Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Пенсияне яңача санау кайсы көннән билгеләнә?

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының пенсиягә социаль өстәмәне яңа кагыйдәләр буенча исәпләү тәртибенә төгәллек кертә торган боерыгы үз көченә керде. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Яшәү минимумыннан кимрәк булган пенсияләр яңа схема буенча 2019 елның 1 гыйнварыннан  индексацияләнәчәк.  

Пенсия исәпләгәндә, башта пенсия күләмен яшәү минимумы күләменә тигезли торган социаль өстәмә билгеләнәчәк, шуннан соң индексация ясалачак.

Шулай итеп, индексациядән соң пенсионер яшәү минимумы күләменнән югарырак өстәмә түләүләр алачак. Бу сумма яшәү минимумы күләмендә генә булмый.
 
Россия Президенты Владимир Путин яшәү минимумыннан югарырак пенсияне индексацияләү турындагы законны апрель аенда имзалаган иде.
 
Фото: Салават Камалетдинов
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев