Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Пенсия турында 3 сорауга ҖАВАП

..

1. Мин 1964 елның 7 августында туганмын. Быел пенсиягә чыгарга тиеш идем. Тик пенсиягә чыгу яше озайтылгач, хәзер ел ярымнан соң гына лаеклы ялга китә алам.

 Аңлатып китегез әле, миңа пенсияне ничә яшьтә билгеләячәкләр? Төрле җирдә төрлечә язалар, пенсияне 55 яшь тулгач та рәсмиләштереп була, имеш. Акчасын гына соңрак ала башлаячаксың, диләр.

Ләйлә Минһаҗева, Чаллы.

Пенсиягә чыгу өчен кирәкле документларны теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә 12 ай алдан тапшырырга да була. Быел 60 яшь тулган ир-атлар, 55 яшь тулган хатын-кызлар өчен пенсиягә чыгу яше алты айга озыйтыла. Сез 2020 елның 7 февралендә пенсиягә чыгасыз дигән сүз. Картлык буенча пенсиягә чыгу өчен гаризаны алдан да бирә аласыз. Әмма сезнең очракта документларны, закон нигезендә, 2020 елның 7 гыйнварыннан да алданрак тапшырырга рөхсәт ителми.

2. Үзбәкстанда 2001 елдан алып 2006 елга кадәр эшләгән елларымны стажга кертмиләр. Шул рәвешле алты ел эш стажымны югалтам. Югыйсә, Россия белән Үзбәкстан арасында килешү төзелгән бит. Бу дөресме?

Диләрә Карпухина, Казан.

 

Сорауларга Казан шәһәре Киров районы пенсия бүлегендә пенсияләрне билгеләү һәм исәпләү бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Ильмира Хәбибуллина җавап бирә:
– 1992 елның 13 мартыннан Россия белән килешү төзелгән илләрдә эшләп килгән гражданнарның стажларын пенсия билгеләгәндә исәпкә алалар. Тик стаж бары шул датага кадәр генә санала. Элеккеге СССР территорияләреннән ялган документ китерү очраклары ешайгач, бу мәсьәләгә аеруча җитди карый башладылар. 2002 елның 1 гыйнварыннан соң эшләгән елларны иминият стажына кертә алалар. Тик бер шарт белән: пенсия бүлегенә иминият кертемнәре күчерелеп барган булырга тиеш.

3. Яңа закон нигезендә пенсиягә чыгу яше озайтылды. Инвалид кешеләргә социаль пенсиягә чыгу яше дә озайтыламы?

Даут Салихов, Казан.

– Юк, 2019 елдан пенсия өлкәсенә кергән үзгәрешләр инвалидлык буенча бирелә торган социаль пенсиягә, тәрбиячесен югаткач билгеләнә торган пенсиягә кагылмый. Ә менә картлык буенча тиешле социаль пенсиягә чыгу яше этаплап озынайтылачак. 2028 елга ир-атлар социаль пенсияне – 70 яшь тулгач, хатын-кызлар 65 яшьтә генә алырга хокуклы.

Анна Арахамия фотосы

http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев