белән организмда да үзгәреш барлыкка килә. 
 
Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бүләкне кадерләп саклый белергә кирәк. Пластик операцияләрне камил акылың белән уйлап эшләргә кирәк. Безгә Аллаһы Тәгалә юкка гына, хайваннардан аермалы буларак, акыл бирмәгән. Без һәр кылган гамәлебезне камил акыл белән бөртекләп уйлап эшләргә бурычлыбыз, - диде Кадрия Идрисова.
 

 
“Шәригать буенча кеше матурлыкка омтылырга тиеш”
 
Дин пластик операция ясатуларны тыямы? Тумыштан бер дефектлары да булмаган кешеләрнең пластик операция ясату адымына барулары нәрсә белән бәйле? Бу хакта Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе, Кабан арты мәчете имам хатибы Йосыф хәзрәт Дәүләтшиннан сорадык.
 
"Шәригать буенча, Аллаһы Тәгалә биргән кыяфәтне, гариплек булмаса, үзгәртергә ярамый. Хатын-кыз чәче була торып, парик кия алмый, ярамый. Чәчләр ниндидер авыру сәбәпле коелган очракта Шәригать рөхсәт итә. Галимнәр, әгәр дә кешедә гариплек юк икән, кешенең йөзенә бертөрле үзгәреш кертергә ярамый дип әйтә. Юл фаҗигасенә эләгеп, йөз бозылу, яки тумыштан авыру булу сәбәпләре монда керми, чөнки кеше табигать буенча матур булырга тиеш. 
 
Дин бер җирдә дә кеше ямьсез булырга тиеш дип әйтми. Шәригать буенча кеше матурлыкка омтылырга тиеш". 
 
“Ирләр, җенес әгъзаларын кистереп, хатын-кыз булмакчы булалар”

"Хәзер бит кеше матурлыкка табына. Ул “Акчам булса, мин бөтен төрле үзгәрешләрне кертә алам”, дип уйлый. Хәзер бит ирләр, җенес әгъзаларын кистереп, хатын-кыз булмакчы булалар. Әлбәттә, болар бөтенесе дә – чиктән ашу. 
 
Хәзер матурлык, гламур тормыш илаһига әйләнде. Кеше бер дәрәҗәгә килеп җитә дә, аның белән туктый алмый. Безгә бит яңалык кирәк, безгә алга таба барырга кирәк, шуңа күрә без алга барабыз, яңа алымнар уйлап табабыз. 
 
Кемдер колагын кистерә, кемдер борынын тиштерә, без туктый алмыйбыз. Мәсәлән, кайберәүләр бөтен җирләренә тату ясата. Кеше бит инде аны матур булам дип ясата, “Бу матур, бу текә” дип уйлый. Мин урамда бөтен җирләренә тату ясалган кызларны күрсәм куркып куям. Мин андый хатын белән яшәмәс идем".
 
“Ул ямьсез әйберне дә матур итеп күрсәтә”

"Шундый әйберләр ясаучы кешеләр матурлыкны үзләренчә күрә. Мода дигән әйбернең явызлыгы шунда – ул ямьсез әйберне дә матур итеп күрсәтә. Тату ясаткан кешеләр дә “Әй, мин бигрәк ямьсез булам бит инде” дип йөрми. Алар, әллә нәрсәләр ясап бетереп, мин матур дип йөри. Алар матурлыкны үзләренчә аңлый.
 
 Аллаһы Тәгалә безгә табигый акыл биргән. Әмма шушы табигый акыл үзгәрү сәбәпле, кеше акны кара итеп күрә, караны ак итеп күрә башлый. Шуның кебек хәзер кайбер кешеләр дә матурлыкны үзләренчә күрә", - диде Йосыф хәзрәт Дәүләтшин.
 

 
“Пластик операция ясатырга теләүче кешегә психологик ярдәм кирәк”
 
Психология фәннәре кандидаты, КФУның психология һәм мәгариф институты доценты Рамил Гарифуллин пластик операция ясату адымына барган кешегә чынлыкта нәрсә кирәк икәнен белешү зарур. 
 
"Кешеләр пластик операция ясатуны гади процедура дип уйлый. Андый адымга барган кешеләр биологияне дә, физиологияне дә белми. Пластик операция ясатучылар соңыннан сәламәтлеккә зыян килә ала икәнен аңламый. 
 
Пластик операция ясатучылар, кирәкле психотерапевтик ярдәм таба алмыйча, психологик проблемаларын тышкы кыяфәтләрен үзгәртеп хәл итә. Эчке дөньяларын үзгәртергә теләмичә, әйләнә-тирә дөньяны үзгәртә алмау сәбәпле, алар тышкы кыяфәтләрен үзгәртергә тотына. 
 
Операция ясатырга теләүче кешегә психологик ярдәм күрсәтү, аның кимчелекләре турында сөйләшү дә җитә. Кешегә чынлыкта нәрсә кирәк икәнен аңларга кирәк. Күп очракта ул кешенең кыйммәтләре бөтенләй башка булып чыга", - диде Рамил Гарифуллин.
 

 
Җырчы Юлия Началова: күкрәк зурайтудан башланган фаҗига
 
Җырчы Юлия Началова күкрәк зурайтудан чак кына үлми кала. Тик аннан соң барлыкка килгән авырулар бәйләме һәм канга кергән инфекция ахыр чиктә аның язмышын хәл итә.
 
2012 елда Мексикадан АКШка очучы самолетта һуштан яза. Соңрак мәгълүм булганча, күкрәкләрне зурайту максатыннан ясалган пластик операция уңышсыз үткән. Җырчы яңа формаларга ияләшә алмый һәм күкрәктәге имплантатларны алып ату максатыннан кабат операция ясату адымына бара. Хирургия катнашлыгыннан соң җырчының хәле начарлана: канга инфекция керү сәбәпле, Юлия Началовага терапия кирәк була. Болар барысы да җырчының бөерләренә зыян сала. Бөерләр авыруына подагра авыруы өстәлә. 
 
Быелның 8 мартында Юлия Началова хастаханәгә эләгә. Җырчының канында шикәр күләме артуы һәм башка авырулары да кискенләшүе билгеле була. Җырчы ясалма сулыш аппаратына тоташтырыла. Аңа кадәр җырчы аягын туфли белән кырган була, яра аша канга инфекция керә. Табиблар аякка ампутация ясарга кирәк дигән карарга килә. Юлия Началова, үзе аңында булганда, әлеге адымга барудан баш тарта. Бары тик ул комада булган чакта гына, җырчының туганнарыннан ризалык алып, табиблар Юлия Началовага операция ясый. Тик бу вакытта инде соң була. Операциядән соң җырчы аңына килми. Ул 16 мартта 38 яшендә вафат була. 
 

 
 
Колак йомшагың зуррак, аяк размерың кечкенәрәк булса, син – иң чибәре!
 
Без, үзләрен матурайтыр өчен әллә нинди адымнарга барган халыклар турында мәгълүмат чараларыннан ишетеп беләбез. 
 
Африка кабиләләре матурлыкны үзләренчә аңлый. Аларда традицион күренеш булган, хәтта гореф-гадәтләре булып таралган процедуралар безнең халыкны шок хәлендә калдырырга мөмкин. Дуслар, күңелегезгә якын алмавыгызны сорыйбыз!
 
Африка кабиләләренең гореф-гадәтләре: 
 
  
 
1. Мурси халкында иренендәге дисклар – кызның үсеп җитүен, ана булырга әзер булуын аңлата.
 
2. Тешләрне кайрау – хайваннарга охшау яки негатив энергиядән котылу өчен.
 
3. Колак йомшагын сузу, зурайту – колак йомшагы озынрак булган саен, кыз матуррак дип санала.
 
4. Иренне сөңге белән тишү – иреннәре сөңге белән тишелгән кешеләрне һиндстанда үтүче Бедэм фестивалендә күрергә була.
 
5. Битне бәйләү энәсе белән тишү – авыртудан ләззәт алып, кешеләр рухиятләрен дәлиллиләр.
 
6. Борын бөкеләре – хатын кызлар, башка кабилә ир-атлары, охшатып, урлап китмәсеннәр өчен, борыннарына бөке тыгалар. 
 
  
 
7. Кытайда аякларны бинтлау – булачак ир өчен тыңлаучанлык гарантиясе һәм матурлык идеалы булып кечкенә аяклы кызлар саналган. Ир-атлар иң беренче чиратта булачак хатынның аяк размерына игътибар иткән. Аяк размеры кечкенәрәк булган саен, кыз өчен кияүгә чыгу мөмкинлеге арткан.
 
 
8. Таиландтагы падаунг кабиләсе муеннарын озынайта. Бу матурлык һәм байлык билгесе санала.

 

Автор: Динә ЙОСЫПОВА
Фото: pixabay.com

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев