Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Петербург метросындагы шартлау нәтиҗәсендә гомере өзелүчеләр саны 14кә җиткән

Санкт-Петербургтагы метрода 3 апрельдә булган терактта үлүчеләр саны 14кә җиткән. Хастаханәдә авыр хәлдә булган зыян күрүченең гомере өзелгән. Бу хакта ТАССка шәһәрнең вице-губернаторы Анна Митянина хәбәр иткән.

Әлеге мәгълүмат расланганчы ук, чәршәмбе көнне, шәһәрнең массакүләм мәгълүмат чараларында, хастаханәдә Санкт-Петербург метросы терактында зыян күрүченең үлеме турында хәбәр ителгән иде. Әлеге фактны Анна Митянина да раслады. "Әйе, бер зыян күрүче вафат булды, раслыйм", - дигән ул.

Искәртеп үтик, Санкт-Петербургта 3 апрельдә шартлау аркасында метро вагонында 13 кеше һәм террорчы һәлак булды, 50дән артык кеше яраланды.

11 апрельгә Санкт-Петербург метросында зыян күрүчеләр итеп 102 кеше танылды. 51 кеше, шул исәптән бер бала, дәвалау учреждениеләрендә. Терактта һәлак булган 13 кеше җирләнгән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев