Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Париж Изге Ана соборын колачлаган янгын сүндерелде

Гыйбадәтханәнең фасады һәм ике манарасы да сакланып калынган, ләкин шпиль һәм түбәнең күп өлеше җимерелгән.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Янгын сүндерүчеләр кичә Париж Изге ана соборын (Нотр-Дам де-Пари) колачлаган янгынны тулысынча сүндерделәр. Бу хакта Париж янгын хезмәте вәкиленә сылтама белән Le Figaro газетасы яза.

Моңа кадәр янгын локальләштерелде. Хәзер янгын сүндерүчеләр конструкцияләрне суыту белән шөгыльләнә.

«Без калган учакларны күзәтеп торачакбыз һәм яну процессы яңарып китмәсен өчен, кайнар конструкцияләрне суытып торачакбыз», – дип аңлатты Франция башкаласының янгын хезмәте вәкиле Габриэль Плюс.

Янгын нәтиҗәсендә 1163 елда төзелә башлаган соборның шпиле, түбәсе һәм сәгатьләре җимерелде. Гыйбадәтханәнең фасады һәм ике манарасы да сакланып калынган. Андагы реликвияләр дә сакланган.

Янгын алдагы көнне, 15 апрельдә, җирле вакыт буенча 18.50 сәгатьтә (Мәскәү буенча 19.50) башланды. Янгынның төгәл сәбәбе әлегә билгеләнмәгән, әмма янгын башлануны соборда барган реставрация эшләре белән бәйлиләр, дип билгеләп үтә РИА Новости. 

 

Фото: https://www.tvc.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев