Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Оятсыз оныгы әбисен тагын пенсиясез калдырган...

Моннан бер ай чамасы элек Михайловка авылында ачка интегүче 84 яшьлек Тоня әби турында язып чыккан идек инде. Урамда елый-елый тузганак ашап утыручы әби яныннан очраклы гына узып баручы кыз ул чакта социаль челтәрләрдә чаң сукты.

Миһербанлы кешеләр әбекәйне дә, аның белән яшәүче инвалид улын да ач үлемнән коткарды. Ул чакта опека органнары да кушылды, әбинең Уфада яшәүче оныгы Анастасия дә "уянып" китте.

Бүген Тоня әбигә ярдәм итүче волонтерлар Интернет челтәренә яңа видеоязма "элде".  Алар Анастасиянең әбекәйне һәм абзыйсын пенсиясез калдыруын белдерде.  Оныгы әйтүенчә, Тоня әбинең пенсиясе - 15 мең, ә абзыеныкы 12 мең сум. Яшь хатын акчаны үз кулына ала баруын "мин аларга икмәк һәм сигарет алып киләм", дип аңлата.

Ни өчен пенсия әбигә түгел, ә оныгына килә. Волонтерлар шушы мәсьәләне хәл итү өчен опека органнарына мөрәҗәгать иткән, дип яза Кызыл таң.
 
 
 

Фото: https://smart-lab.ru

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев