Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

​Үпкә хисен ничек җиңәргә: 8 киңәш

Кайвакыт юкка да үпкәлибез инде. Без, хатын-кызлар, бигрәк тә. Ул үпкә хисе үзебезгә дә авырлык китерә, эчтән кимерә. Андый халәт булмасын өчен, менә бу киңәшләрне укып чыгыгыз әле. Үпкәләп йөргәндә ярдәме тими калмас!

Беренче киңәш. Үпкә хисен эчтә сакларга ярамый. Шулай ук үпкәләткән кешегә дә бөтенесен әйтеп салырга ашыкмагыз. Аның фотографиясе яки аның белән бәйле берәр предмет бардыр – үпкәне шуңа сөйләргә кирәк. Предметны (мендәрме ул, йомшак уенчыкмы, әллә башка нәрсәме) каршыгызга куегыз да, сезне үпкәләткән кешене күз алдына китерегез һәм сезне нәрсә үпкәләтте, нәрсә ошамады – шуны рәхәтләнеп сөйләгез.

Икенче киңәш. Үпкә хисен җиңеләйтергә... йодрык булыша! Сезне үпкәләткән кешене тукмарга дип аэлый күрмәгез. Һаман да шул мендәр яки йомшак уенчыкны алып, «бокслап» алыгыз – җиңелрәк булып китәр. Елаудан да курыкмагыз, үзегезне тыймагыз.

Өченче киңәш. Үпкәләткән кешегә хат языгыз. Электрон хат түгел – чып-чын кәгазь хат. Бөтен уйлаганнарыгызны әйтеп языгыз да, аннары хатны яндырыгыз.

Дүртенче киңәш. Үпкәләшкән кеше белән күзгә-күз карап сөйләшегез. Ләкин гаепләүче позициясен алмагыз. Үзегезне нәрсә борчуын, нәрсә үпкәләтүен сөйләгез. «Син мине үпкәләттең!» дигән сүзләр урынына «Синең шул сүзләреңә/гамәлеңә хәтерем калды, үпкәләдем» дигәнен кулланыгыз. Уртага салып сөйләшү һәрвакыт хәлне җиңеләйтә.

Бишенче киңәш. Сезне үпкәләткән кеше ягына басып карагыз: ул ни өчен шулай эшләде икән, шуны аңларга тырышыгыз. Бәлки, ул сезне үпкәләтергә бөтенләй дә теләмәгәндер.

Алтынчы киңәш. Әгәр сезне нәрсәдер үпкәләткән икән, үпкәләткән кешегә рәхмәт әйтегез. Ул сезнең көчсез якларыгызны күрсәткән бит! Һәм ул көчсез якны степ карарга тырышыгыз.

Җиденче киңәш. Үпкәләгән өчен үз-үзегезне гафу итегез. Беренче карашка, бу бик гади һәм җиңел кебек, тик чынлап үпкәләгәндә шактый авырлык тудыра.

Сигезенче киңәш. Әгәр сезне бик каты үпкәләткәннәр, хәтта елар дәрәҗәгә китереп җиткергәннәр икән, тирән итеп сулыш алып, патшабикәләрдә була торган интонация белән «Мин сине кичерәм!» дип өч тапкыр кабатлагыз. Өченче тапкыр әйткәч, елмаеп, хәтта көлеп үк җибәрәчәксез. Үпкә хисе дә таралачак.
 

Чыганак: http://www.syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев