Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

ОСАГО полисы булмаган килеш йөргән өчен штрафны җиде тапкыр арттырулары ихтимал

Россия Дәүләт Думасында штрафны 800 сумнан 5400 сумга кадәр арттырырга планлаштыралар.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Александра Давыдова). ОСАГО полисыннан башка йөргән өчен штраф күләмен сизелерлек арттырырга кирәк. Татарстан Иминиятчеләр берлеге вице-президенты Рөстәм Сабиров «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспонденты белән сөйләшкәндә әнә шундый фикер белдерде. Штрафны җиде тапкыр арттырулары ихтимал.

«Штрафны 5 мең сум түгел, әйтик, 100 мең сум итеп салырга яки хокук бозучылардан бөтенләй машина йөртү таныклыгын алырга кирәк. Сүз аның кешене, хәтта берничә кешене таптатуы турында бара. Ә бу бәхетсез гаиләләр, гомумән, бер тиен дә компенсация алмаячак, чөнки аның ОСАГОсы юк», — диде агентлык әңгәмәдәше һәм мәҗбүри иминият полисы - дәүләт цивилизациясе билгесе, дип тә өстәде.

Октябрьдә Россия Дәүләт Думасының ОСАГО турындагы законны камилләштерү буенча эшче төркеме утырышында автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү полисыннан башка йөргән өчен штрафны арттыру турындагы мәсьәлә күтәрелде, дип хәбәр итә «Известия».

Басма мәгълүматларына караганда, депутатлар җәзаны җиде тапкыр — 800 сумнан 5400 сумга кадәр арттырырга ниятли. Иминиятчеләр берлеге Вице-президенты мондый инициативаны хуплады һәм автомобильчеләрнең үз җаваплылыкларында акчаны янга калдыру теләге — җинаять, диде.

Реклама

«ОСАГО үзеңне канәгатьләндерү өчен түгел, ә ОСАГО турындагы законда язылганча, зыян күрүчеләрнең хокукларын яклау өчен сатып алына», — диде Рөстәм Сабиров.

 

https://gtrk.tv

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев