Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Пенсияне күбрәк алу өчен озаграк эшләр идегезме?

Бу көннәрдә генә Россия вице-премьеры Ольга Голодец пенсия күләмен 25 мең сумлык чиккә җиткерергә җые­н­­улары турында әйтте. Аның сүзләренә караганда, мо­ңа ирешү ил Хөкүмәтенең өстенлекле һәм мөһим бу­рычларының берсе булып тора. Кесәдәге акчаның кайчан артачагы гына билгесез. Стратегик эшләнмәләр үзәге советы рәисе Алексей Кудрин фикеренчә, пенсия күләмен арттыруның бер генә...

Рафаэль ЛАТЫЙПОВ, җырчы:


- Бу фикер ике яклы, әлбәттә. Сәламәтлеге нык булганнарга 63 яки 65 яшькә кадәр эшләп, югары пенсия алу мөмкинлеге тудырсалар, бик яхшы. Ләкин авыр хезмәт башкаручылар да бар бит. Еш кына аларның пенсиягә чыкканчы ук сәламәтлеге какшаган була. Шуңа күрә алт­мышның теге ягында эшлә­р­гәме-юкмы икәнен үзләренә хәл итү мөмкинлеген бирергә кирәк. Хатын-кызларны артык күп эшләтмәкче булалар, дип тә уйлыйм.


Динара МИҢНЕКӘЕВА, журналист:


- Бу фикер белән киле­шәм, мин пенсиягә чыгу яшен арттыру яклы. Хәзерге заманда, лаеклы ялга чыгуга карамастан, күп кеше эшли. Безнең әни дә, туганнар да эштән туктамады. Бу гамәл­лә­рен, балаларны аякка бастыру өчен, дип аңлаталар. Алар­ның өйдә утыруларын күз алдына да китереп булмый, йөгереп эшләп йөриләр. Ә ни өчен әле сәламәт кеше эш­ләмәскә тиеш? Өйдә утырсаң, башка начар уйлар килә, үзең­не беркемгә кирәк­сез итеп тоясың, картайдым, дип борчыласыңдыр, дип уйлыйм. Дөрес, мин әле утыз яшьтә генә, алтмышка чаклы шулкадәр яшәргә кирәк. Бөтен кешегә пенсия яшенә җитәргә, аны күрергә язсын.


Гөлзада КАМАРТДИНОВА, Буа сатира театры артисты:


- Мин, гомумән дә, пенсия яшен арттыруга каршы. Чөнки бүген гамәлдәге пенсия яшенә җитмичә вафат булучылар күп. Шуңа күрә чыгу вакытын бераз киметсәләр дә ярыйдыр. Хәзер гел борчу-мәшәкатькә чумып яшибез бит. Ә авыруларның күбесе нерв какшаудан килеп чыга да инде. 50-55 яшьтә үк эшкә яраксыз хәлгә җитүчеләр таныш-белешләр арасында да күп. Әле анысы авырта, әле монысы. Ә акча күләмен арттыруны хуплыйм.


Илсөяр СӘГЪДИЕВА, Казанның 20 нче номерлы гимназиясе укытучысы:

Реклама


- Әлбәттә, эшләр идем. Пенсия күләменнән канәгать булмыйча, алга таба да эшләргә теләүчеләр барыбер җаен таба. 55 яшьтә бер урыннан лаеклы ялга китеп, башка эштә эшләп йөрү акча җитмәгәнлектән бит инде. Пенсия күләмен арттырсалар, бЗкә кадәр эшләр идем. Кеше эштән туктагач, шунда ук олы­гаеп китә. Ә 63 яшькә ка­дәр эшләүчеләр тиз картаймый.


Габдулла ГАЛИЕВ, 85 яшьтә югары белем алган Әгерҗе районының Кырынды авылы пенсионеры:


- Мин үзем 60 яшьтән соң эшләмәдем. Әмма лаеклы ялга чыккач, 9 китап яздым. Бу да хезмәт бит! 85 яшьтә Алабуга педагогика институтын тә­мамладым. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы дипломын алдым. Әмма пенсия яшен арттыру белән бер дә килешмим. Сәламәтлеге какшаган, гаиләсендә проблемалары булган кешеләр дә бар бит. Төзелештә, авыр эш­тә хезмәт куючыларның сәла­мәтлеге моңа чыдармы? Бик четерекле мәсьәлә. Мин 30 ел фельдшер булып эшләдем. Җиде чакрым ераклыктагы авыл­га кышын җәяү, җәен мотоциклда йөри идем. Дө­рес, алтмыштан соң да сәла­мәт­легем әйбәт иде. Бүген миңа - 90 яшь.


Лилия ЕГОРОВА, тәрбияче (Казан):


- Мин риза түгел. Ул яшькә җитеп булырмы, дип кайгырам әле. Бездә бит ур­тача гомер озынлыгы да 75 яшь чамасы гына. Бигрәк тә ир-атлар аз яши. 65 яшькә кадәр эшләсәләр, кайчан ял итәрләр соң? Сәламәт кеше генә хезмәт итә алачак. Көче, дәрте-дәрманы булганнар хәзер дә эшләп йөри. Әнием дә пенсиягә чыккач, ялга китмим дигән иде. Әмма эшли алмады. Чөнки хезмәте авыр иде. Ул хат ташучы булып эшләде. Аларга товар сатуны да йөкләделәр. Пенсия яшен билгеләгәндә, һөнәрнең авыр­лыгын исәпкә алырга кирәк.

("Ватаным Татарстан", /№ 26, 17.02.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев