Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Питрәч районында 4 кешенең гомере өзелгән юл һәлакәте урыныннан видео барлыкка килде

Юл-транспорт һәлакәте кичә Казан-Шәмәрдән машина юлының 63нче чакрымында Чуча авылы тирәсендә булган.

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Татар-информ агентлыгында кичә Казан-Шәмәрдән машина юлының 63нче чакрымында Чуча авылы тирәсендә булган юл-транспорт һәлакәте урыныннан видео барлыкка килде.
Видеода һәлакәтнең беренче минутларында шаһитларның кешеләрне коткарырга тырышулары төшерелгән.
Элегрәк "Татар-информ" хәбәр иткәнчә, кичә көндез «Хендэ» автомобиленең 35 яшьлек йөртүчесе зур тизлек белән каршы як полосага чыккан һәм 36 яшьлек ир-ат йөрткән 14нче модельле "Лада" автомобиленә бәрелгән. "Лада" йөртүчесе һәм аның өч пассажиры урында ук үлгән, 4 кеше хастаханәгә озатылган. Зыян күрүчеләр авыр хәлдә, аларның берсе - 5 яшьлек бала, икенчесе - авырлы хатын-кыз.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

____________________________________________________

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев