Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Озын гомерле булу сере

Галимнәр хатын-кызларның озын гомерле булу серен ачкан. Алар авыруларны да тизрәк җиңә икән.

Сәбәбе - юмор хисле булу. Әлеге гипотеза фактлар белән дә расланган. Тикшеренүдә 53 мең гүзәл зат катнашкан. Нәтиҗәдә, шаян сүзле ханымнарның йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан 74 процентка кимрәк авыруы ачыкланган. Элек белгечләр: «Озын гомерле булуның сере - зур матур гаиләдә яшәү», - дигән иде. Күп аралашу кешегә уңай тәэсир итә. Аралашырга яратучыларның озак гомер итүе дә шуның белән бәйле дип карала. Моны Эксетерск университеты галимнәре ачыклаган.

Моннан тыш, Америка белгечләре ир-атларның озын гомерле булу серен дә тикшергән. Алар әйтүенчә, ул аларның холкына бәйле. Тыныч ирләр, эмоциональ кешеләргә караганда, озаграк яши ди. Негатив эмоцияләр аркасында канда стресс гормоны барлыкка килә, имеш. Ул инфаркт һәм инсульт булу куркынычын арттыра. Бу тикшеренүдә 5 меңнән артык ир-ат катнашкан, дип яза pravda.ru.

Реклама

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев