Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Питрау»ның абсолют батыры тәкәне Мамадышта калдырырга булды

18 яшьлек Рафаэль Билданов җилкәсенә тәкә куеп мәйдан әйләнде.

(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). «Питрау»ның яшүсмерләр арасындагы абсолют батыры тәкәне үзе белән алып кайтмаска булды.

Рафаэль Билданов башта 75 кг һәм аннан авыррак көрәшчеләр арасында җиңде, аннан соң абсолют батыр булу өчен көрәштә отты.

Быелгы абсолют батыр Оренбург өлкәсе Богырыслан шәһәреннән. Аңа 18 яшь, көрәш белән алты яшеннән шөгыльләнгәнен әйтте. «"Питрау“га өченче тапкыр киләм, моңа хәтле бер урын да яуламыйча кайтып китә идем», — диде ул.

Быел Рафаэль Билдановка җилкәсенә тәкә куеп мәйдан әйләнергә насыйп булды.

Ул, Оренбургка хәтле тәкәне алып кайтырга ерак булганга, аны Мамадышта берәр кешегә Корбан гаетенә сатып калдырырга теләк белдерде.

 

Автор: Гөлия Хәсбиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев