Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Пенсия реформасы: бер җылы сүз җитәрме?

Быел җәй Россиянең мәгълүмат кыры әйләнчек сарык кебек пенсия яшен күтәрү темасы тирәсендә әйләнә дә тулгана. Көз якынлашкан саен, әйләнчеклек көчәя, чөнки, бердән, халык җәйге ялдан кайта һәм социаль протестларның көчәюе көтелә.

Икенчедән, популяр булмаган канунны кабул итәр чак җитә. Закон әле кабул ителмәгән килеш тә президентның да, “Бердәм Россия”нең дә, башка бюро­крат­ларның да рейтингын кискен түбәнгә өстерәде. Халык хәзер кухняларда, капка төпләрендә һәм ишегалларында сәясәт турында сөйләшә.
 
Канәгатьсезлек һәм протест ялкынына долларның үсүе, аңа ияреп инфляция ”түти”нең яңа бию башлавы ут өстәячәк. Инде ит комбинатлары хөкү­мәттән иткә бәяне үстерүне сорыйлар, дигән хәбәрләр еш ишетелә, ипи дә, мөгаен, озак көттермәс. Бензин бәясенә тагын 4-5 сум өстәргә җыенулары турындагы хәбәрләр кара яңалыклар тезмәсе­нең артыннан этеп килә. 
 
Катлаулы вәзгыятьтә президентның халык алдына чыгып сүз әйтер вакыты җитте. Баштарак вак каналлар аша төрле яңалыклар таралды: Путин пенсия дефолтын йомшартачак икән, ди­гән сүзләр куертылды. “Быдло”га тәэсир итүнең бу чарасы – боярлар начар, патша яхшы схемасы күптән көтелә иде инде. Соңгы сәгатьләрдә генә президент сүз­чесе Пес­ков Путинның халыкка чыгып рефор­маторларның кызуын берникадәр сүрел­дерү ихтималы барлыгы турында рәсми рәвештә икеле-микелерәк сүзләр ычкындырды. 
 
Тик менә “йомшарту” операциясе кө­телгән нәтиҗәне бирерме? Кремльдә пенсия фетнәсе масштаблы булыр дип көтмәгәннәр иде, канәгатьсезлекнең кар йомарламы кебек үсүе ачыклангач, шүрләп калдылар. Инде ачык була башлады: протестның үсүенә юл куярга ярамый. Гайкаларны кысу кире нәтиҗә бирергә охшаган, инде болай да сырлар өзелә башлавы күренә. Хәзер инде, киресенчә, бер-ике әйләнешкә шө­репләрне бушатып карау ихтыяҗы туа. “Бушату” буенча депутатлар үзара ярышка да чыктылар. Кемдер депутат­ларның пенсиягә чыккандагы өстен­лек­ләрен бетерү идеясен алга сөрә. “Бердәм Рос­сия”нең активистлары хөкем ителгән ришвәтчеләрдән тартып алынган байлыкны Пенсия фондына күчерү инициативасын байрак итеп күтәрделәр. Бик хаклы һәм кабул ителерлек тәкъдимнәр керде. Теге карак­лар малын конфискат итеп пенсиягә өстәү идеясе генә сораулар тудыра. Бюджет акчасы Пенсия фондына күчсен өчен аны башта урларга, аннан соң каракларны тотып, урланганны пенсионерлар белән бүлешер­гә кирәк микәнни? Димәк, бюджетны чиновник­лар никадәр күбрәк таласалар, Пенсия фонды өчен шулкадәр яхшырак булып чыга: каракларын тотасың да акчаларын фондка күчерәсең. 
 
Илдәге вәзгыять 2005 елгы монетизация шаукымы чорындагыга якынлаша, киеренкелеге белән хәтта аны узып та китүе ихтимал. Ул чакта да бит чи­нов­никларның уйлый һәм исәпли белмәве зур проблема тудырган иде. Күптән түгел генә Владимир Владимирович ул вакытны: “Проблеманы хәл итү өчен тагын да күбрәк акча коярга туры килде”, – дип искә алды. Пенсия реформасы тагын да кәттәрәк чишелеш сорамасмы? Дәүләт аппараты уңышлы үткәргән сайлаудан соң, үзен артыграк бәяләп ташлады. Пенсия яшенә якынлашучылар үзләрен упкынга китереп терәлгән кебек хис итәләр һәм чи­генергә ярамавын төшенә башладылар. Аларның ризасызлыгына банк кри­зислары, чиновниклар башбаштак­лыгы нәтиҗәсендә бизнесын югалткан яисә югалту куркынычы алдында калган һәм тәмам йончыган урта сыйныф канә­гатьсезлеге килеп кушыла. Соң­гысы хакимиятләргә оппозициягә басарга һәм актив көрәш башларга момент җитүен чамалый.
 
Менә шундый киеренкелек дулкынында Путин галиҗәнапларына халыкны тынычландыру өчен массакүләм психотерапия сеансы үткәрүне йөк­ләргә булдылар. Сезнең авыздан коелачак алтын сүзләрне халык та, халыктан бигрәк урыннардагы чиновниклар да өзелеп көтә, Владимир Владимирович. Пенсия яше белән бергә чи­нов­ник­ларның үзләре өчен изге дип санаган льготалары да юылып төшүнең ихтимал куркынычы туды бит. Менә соңгысы белән халык килешсә дә, тук тормыштагы ваемсыз кәефкә күнеккән өстәл яны фронты сугышчылары ки­лешә алмаслар төсле. Иң яхшысы кырмыска оясына тыккан таякны алырга да вәзгыятьне элекке хәленә кайтарырга инде. Ләкин ягулыкка һәм башка кирәк-яракка бәяләр спираленең яңа бөтере­лүе илкүләм кәефләрнең яңа начараюын вәгъдә итә. Яшен тоткыч ролен озак уйнаган Обама да күптән отставкага китте, “үзебезнең Трамп” ул эшкә ярым­яраксыз, статистика украиннарга нәф­рәт кимү турында да хәбәр итә әнә. Кем гаепле дигән традицион урыс соравына халык гадел җавапны көтә.
 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

Фото: https://pronedra.ru

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев