Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Печән чапканда югалган 3 яшьлек баланың мәетен 6 көн үткәч кенә тапканнар

Йөрәкләрне телгәли торган үкенечле хәл Воронеж өлкәсендә була. 13 июль көнне 3 яшьлек Артем Кузнецовның әти-әнисе печән чабарга китә. Малайны, җиләк җыеп торыгыз дип, 5 яшьлек апасы карамагына калдыралар. Тик бу зур фаҗига белән тәмамлана шул...

Үзе дә сабый гына булган апасы энесенең читкә китеп баруын сизми кала. Югалган малайны, исән булуына өметләнеп, 6 тәүлек буе эзлиләр. Һәм табалар да... Тик бөҗәкләр ашый башлаган мәетен генә...

Реклама

Вести-Воронеж язуынча, малай югалган урыннан 400 метр читкә киткән. Башта аның башлыгы белән аяк киемен, аннан соң үзен дә табалар. Егылып төшкән чокырдан Артем, кызганычка каршы, үз көче белән генә чыга алмаган...

Әлеге факт буенча җинаять эше ачканнар.

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев