Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Пенсиягә чыгарбызмы?

Корбан гаетенә кайткач, институтта бергә укыган сабакташны очраттым. «Кайда яшисең, кайда эшлисең» кебегрәк дежур сораулар бирелмичә калынмый. «Җиде ел эшлисе бар шул әле пенсиягә хәтле», - ди сабакташ. Тиле әйткәндәй, берәүләр әле ашамаган да, икенчеләре инде диванга кырынаерга тора. Әле кичә генә диплом юып йөрелгән иде кебек, кайберәүләр пенсионерлар сафына...

Сабакташ алай тиз генә лаеклы ялга чыга алмас, ахры әле, әнә Россия Финанс министрлыгы кабат пенсия шарманкасын әйләндерә башлады һәм ул бер дә пенсионерлар файдасына түгел. Әлеге системаның чыгымнары соңгы сигез елда иң күбе һәм ул мәгариф, сәламәтлек, инфраструктураның үсешенә тоткарлык ясый икән. Бу проблеманы чишү өчен 2018-2020 елларга каралган бюджетның пенсия системасына юнәлтергә тиешле өлешен 560 миллиард сумга кыскарту проекты хупланган. Кыска юрганны тегендә-монда тарткалап, бер башны, бер аякны өшетүдән мәгънә юк, әлеге чара гына кризистан чыгара алмый, шунлыктан, эшләүче пенсионерларга индексацияне бетерү, стажны озынайту да нәтиҗәле булачак, ди белгечләр. Моңа өстәп, пенсия системасының төп проблемалары итеп ташламаларга ия булучылар, конвертларда бирелгән хезмәт хаклары, халыкның дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары белән төзелгән килешенүләрен дә атап үтү кирәк - болар бөтенесе пенсия күләменең аз булуына китерә. Бүгенге пенсия хезмәт хакының 40 процентын капласа, 2050 елга бу күрсәткеч 25кә чаклы төшәргә мөмкин.

Бүген илдә бер пенсионерга 1,7 эшләүче туры килсә, 2035 елга әлеге чагыштырма бергә-бер булачак. Мондый күрсәткечләр белән салымнарны түбәнәйтеп, пенсияне арттырып булмый. Моңа сәбәпче - соңгы елларда гомер озынлыгы артып киткән икән, бездә ул хәзер 71 елны тәшкил итә, ир-атлар уртача 65 ел яшәсә, хатын-кызларның яше 77гә җитә. Бүгенге пенсия яше 1932 елда - уртача гомер озынлыгы бик түбән булган чорда билгеләнгән, белгечләр әйтүенчә, шуннан бирле Россиядә гомер озынлыгы 20 елга озынайган, ә 2003 ел белән чагыштырганда - 6 елга. Белгечләрнең әлеге саннарны, чагыштыруларны китерүе юкка гына түгел, төрле яклап исбатлап, пенсия яшен арттыруга таба бара, Көнбатышта күптән шулай эшлиләр инде, диләр. Әмма бу өлкәдә көнбатыш белән ярышырга иртәрәк әле, уртача гомер озынлыгы аларда 80 яшьтән артып китә. Әлеге күрсәткеч баганасында без Казахстанны бер елга узып, тугызынчы урында торабыз, күршедәге Грузия белән Литвадан да калышабыз. Кешенең лаеклы ялга чыгу яше аның сәламәтлеге һәм тормыш дәрәҗәсенә бәйләп исәпләнелә, ә бюджетның хәленнән чыгып билгеләнми. Махсус тикшеренүләр уздырмыйча, бюджет бухгалтериясенең авызын томалау өчен генә пенсия яшен арттыру дөрес түгел. Исәпләүләрдән күренгәнчә, ир-атлар пенсиягә чыкканнан соң уртача - биш, ә хатын-кызлар 22 ел яши. Казахстандагы кебек, бездә дә пенсиягә чыгу яше 63 дип билгеләнсә, ир-атларга яшәргә дә әллә ни күп калмый икән. Дөрес, моны кинәт кенә эшләргә җыенмыйлар, киләсе 10-15 елга сузылачак икән әле ул. Бүгенге 40 яшьлекләр «пинсе»ләрен бераз соңрак ала башлаячакларына әзер булырга тиеш. Ә хатын-кызларга киләсе елдан ук берничә айны өсти барырга ниятлиләр. Дөрес тә инде, бүген әнә, пенсиягә чыкканнан соң, ирләреннән башка 17 ел яшиләр ди бит, нишләп бетәсең ялгыз башың? Һәрнәрсәдә тигезлек таләп иткәч, бу очракта да тигезләшергә кирәк. Әмма пенсия системасының бөтен проблемаларын пенсионерлар җилкәсенә салып кына җиңеп чыгып булмый, бу - суда батучыларны үз-үзләрен коткару кебегрәк килеп чыга. Пенсия фондының эшчәнлеге турыдан-туры дәүләтнең икътисади үсешенә, демографик хәленә бәйле.

Шулай яшәп ятыш. Пенсия яше - коммунизм түгел, сырт өстеннән карап торып кына борылып китеп бармас, кайчан да булса килеп җитәр ул. Язган булса, пенсия акчасына алынган ипине ашарбыз ашавын, тик менә ничек ашыйсың бит, май ягып күпкә тәмлерәк. Без тарихка иң күп чыгымлы Олимпиада, иң кыйммәтле «Зенит» ареналары белән кереп калабыз, нигә безгә генә кирәк икән ул шулхәтле кыйммәтле тарих? Эшләр өчен яшәп киткәннәрдән соң да дистә елга калып, яшәр өчен эшләгәннәр шул тарихны өйрәнеп ятачак икән әле, рәхәтен күреп...

Фото: glazovportal.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев