Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Пүкәл авылы халкы: «Бөтенебез шок хәлендә»

7 июньдә Саба районының Пүкәл авылында булган фаҗига бөтен республиканы тетрәндерде. 18 яшьлек егет башта әти-­әнисенә пычак белән кадый, аннары үз-үзенә зыян сала һәм йортка ут төртә. Янгынны сүндерәләр, әниләре исән кала, әтиләре исә җан бирә. Егет үз гаебен тулысынча таныган.

«ВТ» хәбәрчесе Эзмә җирле үзидарәсе башлыгы Альмир Шәйхетдинов белән элемтәгә керде.
 
–  Бөтен авыл шок хәлендә. Шимбәдән ял көненә каршы таңда булган хәлләр бу.  Әлеге гаиләнең өч баласы бар иде. Ике кызлары Казанда яши. Уллары авылда торды. Без ул егеткә карата бернинди начар сүз әйтә алмыйбыз. Берәр кимчелек булса, бу хакта хәбәр итәрләр иде. Һәрхәлдә без моны белер идек. Ниләр булгандыр, анысын вакыт күрсәтер. Гаилә башлыгына – 56, хатынына – 53 яшь, – ди ул. – Иртәнге якта аларның йорты янганны күреп алалар. Ут бик көчле булмый.  Берничә бүлмәгә зыян килә. Әлеге вакытта әнисе белән улы – хастаханәдә. Башка берни әйтә алмыйм.
 
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат  Кәримов белән дә сөйләштек. Аның җавабы кыска булды.
 
–  Районда күңелсез хәл булганны беләбез. Әлегә тикшерү эшләре бара, – диде ул.
 
Пүкәл авылы абыстае Мәйсәрә Фәйзрахманова мондый хәлнең районда гасырга беренче тапкыр булуын әйтте.
 
– Дин юлыннан киткәнче, балалар бакчасы мөдире булып эшләдем. Авылның һәр сабые үземнеке кебек. Әлеге гаилә бик яхшы иде, үрнәк булып торды. Әтиләренең үз җире бар, шунда иген икте. Соңгы вакытта мәчеткә дә йөри башлаган иде. Бик кызганыч һәм коточкыч хәл бу, – ди ул. –  Бу балага замана шаукымы тигәндер дип уйлыйм. Интернет яхшыга илтми ул. Начар укымады, тәртипсезләнеп йөрмәде. Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире инде бу. Кеше туганчы ук, аның ниләр күрәсе алдан язылып куела. Ничек яшисе, ничек үләсе – барысы да билгеле була. Бәндә сөйләр – тәкъдир көләр, диләр бит әле. Шул инде бу. Бүген әтиләрен соңгы юлга озаттык. Безнең догаларыбыз белән әниләренең хәле уңайлана дип беләбез. Кызлары хакына савыгып, онык­ларын сөендерсен иде. Күрәчәкләре шул булгандыр, дибез. Исәннәргә – сабырлык, үлгәннәргә иман телим.
 
Авылдашлары 18 яшьлек егетнең мондый адымын ни дип бәяләргә дә белмиләр. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе хәбәренә караганда, ул бу эшкә алдан әзерләнгән булган. Егет үз гаебен тулысынча таныган. Җинаять кылуын әти-әнисенең аңа җитәрлек игътибар бирмәве белән аңлаткан. Үзенә дә зыян салып, йортка ут төртүен исә җинаятьне башка кешеләргә сылтап калды­рыр­га ниятләве белән аңлаткан.
 
 
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев