Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Озын чәчен койрыкка җыеп йөргән мәктәп укучысы белән укытучылар арасындагы низагны органнар тикшерә

Тикшерү комитетының Красноярск крае буенча идарәсе Сосновоборск мәктәбендәге низагны тикшерә. Биредә укытучылар озын чәчен койрык итеп җыеп йөргән укучы малайдан прическасын үзгәртүен таләп иткән.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр укучыдан һәм ата-аналардан сорау ала. Моннан тыш, мәктәп директоры һәм малайга кисәтү ясаган педагог та сораштырыла, дип яза РИА Новости. Тикшерү комитеты вазыйфалардан артык мәсьәләсен тикшерергә ниятли.

Низаг 5 сентябрьдә башланган. Дүртенче сыйныфта укучы малай мәктәпкә килгәч, укытучы аңа прическасы турында кисәтү ясый. Соңыннан мәктәп администрациясе малайның ата-анасына улларын өйдә укытуга күчерергә тәкъдим итә.

Малай чәчен үстереп кенә калмаган, ә бер өлешен агарткан. Шул рәвешле ул футболчы Златан Ибрагимовичка охшарга теләгән.

Мәктәп администрациясе аңлатканча, күптән түгел мәктәптә укучыларның тышкы кыяфәте турында карар кабул ителгән.
 
Соцчелтәрләр кулланучылары малайга ярдәмгә #ProkhorNeedsYourHelp хэштегын уйлап тапканнар.  Алар Златан Ибрагимовичка да мөрәҗәгать иткәннәр, тик Златан әлегә реакция белдермәгән. 

Хәзерге вакытта "Мәгариф турында"гы законда укучыларның кыяфәтен турында әйтелгән маддәдә мәктәпләрнең укучыларның формаль булмаган кыяфәтен тыярга хокукы булмавы язылган. 

 

 

Реклама

Фото: gazeta.ru

https://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев