Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Питрәч кызы сөйгәне белән җиң сызганып комбайнда урак ура

Кем генә комбайнчы һөнәрен җиңел дияр икән?! Алар иртә таңнан караңгы төнгә кадәр басуда, җәйге эсседә комбайн кабинасы да уңайлы офис түгел. Бу эш кешедән зур чыдамлык таләп итә. Әмма яшь егетләр һәм тәҗрибәле ир-атлар гына түгел, ә нәфис кызлар да шундый чыдам була ала икән, дип яза Питрәч районы газетасы.

Иген басуындагы галәмәт зур комбайн янына килгәндә, кабинадан унтугыз яшьлек нәфис кыз бала төшәр дип уйламыйсың да. Питрәчле Эльвина Хазетдинова инде икенче сезон урак өстендә, сөйгән егете комбайнер Евгений Семеновның ярдәмчесе булып эшли. Узган ел алар Күн авыл хуҗалыгында, ә быел - Колай авыл хуҗалыгында иген сугалар. 
 
- Хәзерге вакытта мин югары уку йортында педагог белгечлегенә укыйм, кытай һәм инглиз телләре өйрәнәм. Узган ел да каникуллар вакытында акча эшләп алырга теләгән идем, һәм Женя мине үзенең ярдәмчесе итеп чакырды, мин ризалаштым, - ди Эльвина. - Әти-әнием, Дилбәр һәм Ильяс Хазетдиновлар, әлбәттә, башта бик гаҗәпләнделәр. Әти үзе дә кайчандыр комбайнда эшләгән, барып кара дип, көлемсерәп кенә куйды, әни бик борчылды. Әмма мин эшкә чыккач, алар мине, әлбәттә, хупладылар. Миңа кырда эшләү бик ошый. Женя мине һәр нәрсәгә өйрәтте, комбайнның барлык нечкәлекләрен аңлатты. Ә аннары инде үзеннән-үзе башкалардан калышмау, алар белән бер рәттә булу, уңышны вакытында җыеп алу теләге барлыкка килде. 
 
- Минем ярдәмчем яхшы эшли, барысын да белә, без хуҗалыктагы башка комбайнчылар белән бертигез эшлибез, - ди Евгений. 
 
Игенчеләрнең эш графигы шактый киеренке. Иртәнге сәгать биштә тора да, тиз генә җыенып кырга чыгып китә алар, ә анда эш кичке сәгать җидегә кадәр дәвам итә. Хәер, узган ел начар һава торышы булу сәбәпле, кайвакыт төнге сәгать уникегә кадәр дә тоткарланырга да туры килгән. Эштә бар да була, көйсезлекләр дә килеп чыга, ярдәмче буларак, кыз һәрвакыт егете янәшәсендә - инструментлар биреп тора, инде комбайн төзелешен дә өйрәнгән. Эльвинаның машина йөртү таныклыгы бар, ә хәзер исә ул комбайн да йөртә, һәм машинага караганда, комбайнны йөртү җиңелрәк, ди. Дөрес, узган ел алар ябык кабиналы һәм кондиционерлы "Нью Холланд" комбайнында эшләгәннәр, ә быел - тузаннан да, эсседән дә сакланмаган "Нива"да эшлиләр. 
 
- Авыр, әлбәттә, - ди кыз, - эш җиңелләрдән түгел. Әмма Женяның янәшәдә булуы сөендерә. 
 
Бергә күңеллерәк тә, кыен вакытларда терәк булырлык ышанычлы кешең дә бар. 
 
Авырлыкларга карамастан, Эльвина бик позитив, әгәр дә мөмкинлек булса, киләсе елга да урак өстенә чыгарга уйлый. 
 
- Бу эшкә күңел ята. Бер тапкыр кырлардагы иген шавына, икмәк исенә һәм комбайннар гөрелтесенә гашыйк булгансың икән, сезон җиткәч, гел комбайн руле артына утырасы килә башлый, - ди Евгений, елмаеп. Ул үзе урак өстендә инде унберенче сезон эшли. Унике яшендә әтисенең ярдәмчесе була. Шул вакыттан бирле ул мәктәпне, инженер-механик белгечлеген алып, югары уку йортын тәмамлый. Комбайн серләренә ул сөйгән кызын гына түгел, үз вакытында инде бертуган энесе Павелны да өйрәткән. 
 
 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

Фото: https://www.goodfon.ru

---
Матбугат.ру
№ --- | 15.08.2018

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев