Саба ТВ

Өйдә майонез ясау ысулы

Өйдә ясалган майонезның төрле рецептлары билгеле, зәвыгына карап тәмләткечләр, консервантлар өстәүчеләр дә бар.

Ничек кенә булса, да уңган хуҗабикләр өйдә ясалган майонезны кибетнекеннән күпкә тәмлерәк һәм файдалырак чыга, дип саный. Иң гади һәм тәмле рецептларның берсен сезнең белән дә уртаклашырга булдык!

Кирәк булачак:

100 грамм чамасы зәйтүн мае, 2 йомырка, 1 чәй кашыгы коры горчица, бер чеметем шикәр комы, тәменчә тоз, борыч, башка тәмләткечләр,  ярты лимон. Майонезны ясау өчен блендер кирәк булачак.

Блендер чокырында йомырканы күпертәбез. Тоз, шикәр комы, горчица кушып, тагын болгатабыз. Тәмләткечләрне өстибез. Блендер эшләп торган килеш, акрын гына үсемлек маен агызабыз. Аннан ярты лимон согын сыгып шушы массага кушабыз (орлыклары эләкмәсен).

 

Майонезга саргылт төс бирергә теләсәгез, кипкән куркума яки паприка кулланырга була. Блендр белән бераз күперткәннән соң майонезны суыткычка 10 минутка куеп торабыз. Әгәр масса катларга бүленмәсә, димәк барысы да дөрес килеп чыккан. Суыткычта мондый майонезны берничә тәүлектән артык сакламау яхшырак.

Фото: kremlin-diet.ru

Чыганак: idel-tat.ru

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: