Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

ОСАГО полисының бәясе кимеде

Ел башында барлыкка килгән киңәйтелгән «тариф коридоры» һәм шәхси коэффициентлар бөтен Россия буенча полисларга бәяләрне киметте.

Россиядә 2019 елдан ОСАГО бәясен исәпләүнең сыгылмалы системасы гамәлдә. Аның ярдәмендә гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү полисларының бәясен 5,5 процентка киметү мөмкин булды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстан Иминиятчеләр берлеге вице-президенты Рөстәм Сабиров хәбәр итте.

«Без нәтиҗәләр күрә башладык - 2019 елның беренче яртыеллыгында ОСАГО бәясе Россия буенча уртача 5,5 процентка кимеде. Татарстан монда искәрмә түгел, без Россия статистикасы кысаларында барабыз», — диде Сабиров.

 

Россиядә 2019 елның беренче яртысында, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ОСАГО полисының бәясе 5673 сумнан 5363 сумга кадәр кимегән. Бу саннар Россия автоиминиятчеләр берлеге мәгълүматларыннан күренә. Ә түләүләр, киресенчә, 64 100 сумнан 66 500 сумга кадәр, ягъни 3,7 процентка арткан.

  • Быел 1 гыйнвардан Россиядә ОСАГО бәясен исәпләүнең яжа системасы буенча өлкән яшьтәге тәҗрибәле шоферлар өчен түләүне киметтеләр, ә яшь һәм тәҗрибәсезләр өчен — арттырдылар. Моннан тыш, иминият компанияләре өчен «тариф коридорын» киңәйттеләр. 

 

Ксения Перепеченова

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев