Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Питрәчтә өченче тапкыр Бөтенроссия "Скорлупино" фестивале үткәрелә

Чараны Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе һәм Питрәч районы Башкарма комитеты үткәрә.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). 21 июль көнне Питрәч авылы янындагы Наратлыкта III Бөтенроссия "Скорлупино" фестивале узачак. Чараны "Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе" төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты үткәрә.

Фестивальдә гадәти булмаган уеннар, төрледән-төрле бәйгеләр оештырылачак. Бәйрәм "Ак тавык тамашасы"» карнавалы һәм иң яхшы артистлар катнашында театральләштерелгән легенда белән ачыла.

Фестивальдә балалар мәйданчыгы һәм иң нәни кунаклар өчен Ско-ко-парк эшләячәк. Кунаклар халык җырлары һәм заманча хитлар тыңлап хозурлана алачак, шулай ук алар игътибарына күпсанлы гадәти булмаган фото-зоналар тәкъдим ителәчәк.

  • "Скорлупино" фестивале - "Russian Event Awards-2017" вакыйгалы туризм өлкәсендәге милли премиянең Гран-при иясе, "Диво России", "Туристический сувенир"» һ.б. Бөтенроссия бәйгеләре лауреаты, Миланда "BIT" Европа туристлык күргәзмәсендә Россиянең туристик потенциалын тәкъдим итте.  

 

 

 

 

Фото: agro.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев