Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Пенсиягә чык һәм ...үлгәнче эшлә

Пенсиягә чыккач кеше нишләргә тиеш? әлбәттә, тынычлап ял итәргә, сәламәтлеген ныгытырга, сәя­хәтләргә барырга, кыскасы, рәхәт яшәргә тиеш. Күптән түгел ОТР каналында узган сорашуда кат­нашучыларның да 95 проценты пенсионерлар эшләмәскә тиеш дип җавап бирде. Бары 5 проценты гына эшләсеннәр дигән фикер белдерде.

Чынлыкта эшләр ничек тора? Безнең Русия дигән бөек илдә пенсиягә чыгучы кешеләрнең 40-45 проценты эш урыннарында эшләүләрен дәвам итә. Бу — калган яртысы өйдә тик ята дигән сүз түгел. Авыл пенсионерлары мал асрый, умарталар тота, тәрәзә-рамнар ясый, машиналар төзәтә, бакча үс­терә һәм тагын санап бетергесез әллә ниләр башкара. Шәһәрдәгеләр каравылда тора, базарда сата, офис идәннәрен юа, кондуктор булып йөри һ.б. Бү­ген безнең илдә 45 мил­лионнан артык пенсионер бар һәм аларның 9,8 миллионы эшләвен дәвам итә.
 
Иш янына куш
 
Бюджеттагыларга үз эшләрен дәвам итү җайлырак һәм алар эшләүче пенсионерларның күпчелеген тәшкил итәләр. Хезмәт хакының әйбәт булуы һәм югары квалификацияле белгеч булу укытучыларга, врачларга, фәнни хезмәткәрләргә, мәдәният өлкәсендәгеләргә эшләү­ләрен дәвам итәргә стимул булып тора. Бүген эшләүче пенсионер ир-аларның — 87, хатын-кызларның 67 процентын шу­шы өлкәдә хезмәт куючылар тәшкил итә.
 
Совет заманында бил бөккән өлкән буын пенсионерларының күбесе тү­бән хезмәт хакына да эш­ләргә риза. Аз пенсиялә­ренә күпмедер өстәмә бул­сын өчен алар ярты ставкага да хезмәт куя. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, соңгы ун елда эшләүче пенсионерларның саны 1,5 тапкырга арткан. Алдагы елларда бу күрсәткеч кимүгә түгел, ә үсү ягына барачак, чөнки дәү­ләтнең пенсия яшенә җи­тү­челәрне яклап чыгарган карарлары шуңа этәрә. Өстәвенә, бүген пенсия күләме бик аз — илдәге хезмәт хакының 31 проценты кадәр генә (совет заманында 45 процент иде).
 
Ирсез ялгыз хатыннар эшләүләрен дәвам итәргә мәҗбүрләр. Болар — нигездә шәһәрдә яшәүчеләр. һәр ике хатын-кызның берсе пенсиягә чыгуының беренче биш елында эш­ләвен дәвам итә. Моңа ялгыз яшәү сәбәп түгел. Төп сәбәп — пенсиянең җитәрлек булмавы. Халык фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына күз салсак, пенсиясен җиткерә алмаган кешеләр саны елдан-ел арта һәм андыйлар бүген 22 процент тәшкил итә. 8-9 мең сум пенсиягә яшәү түгел, хәтта җан асрап та булмый. Шу­ңа күрә алар, үз эш урыннарында калмасалар да, минималь хезмәт хакыннан да түбән булган башка эшләргә ризалар. Гомумән, хатын-кыз кулын салындырып, төшенкелеккә бирелеп утырырга күнекмәгән. Аңа хәрәкәт, аралашу кирәк. Аның оныкларына бүләкләр аласы, ипотекада утыручы улына булышасы, үзенә яңа күлмәк тектерәсе, өендәге җиһазын яңартасы килә. Боларга пенсия акчасы җитми.
 
Авыл җирендә эшләгән сыер савучыларның, терлек караучыларның, механизаторларның, амбарда ашлык тутыручыларның пенсиягә чыккач эшләрлекләре калмый. Алар болай да көч-хәл белән пенсия яшенә килеп җитәләр.
 
Аз хезмәт хакы түләнә торган эш урыннарына яшьләр якын да килми. Шуңа күрә, мәсәлән, коммуналь хуҗалык тармагында эшләүче сантехник, монтер кебек һөнәр ияләрен җитәкчеләр үзләре җибәрмичә эшләтергә тырышалар.
 
“Балаларга ничек булышырмын...”
 
Кайбер кеше пенсиягә чыгып, өйдә ятудан курка. Ул җәмгыятьтән аерылуны, кешеләр белән аралашмауны үзенең кирәге беткәнгә исәпли. һәм пенсия яше җитү белән эштән җибәрүне бик авыр кичерә: төшенкелеккә бирелә, стресс кичерә. Анда хәтта моңарчы булмаган авырулар килеп чыга. һәм кеше бик тиз сәламәтлеген югалтып, якты дөнья белән хушлашырга да мөмкин. Күпчелекне тәшкил итмәсәләр дә, бар андыйлар.
 
Кеше озак эшләгән саен сәламәтлеген ныграк саклый, яшь булып кала дигән психологик фикер бар. Чыннан да, эшләгән кешенең билгеле бер мак­саты була. Аның иртәгә, берсекөнгә нәрсә эш­ләячәге алдан билгеләнеп куелган төгәл график буенча бара. Пенсиягә чыккач, бу төгәллек югала, билгеле бер эздән бару тукталып кала. Кешене күп сораулар борчый: иртәгә нәрсә булыр; авырып китсәм нишләрмен; акчам бетсә кая барырмын; балалар ипотекаларын ничек түләр һ.б. Шушы борчулар аны эшләвен туктатмаска мәҗбүр итә.
 
Иң азы бездә
 
Пенсионерларның эш­тән китмәвенә пенсионер үзе түгел, ә дәүләт гаепле, чөнки ул пенсионерга яшәү минимумы дәрәҗәсендәге генә пенсия түли (2019 елда Татарстанда пенсионерларның яшәү минимумы күләме 8 232 сум дип билгеләнде). Эш­тән дә чыгарылып, шуның кадәр аз пенсиягә утырып калучы кеше үзенең кирәксезгә әйләнүен күрә. ә көнбатыш иллә­рендә 60-65 яшьне актив тормыш алып бару яше дип саныйлар. Анда 75не узгач кына картлык башлана. Бу илләрдә пенсиягә чыгуны шатланып каршы алалар, чөнки алар матди тәэмин ителгән һәм алга таба үзләре теләгәнчә яши алалар. Тели икән — сәяхәт итә; тели — хоббие белән шө­гыльләнә, белемен кү­тә­рә... Кыскасы, цивилизацияле җәмгыятьнең бөтен байлык-мөмкинлекләреннән файдалана. Чөнки аның картлыгына җитәрлек пенсиясе рәхәтләнеп яшәү өчен инде туплап куелган. Бернинди борчу-хәсрәт юк.
 
Хәзер кайбер саннар китерәм. Аларны укып, егылып китә күрмәгез. Европа илләрендәге иң зур пенсия Люксембургта, ул — 218 930 сум. Икенче урында — Дания, анда пенсия күләме — 196 260 сум. Бу пенсияне алу өчен Даниядә, ким дигәндә, 40 ел эшләргә кирәк. Монда 65 яшьтән пенсиягә чыгалар, уртача гомер озынлыгы — 78,1 ел. өченче урында торучы Австриядә — 189 250 сум. Исемлектә 20нче урында торучы ил — Чехия, анда пенсия 35 030 сум гына.
 
2024 елга Русиядә пенсия күләмен 20 мең сумга җиткерергә ышандырып, картларга “бәхетле көннәр” вәгъдә итәләр. Бу барып чыкса, безнең пенсияләр бүген Европада иң аз пенсия түләүче Литва, Латвия дәрәҗәсендә булачак. Аларда әлегә 21 300 сум гына.
 
Хәрәкәттә — бәрәкәт
 
Русиядә вәзгыять башка. Пенсиягә чыкканнан соң кешеләр үзләрен кая куярга белмиләр. Мәгънәсез буш көннәр пенсионерны депрессиягә төшерә. Телевизор туйдыра, кибетләргә йөрү кызык булмый башлый. Чөнки ипи белән сөткә генә җи­тәрлек пенсия акчасына артыгын кылана алмыйсың. Шуңа күрә пенсионерлар “пенсия — теге дөньяга путевка” дип шаяртырга яраталар. Пенсиягә чыккач та эшләмәсәң, безнең илдә, дөрестән дә, пенсиядә яшәү үлем көтү­дәге уйлардан гына тора.
 
Пенсиягә чыгып, эш­лек­сезләнеп утыру, һичшиксез, стресска китерә. Берьялгызы балаларыннан, оныкларыннан читтә яшәү­челәргә бигрәк тә куркыныч. Шуңа күрә, әгәр сәламәтлегең бар икән, мөмкинлек табып, пенсиягә чыккач та эш­ләр­гә кирәк. үз эшеңдә калдырмасалар, икенче эш табарга тырышырга. Эш­ләү — картлыкны чигендерә, эшләү — Русия пенсионерының тормы­шын тулыканлы һәм кызыклырак итәргә булыша, эш — пенсионерга үзен кеше итеп тоярга мөмкинлек бирә. Хәтта пенсияләре яхшы булганнар да эш­ләргә тырыша. Алар “озак эшләгән саен сәламәтрәк буласың” дигән принцип буенча эш итә­ләр. Эш урынындагы эмоциональ кичерешләр, иҗади уңышлар, интеллектуаль үсеш кешенең игътибарын ныгыта, фикерен үстерә, сөйләмен камилләштерә. Димәк, Альцгеймер авыруы һәм башка төрле психологик чирләр эшләүче пенсионерларга янамый булып чыга.
 
Табиблар озак яшәүнең өч серен ачтылар: шәп кәеф, баш миен эшләтеп тору һәм хәрәкәт. 65тә әле кеше яшь була. Пенсиягә чыккач та, теге җирем авырта, бу җирем чәнчи дип зарланып утырганчы, сырхауханә юлын таптаганчы, үзеңә шөгыль табып, тормышыңны бе­рәр хезмәттә уздырсаң, күпкә яхшырак. Пенсионерлар яшьләргә үрнәк булырга тиеш. өлкән яшь­­тә шулай да яшәп була икән дип сокланырлык булсын. Русия пенсионерларының тормышы пенсиягә чыккач әле башлана гына.
 
Әле ярый картлар бар
 
Пенсия яшенә җиткән һәркем пенсиягә китәргә тиеш. Гади хезмәткәр дә, дәүләт идарәсендәгеләр дә. Демократик гадел дәү­ләтләрдә ул шулай. Русиядә барысы да киресенчә. Чиновникларның акча чыганагыннан, төрле өс­тен­лекләрдән китәселәре килми. Гади халыкның пенсиясе яшәргә җитми. Әгәр пенсионер турында дәүләт кайгыртуы булса, кеше пенсиядә мул һәм тук тормышта яши алса, берәү дә пенсия яшенә җиткәч эшләп йөрмәс иде.
 
Пенсиягә чыккан укытучыга 30 мең сум пенсия бирсәләр, бүген мәктәп­ләрдә бер пенсионер укытучы да калмас иде. Һәм шәһәр мәктәпләрендә укытырга кеше дә булмас иде, чөнки бүгенге укытучы акчасына яшьләр мәктәпкә килми. әле шу­шы мәкаләне язып утырганда “ВКонтакте” челтә­рендә язганнарымны раслаучы бер белдерүгә тап булдым. Казанда Авиатөзелеш районындагы мәктәпкә рус теле укытучысы кирәк икән. “өлкән агаебыз” теленә дә укытучы булмагач, эшләр хөртигә бара инде.
 
Бездәге пенсионерларның тормыш-көнкүрешен, яшәү рәвешен тиешле дәрәҗәдә дип булмый әле. Социаль гаделсезлек һәм хәл ителмәгән проблемалар бик күп. Тормыш ыгы-зыгысына, беркайчан да бетми торган мәшәкатьләргә һәм проблемаларга карамастан, өлкәннәребезнең күпчелеге үз тормышларындагы бушлыкны файдалы шө­гыль белән тулыландырырга тырыша. Хәзер 55-60 яшен тутырып пенсиягә чыгучылар моннан 30-40 ел элеккеге пенсионерлардан шактый аерылып торалар. Аларда энер­гия дә җитәрлек, йөз-кыяфәт тә әйбәт сакланган. Моны, бәлки, тормыш шартларының берникадәр яхшыра баруы белән аңлатырга кирәктер. Сер түгел, хәзер сәламәт яшәү рәвешен үз иткән өлкәннәр күп.
 
Гомер буе мәктәптә эшләүче укытучы буларак ышандырып әйтә алам: 60-70 яшькә җиткән, үз фәнен, укыту ысулларын яхшы белгән тәҗрибәле укытучыны бер генә педагог та алыштыра алмый. Югары уку йортларында — 80-85, педагогик көллиятләрдә 65-75 яшькә кадәр эшләүче мөгаллимнәр бар. Андыйларны башка булдыра алмыйм дигәнче эшләтергә мөмкин. әмма яшь укытучыларга да урын бирә белергә кирәк. үзең дәрә­җә­ле вакытта, сыйлы-хөрмәтле булып, матур итеп китү яхшырак.
 
Татарстанда 1 миллион 147 мең пенсионер яши. Аларның күпчек өлеше — картлык, инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча иминият пенсиясе алучылар. 200 меңнән артыгы, лаеклы ялда булуга карамастан, эшләвен дәвам итә. Менә ичмасам концерт! Балтач үзәгендәге мә­дәният йортына барып, “Ваһапов фес­тивале” артистлары концертын карадым да, әле һаман да шун­нан алган хис-тойгыларым белән йөрим. Бик матур, рәхәт концерт булды ул. Бернинди алып баручы да, буш сүз сөйләү дә юк — музыка яңгырап, сәхнә ачылгач, дүрт җырчы бергәләп җырлап-биеп килеп чыктылар. Аннары исә алар бе­рәм-берәм чыгыш ясадылар. Рәнис Габбазов, Айсылу Габдинова, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов — һәрберсе моң­лы, матур тавышлы, һәрберсе яшь, чибәр, тыйнак... Бер тәнәфессез ике сәгать ярымнан артык вакыт сизелмичә үткән дә киткән. Шул гомер җыр тыңлап тәмам кинәндек. Рашит Ваһапов һәм Ил­һам Шакиров репер­туа­рыннан җырларны тыңлау күңелләрне тагын да нечкәртте. Бу тыйнак та, кү­ңелле дә концертны кәгазьдә язып аңлатып булмый, аны кү­рергә, иркенләп үзең тыңларга кирәк. Концерт тәмамлангач та, таралышасы килмичә, артистлар белән сөйләшеп утырдык, хәлләре белән таныштык. өйгә кайтып инде йокыга яткач та күңелем белән әлеге концертны тагын бер мәртәбә тыңладым-карадым. Әйе, бу кичем заяга үтмәде. Сәхнәдәге һәр чыгыш зәвыклы, эч­тәлекле, ямьле иде, яңгыраган һәр җыр җанны да, тәнне дә, рухыбызны да дәвалады. 
 
 
 

---
Татарстан яшьләре

 

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев