Саба ТВ

Пенсионерлар картая һәм тагын бер якты киләчәк көтә

Пенсиягә чыгу яшен күтәрү турында Русия рәсмиләре ешрак сөйләшә башлады. Икътисад министрлыкларының бу мәсьәләгә рәсми карашлары инде билгеле. Финанс министрлыгы Русиядә пенсия яшен ирләр өчен 65, хатын-кызларга 63 яшькә җиткерү яклы булса, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында 65 һәм 60 яшь күрсәткечен яклыйлар.

Премьер Министр Дмитрий Медведев сүзләренчә, пенсия реформасы проекты ДәүДумага быел язын ук тапшырылачак. Мәсьәләнең кайчан тикшереләчәге игълан ителми, ләкин бу якын киләчәк эше, мөгаен депутатлар аны көзен карый башлар. Әлеге реформаны якламаучылар депутатлар арасында булса да, реформаның үтәчәге анык: чөнки парламентта күпчелекне хакимият фиркасе тәшкил итә. Югары палата – Федерация Советында да каршылык килеп чыкмас: Югары Шура спикеры Валентина Матвиенко бу мәсьәләгә бик җитди килергә кирәк, дип белдерсә дә, пенсия яшен арттыру үтә актуаль мәсьәлә, дип саный.

Бүген Русия Пенсия фондында пенсия түләүләре өчен акча җитми. Шуңа да шәхси затларга ялланып үзләре өчен генә эшләүчеләрне исәпкә алмакчылар, алардан да пенсия кертемнәре түләттерү чараларын күрмәкчеләр, пенсия фонды взносларын җыю тәртибен дә гел алыштырып торалар: нәтиҗә генә юк. Быел пенсия түләүләре өчен фондка 100 миллиард сум өстәләчәк, барлык чыгым 371 миллиард сум булачак. Экспертлар бу акчаның җитмәячәген фаразлый. Хөкүмәт пенсия түләүләре белән кыен хәлдә калачак, ди алар.

Шулай итеп, русиялеләрне озакламый тагын бер СТРЕСС КӨТӘ. Пенсия реформасы кабул ителеп, 2023нче елга кадәр гамәлгә куелырга тиеш. Тик бер генә сорауга җавап юк: пенсия яше ирләр өчен 63ме, әллә 65ме, ә хатын-кызларга – 58ме, 60мы? Әлбәттә, пенсия яшен акрынлап елга берничә ай гына арттырсалар, социаль стресслар кимрәк булыр.

Инде һәркем яшен саныйдыр. Мин дә саныйм: исән-сау булып, тагын 3 елдан 60ка җитә алсам, мөгаен, мин лаеклы ялга өлкәнрәк ватандашларым кебек 60тан китә алмам. Акрынлап арттыру проекты гамәлгә куелса, миңа пенсиягә чыкканда 61 яшьтән артырга мөмкин.

Ил казнадагы тишекне менә шулай томаламакчы. Ләкин бу гамәлнең халык җилкәсенә бик зур мәшәкать, проблема булып төшәчәге бәхәссез. Бүген эшсезлек чәчәк ата. 50, хәтта 40тан узганнар эш таба алмый интегә. Оешмаларда өлкәннәрдән котылу җаен карыйлар. Совет чорындагыча хезмәткә гарантия юк. Кануннар бар, ләкин аларның үтәлешен тәэмин итү үтә катлаулы эш. Совет чорында гөрләп эшләгән завод-фабрикалар турында бүген аларның биналары гына сөйли. Җитештерү булмагач, икътисад нишләсен?! Акча кирәк, ә аны бары тик үз халкың хисабына гына табып була бүген. Моңа салымнарның артуы, социаль түләүләрнең кимүе һәм менә пенсионерлар санын киметү хисабына ирешеп була. Продукция җитештерүне җайга салу, җимерелгән, таланган завод-фабрикаларны торгызу катлаулырак бит.

Пенсия фондында акча җитмәүгә пенсионерлар арасында да аерым ӨСТЕНЛЕКЛЕ КАТЛАМ булуы сәбәпче. Әнә пенсиягә чыгып, әле хакимият тирәсендәге урыннарын ычкындырмаган түрәләрнең, судьяларның пенсия күләме 100әр мең белән исәпләнә. Ә авылларда 7–8 мең сум белән яшәүче өлкәннәр бар. Күптән түгел бер танышым пенсиягә чыкты: 12 мең сум булды, әйбәт чыкты, дип сөенә. Нәрсә әйтим, бүген 12 мең сумга яшәве ай-һай… коммуналь түләүләрне, башка чыгымнарны исәпләгәндә күп микән?! Бүген Русиядә уртача пенсия 15 мең сумнан артмый. Бу инде өстә телгә алган 100әр мең сум пенсия алучыларныкын да кушып бүлгәч килеп чыккан уртача күрсәткеч. Безнең акчага күчереп исәпләгәндә Даниядә мәсәлән 120 мең сум, Финляндиядә – 110 мең, Израильдә өлкән кеше 100 мең сум пенсия ала. Ә пенсиягә чыккан минем танышым 12 меңгә сөенгән, чөнки аннан да азрак алучылар янәшәдә бихисап. Үзе сөенсә дә, эшләвен дәвам итә. Мин, лаеклы ялда ич син, дигәч – кая, бу 12 меңгә ничек яшәргә кирәк, ди. Эше авыр аның, ләкин туктый алмый, нужа йөртә. Мишәр дусларым әйтмешли, безгә шул нужарып яшәргә инде. Русиядә картаерга, авырырга ярамый бит. Гәрчә, Президент нияте буенча 78гә кадәр яшәргә тиеш булсак та.

Аның каравы КИЛӘЧӘККӘ МАТУР ПЛАННАР сөендерә. Владимир Путин алдагы 6 елга Русиянең социаль үсеш программасын игълан итте. 2012нче елдагы инаугурациядә ул 11 указ чыгарган иде. Бу юлы бер документ, ләкин ул 12 юнәлешне үз эченә ала. 2012нче елда да алга зур планнар куелган иде, әмма… Әйтик, җитештерүчәнлекне бер ярым тапкырга арттыру күздә тотылган иде. Әмма ул 6 проценттан артмады. Хезмәт хакларын күтәрү планнары да барып чыкмады. Укытучылар, табибларның акчасы артты, ләкин алар бер ярым, ике штатта эшли. Бу мәгарифнең һәм медицинаның сыйфатында чагылмый калмый.

Инде дүртенче тапкыр ил штурвалын үз кулына алган Владимир Путинның бу программасы да, элеккечә, яңа срокларга күчерелеп кенә язылмасмы? Чөнки, илебез табигый байлыкларга халык-ара бәяләргә бәйле. Дөнья базарында Русия чимал белән генә катнаша ала, җитештерү, алдынгы технологияләр иле түгелбез, моңа омтылыш та юк бугай.

Менә 2017нче ел белән 2018нче ел арасында ирешеләчәк кайбер казанышлар:

Яшәү сыйфаты 2017 2024
Гомер озынлыгы 72,7 78
Хезмәткә яраклы 100 мең кеше арасында үлем очрагы 473 350дән күп түгел
Яңа туган 1 мең бала арасында үлем очрагы 5,5 4,5тән күп түгел
Яслеләргә чират 272 мең бала Чират бетә
Реаль керемнәр күләме Инфляция 2,5 процент булганда 1,7%ка кимрәк Инфляциядән югары
Пенсия күләме Инфляция 2,5 процент булганда 3,6%ка артык Инфляциядән югары
Хәерчелек дәрәҗәсе 14% 7%

Программада киләчәккә якты өметләр уята торган башка юнәлешләр дә бар. Аларга ышанасы килә, ләкин үткән тормышыбыз, эшләнгән эшләребез пессимист булырга өйрәтте шул. Әгәр бу программа гамәлгә куелса, яңа сайланган иске Владмир Путин чынлап та чын легендар шәхес булачак. Ул моңарчы 2 дистә ел эчендә ирешә алмаганны алдагы 6 елда булдыра алсын иде. Бу программа да башкалары кебек үк «игълан ителде дә онытылды» булмасын.

Ләкин хәзергә вәзгыять искечә: байларның балалары дәүләт структураларына урнаша, ә анда байлык һәм матур тормыш, ярлыларның балалары каравылчы, яисә урам себерә. Коррупция чоңгылында алгарыш мөмкин микән?!

Барыбызга да бәхет теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

 

http://beznen.ru

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: