Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Питрәч фермеры йонын коя торган токымлы сарыклар асрый

Хәзерге вакытта Татарстанда күпләп сарык үрчетүче фермерларны табуы авыр. Алар юк дәрәҗәсендә. Моның сәбәбе - эшнең мәшәкатьле булуында. Сарык йонын алу кул көче таләп итә, өстәвенә йон бәясе дә бик арзан. Ә менә Питрәч районы Колай авылы фермеры Юрий Рыжов бу проблемалардан чыгу юлын тапкан. Ул йонын үзе коя торган...

Корбан бәйрәмендә чалынган сарыкларның 70 проценты чит төбәкләрдән алып кайтыла. Моның төп сәбәбе - Татарстанда сарыкларның баш саны аз булуда. Республикада барлыгы 350 мең тирәсе сарык булган. Совет заманнарында бу малларның баш саны 2 миллион тирәсе булган. Сарыкларның баш саны кимүнең төп сәбәпләренең берсе - бу малларны үрчетүдәге кыенлыклар. Сарык йонын алу бик мәшәкатьле, кул көче сорый, өстәвенә, сарык йоны шул дәрәҗәдә арзан, аны кайберәүләр хәтта яндыралар гына. Колай авылындагы фермер Юрий Рыжов йонын коя торган сарыклар асрый дигән хәбәрне ишеткәч, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы төркеме бу авылга юл тотты.

Авыл Казаннан ерак та урнашмаган, нибары 33 чакрым. Юрий Рыжов шәһәр кешесе, Колай авылына 4 ел элек кенә килеп төпләнгән, крестьян-фермер хуҗалыгы ачып,100 баш "элиталы" токымлардан торган гына сарык һәм кәҗәләр асрый башлаган. Алардан тыш фермерның 2 аты, 20 баш үгезе бар.

Ул безне авыл башында көтеп тора иде. Көтеп тормаган булса, сарыкларын табу ансат булмас иде, чөнки алар көннең беренче яртысында көтүлектә йөри.

Фермер безне туры шунда алып китте һәм күләгәдәге сарык-кәҗәләрен күрүгә, үз мәшәкатьләре турында сөйли башлады. Ул соңгы 2 елда Органик авыл хуҗалыгы институты ачу теләге белән янып йөри икән. Органик авыл хуҗалыгы - ашламаларсыз гына игенчелек белән шөгыльләнү дигән сүз. Без килгән көн Юрий Рыжов өчен шатлыклы иде, чөнки иртән аңа Татарстанның Фәннәр академиясендә Органик авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче бүлек булачак дип әйткәннәр. Бу хакта сөйләп бетергәч, ул сарыклар проблемасына күченде.

- Безнең Татарстанда бер зур гына проблема - сарык үрчетүче фермерлар юк дәрәҗәсендә. Ничек инде Татарстан булып, анда сарык үрчетмәсеннәр? - ди ул.

Фермер фикеренчә, сарык үрчетү җиңел түгел. Әмма бу эшкә ныклап тотынсаң, зур табыш алып була дип саный.

- Минем фермада Романов, Куйбышев, Эдельбай токымлы сарыклар бар, әмма мине иң куандырганы - дорпер сарыклары. Аларны мин 4 ел элек Германиядән алып кайттым, - дип сөйләде Юрий Рыжов.

Көтүне ике мәктәп укучысы көтә. Юрий аларны бик тә ярата, "улларым" дип кенә эндәшә. Безнең фотограф эшкә керешкәнне күргәч, фермер "көтүлектә матур чыкмый, нинди икәннәре күренмәс" дип, сарыкларын утарга алып кайтырга әмер бирде.

Дорпер токымлы сарыклар безнең өчен яңа булса да, әле генә барлыкка килгән дип әйтеп булмый. Бу токым 1930 елда Африкада чыгарылган. Белешмәләрдә алар күп итеп бәрән китерә һәм бик чыдам диелә. Аларның иң зур үзенчәлеге - йоннарын коюы. Бу сарыклар Россиядә күптән түгел генә тарала башлады, шул сәбәпле, аларның бәясе әлегә бик кыйммәт.


Фермерның "йонсыз сарыклары" турында даны таралган - аларны карарга утарга еш киләләр икән. Шәһәр егете - Евгений:
- Минем киләсе елга авылга кайтып, үзем өчен генә мал асрыйсым килә. 1 дорпер күпмегә төшәр икән? - дип сорады.
- Ике мең, - диде фермер.
Егет, сарыкларның арзан булуына куанып, елмаеп җибәрде.
- Ике мең доллар, - дип кабатлады Юрий Рыжов. - Безнең акчага күчерсәк, 120 мең тирәсе.

Егет дәшмәде. Тынлык туды.

Тынлык артык күпкә сузылмас өчен мин фермер белән сөйләшә башладым:

- Бу сарыклар Сезне нинди сыйфатлары белән кызыксындырды?

- Инде анысын әйттем, алар йонын коя. Бу бик тә уңайлы. Сарык йонын алу өчен кул көче таләп ителә, ә монда алар үзләре коела башлый. Язын, башка маллар кебек үк, йоннарын коялар, эт кебек булып калалар. Аннары дорперларның итен ресторанныкы дип атыйлар. Бик тәмле, шул исәптән, бернинди ят ис тә килми. Бу дөньядагы иң тәмле итләрнең берсе. Әмма итләре тәмле булсын өчен аларга тиешле шартлар тудырырга кирәк.

- Мәсәлән?

- Мәсәлән, дорпер һәркөн көтүлектә булырга тиеш. Ризыклары бай булырга тиеш. Җәй көне аларга яшел үлән дә җитә, ә менә кыш көне печәннән тыш бай фураж да кирәк. Фуражда арпа да, солы да, бета-каротин да булырга тиеш. Су кирәк. "Байкал" препараты белән бирәм, ул - хайваннар өчен кирәк булган 96 бактерия тупланмасы. Андагы бактерияләр ашказаны эшчәнлегенә йогынты ясый.

- Йонын койгач, алар безнең кышны чыга аламы?

- Дорперлар бик чыдам сарыклар. 30 градуслы суыкларны да чыга. Йоннарын да алар яз җиткәч коя башлый. Дорперларга абзарны да җылы ясарга кирәкми. Җил өрмәслек, кар, яңгыр яумаслык булса, шул җитә. Артык җылы абзар булса, алар тирли.

Ул арада Юрий янына ике эшчесе килеп, җитәкчеләрен кочаклап котлый башладылар. Алар өчен дә Казанда булган утырыш бик зур әһәмияткә ия икән. Сөенечләрен уртаклашып беткәннән соң, әңгәмәбезне дәвам иттек.

- Дорперлар кайчан өлгерә?

- Алар бик тиз үсә. Сарык бәрәннәрен ияртеп 8 ай йөртә, ә 4-5 айдан алар инде чалырлык хәлгә җитә.

- Көтүлекләрегез бармы?

- Бу җирләрдә чокыр, таулар күп. Аннан соң минем үземнең дә 25 гектар җирем бар. Беренче уңышны җыеп алдым. Кыш чыгарга 800 рулон печән әзер. Миңа әлегә шул җитә. Бу печән белән 100 баш сарык кына түгел, ә 20 үгез, 2 ат туклана.

- Дорперларның бәясе күпме?

- Яхшы сарыкларны 35 меңнән дә кимрәккә табып булмый. Әмма болары бары тик ит өчен генә сатылганнары. Чиста токымлы, үрчетү өчен яраклы дорперларны 90 меңнән дә кимрәккә сатмаячаклар.

- Сарыклар бу бәяне аклыймы?

- Тиз үрчүләре һәм тиз өлгерүләре белән аклыйлар. Әмма базарда гадәти сарык ите 400 сумнан сатылганда, дорпер итен миннән беркем дә 500 сумга алмаячак. Чөнки бездә аларның ите нинди икәнен беркем белми. Бу алмазларны пыяла бәясеннән сату кебек чыгачак. Әмма сез башта бу сарыкларның итен ашап карагыз һәм үзегезне ничек хис итүегезне әйтегез. Итне ашаганнан соң кешедә дәрт уяна, барлык күзәнәкләре дә эшли башлый.

Юрий әфәнде фикеренчә, Татарстанда сарыкларның баш санын арттырырга мөмкин. Без фермага килгәннән бирле ул берничә тапкыр: "Сарыкларның баш санын арттырырга кирәк" дип әйтте. Аның фикеренчә, дорперларны үрчетү буенча аерым дәүләт программасы кирәк.

- Бик кирәк бу программа, - ди фермер. - Әмма кем аның белән шөгыльләнә соң? Мин кирәкле кешеләргә мөрәҗәгать итеп, эш кәгазьләрен дә җыеп карадым, әмма берсенең дә аңа вакыты юк. Кеше үз хезмәт хакын ала икән, аңа башка мәшәкатьләр кирәкми.

Фермер фикеренчә, теләк булганда, берничә ел эчендә дорперларны халыкка таратып була. Йоннарын аласы булмагач, аларны карау күпкә җиңеләя, ә инде дәүләт ярдәм итсә, бәяләре дә арзанрак була дигән сүз.

Юрий Рыжов дорперлардан тыш экзотик токымлы кәҗәләр дә үстерә. Алары турында да сөйләде фермер.

- Мәсәлән, монысы Нубий токымлы кәҗә, - дип, колаклары салынып төшкән, кара кәҗәне үбеп үк күрсәтте Юрий Рыжов. - Мондый кәҗәләрне кайда күргәнегез бар?

Аннары башка маллары белән дә таныштырды.

- Ә болары бур токымлы (бурские) кәҗәләр. Аларның итләре аеруча да тәмле. Кеше авырса, шул итне ашарга тәкъдим итәләр. Бу кәҗәләрнең итләре белән гарәп шейхлары гына туклана. Россиядә мондый токымлы кәҗәләрне иң күп тоткан кеше - мин. Миндә дә алар 20 данә генә. Бүгенге көндә аларның бәясе 2 мең доллар.




Фермер үзенең селекция белән шөгыльләнергә мөмкинлеге юклыгын әйтте - финанслар җитми. "Барлык токымлар да бергә асрала, шуңа алар катнаш токымлы. Дорперларны да чиста канлы дип әйтеп булмый", - диде ул.

- Хәзер 100 баш сарык, тәкәләрегез бар. Киләчәктә бу саннарны күпмегә җиткерергә җыенасыз?

- Мин малларымны кимендә 5 меңгә кадәр үрчетергә җыенам. Ярар, башлангыч дәвердә алар 1 мең булыр. Минем моның өчен бар шартларым да бар. Киләчәктә бергә эшләр өчен фермерлар эзлим. Хәзергә 15 фермерны берләштергән кооперативым бар. Санны арттырырга да була - монда фермерларга җир җитәрлек, бары тик теләк кенә булсын.

"Дорперларны бигрәк яратасыз икән", дигәч, фермер аларны кочаклап та яратмакчы иде. Әмма алар кыргый икән - качып киттеләр. "Алар ирекне һәм иркенлекне ярата", - диде фермер.

Ә менә нубий токымлы кәҗә үзе килеп, хуҗасына сырпаланды.

Юрий Рыжов фикеренчә, авыл хуҗалыгына хәзерге кебек мөнәсәбәт сакланган очракта, Россиядә проблемалар булырга мөмкин.

- Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы министрлыгында органик авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә теләгән кешене күрмим. Мин үз сүзләрем өчен җавап тотам. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче кайберәүләр авыл хуҗалыгына зыян гына сала, - дип сөйләде фермер.

- Минем органик авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгәнне барысы да белә. Әйдәгез, соң бергәләп түгәрәк өстәлгә утырып бу проблеманы хәл итик. Алга таба болай дәвам итә алмый.

Әти-әни балаларына 12 яшькә кадәр кәҗә сөте эчертергә тиеш. Үз баласына кәҗә сөте эчермәгән кешене мин анага да санамыйм. Балаларның һәм безнең сәламәтлегебез ашаган ризыкларыбыздан гыйбарәт. Органик авыл хуҗалыгы - иң чиста продуктлар дигән сүз. Ә беркем шуны аңламый, - дип зарланды ул.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Питрәч фермеры йонын коя торган токымлы сарыклар асрый

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев