Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Пхенчханга чакырылмаган 500дән артык спортчы Сочидагы турнирга барачак

2014 елгы кышкы Олимпия уеннары башкаласында файдаланылган барлык объектлар да яхшы хәлдә һәм атлетларны кабул итәргә әзер.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). 2018 елда Пхенчханда узачак кышкы Олимпия уеннарына Халыкара олимпия комитетыннан чакыру алмаган спортчылар өчен Сочида спорт ярышлары оештырылачак, дип яза «Известия».

РФ Спорт министрлыгы ачыклык керткәнчә, альтернатив турнирда 500дән артык атлет чыгыш ясаячак.

2014 елгы кышкы Олимпия уеннары башкаласында файдаланылган барлык объектлар да яхшы хәлдә һәм атлетларны теләсә кайсы вакытта кабул итәргә әзер.

Россия атлетларыннан тыш, Сочига төрле сәбәпләр белән Пхенчханда узачак Олимпия уеннарыннан читләштерелгән чит ил спортчыларын да чакырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев