Саба ТВ

Паспорт ертылса, алыштырырга кирәкме?

Әгәр паспортыгызның берәр бите янса, ертылса яисә балалар рәсем ясаса, паспорт гамәлдән чыккан дип исәпләнә.

Паспортыгызның берәр бите янган, ертылган булса, яисә куелган штамплары бозылып күренми башласа, мондый документны һичшиксез алыштырырга кирәк. Әгәр дә бозылган урын паспортның укылышына зыян китерми икән, аны алыштыру мөһим түгел.

Бозылган паспорт белән ипотека, кредит, авиабилетлар алу, шулай ук алыш-биреш килешүләре ясап булмаячак.

Паспорт ертылса, кайда мөрәҗәгать итәсе?

Федераль миграция хезмәте идарәсенә (УФМС) яисә күп функцияле дәүләт үзәгенә (МФЦ). Шулай ук дәүләт хезмәте сайты аша да гариза язарга була.

 

http://intertat.tatar

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: