Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Пенсия фонды хезмәт күрсәтүенең күпчелеген шәхси кабинет аша алырга мөмкин

Җәмәгать урыннарында мөмкин кадәр сирәгрәк булу һәм короновирус инфекциясе йоктыру куркынычын киметү максатын күздә тотып, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе гражданнарга, аеруча өлкән яшьтәгеләргә дәүләт хезмәтләренә шәхси кабинет аша дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

Дөреслектә  Пенсия фондының теләсә кайсы хезмәтен  бүгенге көндә  Фонд сайтындагы шәхси кабинет яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша алу мөмкинлеге бар. Кабинет сервисы  Пенсия фонды эшчәнлегенең күпчелек юнәлешләрен һәм гражданнарга тиешле түләүләрне колачлый, шуңа күрә шәхси кабинеттан пенсионерлар гына түгел, пенсияләрен формалаштыручылар яисә  башка социаль түләүләргә хокуклары булучылар да файдалана ала.

Пенсионерлар яисә пенсия алды яшендәге гражданнар дистанцион  рәвештә төрле белешмәләр сорап яисә белешмәләрне башка оешмаларга җибәрүне үтенеп мөрәҗәгать итә алалар. Эшләүче россиялеләр өчен кабинетта пенсион тупланмалар, коэффициентлар, стаж һәм эш бирүченең пенсия өчен күчерелгән суммалары турында  мәгълумат бар. Ана  капиталына гаилә сертификаты булган гаиләләр кабинетка кереп сертификат акчасыннан файдалану һәм күпме  акча калганлыгын күрә ала. 

Электрон кабинет шулай ук Пенсия фондының күпчелек түләүләрен бигеләргә һәм аларны түләү белән идарә итәргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, пенсия китерү ысулын үзгәртүне яисә социаль хезмәтне акчалата компенсациягә алмаштыруны сорап гариза язу шундыйларга керә.

Кабинет аша пенсия яшендәге элкән кешене, инвалид баланы яки балачактан беренче төркем инвалидны караган өчен түләүне рәсмиләштерергә мөмкин. Түләүне билгеләү һәм үзен карарга ризалык бирү турындагы кирәкле электрон гариза формалары кабинетта бар. Анда шулай ук законлы вәкиле: әти-әнисе, уллыкка алучы, опекун яисә попечитель исеменнән гариза тутыру мөмкинлеге  дә бар.

Билгеләнгән түләүләр яки Пенсия фонды вәкаләтләренә кагылышлы сораулар туган очракта, сорауларны онлайн- кабул итү хезмәте аша юлларга була.

Реклама

“Россия Пенсия фонды Татарстан Республикасы Бәлекчәсенең контакт- үзәгенә 8(843)279-27-27 телефоны буенча шалтыратып, оператив мәгълүмат алырга мөмкин”,- диде Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.

Пенсия фондының территориаль офисына килергә кирәк очракта алдан язылып кую хезмәтеннән файдалану отышлы булачак, болай эшләү клиентлар белән эшләү бүлмәсенә билгеләнгән вакытка килү мөмкинлеге бирә һәм чират торып, вакыт үткәрүдән азат итә. Дистацион рәвештә кабул итү вакытын үзгәртергә яисә кичектерегә була.

Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

 

http://saby.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1716302.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев