Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Париждан Мәскәү күренәме?

Үткән шимбә Парижда “сары жилетлар” фетнәсенең дүртенче дулкыны белән тарихка кереп калды. Шөкер итүдән баш тартып, урамнарга чыккан парижлылар үзләре дә фетнәнең яңа раундын “IV акт” дип исемләделәр. Гыйсъянчылык дәрте бу атнада ярлардан ташырга вәгъдә итә иде.

Ялкынга Париж яны мәктәбе ишегалдында полицейскийлар­ның  кулларын баш артына куеп җиргә тезләндерелгән үсмерләр тирәсендә кайнашуын сурәт­ләгән видео ут өстәде. Күсәкле ирләрнең яшь буынны җиргә тезләндерүләрен фран­цузлар бер дә яратмады. Эш шуңа барып җитте: “сары жилетлар” лидер­лары­ның берсе Эрик Друэ сафташларын Президент сараен штурмларга чакырды. Француз җитәк­челеге бу өндәмәгә бик җитди карады. Макрон тирәсендәгеләр туктаусыз ки­ңәшмәләр үткәрде, фет­нәне сүндерү­нең оптималь юлларын эз­ләү бер минутка да тукталып тормады. Баш кү­тә­рүчеләрнең төп таләбе инде үтәлгән: ягулык бәясен арттырырга тиешле салымнарны 2019 ел буена кертмәскә вәгъдә би­релгән иде.

 

Ләкин Париж ярсуы инде чик­ләрдән ашкан һәм мондый чигенү генә көрәш дәр­тен сүндерә алмады. Берара Франция өс­тендә Каддафи өрәге очып йөргән шикелле тоела башлады. Париж урамнарында бронемашиналар сафы тезелде. Президент һәм хөкүмәт чып-чын сугышка әзерләнде. Югары даирәләр­дә “манифес­тантлар утлы корал кулланмасыннар тагын” дигән шик тә бар иде. Ачулы парижлыларны сөйләшүләр өстәле янына чакыру бернинди нәтиҗә дә бир­мәде.

 

Париж сатириклары Макроннан төр­лечә мыс­кыллап көлделәр, амбициоз француз лидерының эштие суынган – рейтингы 13 процентка гына калган иде. Вакыйга­лар­ның югары ноктага җитүе “Ватаным Татарстан” хәбәрчесендә Париж урамнарын реаль вакыт режимында күзәтү те­ләге уятты. Париж урамнарына куелган онлайн камералар аша Сена яны урамнарында ниләр барганын байтак карап утыр­дым. Болай эшләү бик уңайлы: беркем дә сиңа урам ташы да ыргытмый, көчле басым белән су да сиптермиләр, күз яше агызучы газдан да тончыкмый­сың. Үзең дә, билгеле инде, Молотов коктейлы ыргыта алмыйсың беркемгә дә.

 

Париж урамнарында вакыйгалар кызуы артык югары температурада түгел иде бу шим­бәдә. Манифестантлар сафы тыгыз түгел, көч – полицейскийлар ягында. Шим­бә дул­кыны кузгалганчы ук ли­дерларның кулга алынуы үзен сиздерә, кайнарлык кими төшкән. Макрон штабында да, Раштуа якынлашу уңаеннан, фетнә үзеннән-үзе басыла төшәр дип өметләнәләр. Ләкин урам бәрелешләре барыбер чын сугыш кырын хәтерләтә иде. Кара төтен япмасы астында арлы-бирле чапкан кешеләр фронт эпизодларын күз алдына китерә. Француз сәясәтчеләре, бәй­рәмнәр уңаен­нан каршылык кимесә дә, аны китереп чыгарган сәбәпләр беркая да китмәде, дип исәплиләр һәм яңа күтәрелешнең кайчан башланачагы хакында баш ваталар.

 

“Сары жилетлар” хәрәкәте исә акрын гына Европаның башка илләренә: Бельгиягә, Голландиягә, Испаниягә һәм хәтта Гер­маниягә җәелеп ята. Грециядә дә анар­хистларның полиция белән бәрелешләре булып узды. Евросоюз сәясәтчеләренең йөрәген бүген, Каддафи ләгънәте үз башларына төш­мәсме икән, дигән шик киме­рә. Әле глобаль кризис башланып та өл­гер­мәде, аның ерактан килгән исеннән инде бик күп кайнар башлар исереп өл­герде.

 

Шуңа күрә газета хәбәрчесе Триумфаль аркага куелган веб-камералар аша килә­чәктәге Мәскәү урамнарын күрергә тырышты. “Париж язы”н җылыткан кояш үзенең нурларын Россия шәһәрләре өс­тенә дә сибәргә бик мөмкин бит, чөнки француз хакимиятләре тудырган проблемаларны, алар эзеннән барып, бездәге сәясәтче “ак яка”лар да тудырып өлгерде. “Сары жилетлар”ның француз җитәк­челеге алдына кабыргасы белән куйган таләп­ләренең барысын да, ксерокстан чыгарып, Кремль өстәленә куйсаң да, аз гына да ялгышмаячаксың.

 

Париж гыйсъянчылары исә Макронны борыны белән, каты итеп, 42 таләпкә китереп төрттеләр. Баштарак фетнәчеләр алдында, бер карыш та артка чигенү булмаячак, дип ант эчкән хакимиятләр хәзер таләпләрнең кайсын ни дәрәҗәдә үтәргә дип үзара бәхәсләшә. Таләпләр исә бик төгәл: минималь хезмәт хакын 1300 еврога ка­дәр (98 мең сум тирәсе), минималь пенсияне 1200 еврога кадәр күтәрергә, пенсия яшен кире 60-55 яшькә кадәр тө­ше­рергә, илгә мөһа­җирләр китерүне чик­ләргә, байларга салымны арттырырга... Бу таләпләр астына, хез­мәт хакы турындагы саннарны Россия чынбарлыгына китереп бераз үзгәрткәч, һәрбер россияле имзасын куяр иде дип уйлыйм мин үзем. Франциядә дә бит, пенсия яшен кү­тәр­гәндә, халык фикере белән бер дә исәп­ләшеп тормаганнар иде, хәзер менә шул ваемсызлык сәяси җир тетрәү китереп чыгара. Французлар, илдә урта сыйныф калмады, җәмгыять байлар белән фә­кыйрь­ләргә тәмам бүленеп бетте, дип зарлана.

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 180, 12.12.2018/)

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев