Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Педагог һәм җырчы Хәдичә Гыйниятова вафат

Татар дәүләт опера һәм балет театрында озак еллар солист булып эшләгән җырчыны Әтнә районы Югары Көек авылында җирләгәннәр.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТАССРның атказанган артисты, педагог һәм җырчы Хәдичә Гыйниятова җиденче гыйнварда вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә җырчының ВКонтактедагы рәсми төркеме администраторы Рамил Гайнуллин хәбәр итте.

«Хәдичә Гыйниятова Әтнә районы Югары Көек авылында җирләнде. Вафаты турында Хәдичә ханымның туганы хәбәр итте», — диде ул.

Хәдичә Гыйниятованың вафаты турында хәбәрне Казан дәүләт консерваториясе профессоры, җырчы Зилә Сөнгатуллина да раслады. «Кайгылы хәбәрне кичә кичке унбердә генә белдем. Консерваториядә ул килешү буенча ике генә укучы белән эшләде. Егерме елдан артык Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында солист булды», — дип сөйләде ул.

Гыйниятова Хәдичә Гыйният кызы — җырчы, педагог. ТАССРның атказанган артисты (1974). Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2003). 1964 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый (Валентина Лазько классы). 1962-1994 елларда — татар опера һәм балет театры солисты булып эшли.

1994-2009 елларда — Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында укытучы (доцент, 1999). Казан консерваториясендә 2009 елдан алып вокал сәнгате кафедрасында белем бирә.

 

Фото: "Татар-информ" архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев