Саба ТВ

Өй күтәргәндә, агачмы, кирпечме сайларга?

Кайбер агач йортлар сөяк кебек каты була, озак саклана, аларны хәтта кисә алмаган чаклар да булды, ди балта остасы.

- Хәзер бөтен кеше дә диярлек йортны кирпечтән сала. Ирем агачтан салырга тели, чөнки өстенлекле яклары күп ди. Аның әйтүенчә, кирпеч йорт салу өчен материал күп китә. Обои ябыштырганчы, аны ничә кат тигезләргә, штукатурларга, агартырга, буярга кирәк, ди. Сезнең фикерне ишетәсем килә. (Әлфия, Саба).

Сорауга балта остасы, сигез елдан артык халыкка өйләр салучы Алмаз Әхмәтханов

- Һәрвакытта да күңелебезгә кайсысы ятышлы, шуны сайларга тырышабыз. Берәүләр агачка, ә икенчеләр кирпеч йортка өстенлек бирә. Сүз юк, кирпечтән салынган йорт матур булып тора, ләкин агачтан эшләнгәне экологик яктан отышлырак. Агач йорт “сулый”, чөнки агач һава әйлә­нешен көй­ли ала. Агач йортта яшәү сәламәтлеккә уңай тәэсир итә, агач һавасы кәефне күтәрә һәм тәңгә җиңеллек бирә. Аннан соң, микроклимат начар булу сәбәпле таш квартирларда торучыларның йокылары туймый. Агач йортның өстенлекләре аның белән генә тәмамланмый, алар бихисап. Тагын бер уңай ягы – андый йортта җылылык яхшы саклана.

Чыннан да, кирпечтән салынган йорт өчен тотылган чыгымнар кесәгә суга, аның өчен материал бик күп кирәк һәм алар шактый кыйммәт йөри. Әле ышанычлы йорт салыр өчен сыйфатлы кирпечне сайлап ала белергә дә кирәк, чөнки кайберләренә төрле катнашмалар кушалар. Салып куйган вакытта матур тора да, 4-5 елдан соң агарырга мөмкин. Бу кирпечнең составына артык матдәләр кушылган очракта күзәтелә. Кайберәүләр: “Агач материалла­р вакыт узу белән чери һәм аларның яну куркынычы зур”, - дип әйтер. Ләкин борчылырга кирәкми, чөнки әллә ничә еллар тузмыйча, яхшы сакланган йортларны күргәнем бар. Кипкән агачлар бик озак саклана, аларны хәтта кисә алмаган чаклар күп булды. Кайберәүләре сөяк кебек каты була, бигрәк тә элекке заманда эшләнгән агач йортлар.

Хәзер йорт салу өчен яшь агачлар кулланырга тырышалар, элек алай булмаган. Сайлап алу өчен махсус белгечләр дә эшләгән, алар урманга барып йорт салучыга нык агач алып кайтырга булышкан. Соңгы елларда агач материалларны черүдән һәм янгыннан саклый торган төрле технологияләр куллана башладылар. Халык телендә “антисептиклар” дип атыйбыз, хәзер төзелеш базарында аларның нинди төрләре генә сатылмый. Әйе, бик зур янгыннар булса, йортны тулысынча аның ярдәмендә генә саклап кала алмыйбыз. Әллә авылда туып үскәнгә, миңа агач якынрак. Күп еллар бу өлкәдә эшләгән кеше буларак шундый нәтиҗәгә киләм: агачтан йорт салу мәшәкатьле, күп вакыт тәлап итә торган эш. Аның авырлыклары, үз нечкәлекләре бар.

Йортта вентиляция дөрес урнаштырылмаса, агачта да һәм кирпеч йортта да дым саклана. Агач әле әзме-күпме үзенә сеңдерә ала, ә кирпеч сеңдерми. Шундый очраклар булды: шәһәр җирендәгесе хакында әйтә алмыйм, ләкин авылда киң таралган иде. Биш ел элек сугыш ветераннарына йортлар салдылар, менә шунда төрле очраклар булды. Кайберәүләрнең түшәмнәренә “осталарның” полиэтилен гына салып киткән чаклары да булды, безне чакыртып алыштырталар иде. Берәүнең йортын силикатлы блоктан салганнар һәм аның стенасы парланып, түшәмнәре гөмбәләнеп беткән иде. Бу вакытта венти­ляциянең тиешенчә эшлә­мәве күзәтелә, өй эчендә һәрвакытта да вентеляция яхшы көйләнгән булырга тиеш. Хәзер күпләр икенче этаж, подвал эшлиләр, цоколь биеклегендәге кат күтәрәләр, ләкин вентиляция хакында оныталар. Фундаменттан 20 процентка кадәр җылылык югала, ул конденсат барлыкка китерә. Аннан соң бик күп әйбер тәрәзәләрдән дә тора, хәзер кеше пластик тәрәзәләр куйдыра. Ләкин аларны сатып алганда бик игътибарлы булырга, барлык нечкәлекләрен тиешенчә өйрәнергә кирәк. Хәзер 80 процент җитештерүчеләр акча артыннан гына куа.

Тагын шуны әйтәсем килә: йорт салуны тәҗрибәле осталарга гына тапшырырга кирәк, чөнки балта остасы булырга теләүчеләр күп. Хәзер авылларда кем тактага кадак кага белә, шул үзен балта остасына санап йөри.

 

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Солтан Исхаков, Pixabay

https://intertat.tatar

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: