Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

ОСАГО белән хәерлерәк. Аңламаганга – зур штраф

ОСАГО полисыннан башка машина йөртү кыйм­мәткә төшәчәк. Россия Дәүләт Думасының хез­мәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше буенча комитет әгъзасы Сергей Вострецов андый "тимер ат" хуҗа­ларына карата штраф күләмен 5 мең сумга кадәр җиткерергә тәкъдим итә. Әлегә моның өчен 800 сум штраф каралган.

Депутат китергән мәгъ­лүматларга караганда, узган елның беренче яртыеллыгында ОСАГО полисы уртача 5,8 мең сум торган. "Күргә­негезчә, бүген автогражданлык җаваплылыгын ими­ният­ләштерүгә караганда ОСАГО­сыз йөреп, штраф түләү очсызгарак чыга. Шуңа күрә андый полисы булмаган машина йөртүчеләргә каралган штраф күләмен 800 сумнан 5 мең сумга җит­ке­рергә кирәк", - ди проект авторы. Билгеле булганча, юл һә­лакәте китереп чыгарган машина йөртүченең кулында ОСАГО полисы булмаса, зыян күрүче "тимер ат"ын гаеп­ле як сайлаган иминият оеш­масы хисабына тө­зә­тү­дән мәхрүм кала. "Шул рә­вешле машина төзекләндерү өчен кирәкле акчаны алу өчен шушы намуслы машина йөртүчегә үз акчасына экспертиза ясатып, адвокат ялларга, суд юлын таптарга туры килә", - ди Вострецов.


Депутатның бу тәкъди­мен Илкүләм автоиминият­ләш­те­рүчеләр берлеге башлыгы Игорь Юргенс та хуп­лый. "Бү­ген Россиядә тер­кәл­гән 50 миллион машинаның 1 миллион чамасы иминият­ләш­термичә генә кулланыла. Күп­ләр иминият полисыннан башка юлга чыгып, бик зур хата ясый. Кайберәүләр, ЮХИДИ хезмәткәрләре "бәй­лән­мәсен" өчен, шактый арзан бәя­гә ялган полис сатып алыр­га да күп сорамый. Монысы инде аю хезмәте белән бер. Ник ди­гәндә, юл һәла­кә­те килеп чыга калса, ялган до­кументның өч тиенлек тә фай­дасы булмаячак", - ди ул.

Россия Эчке эш­ләр министр­лы­гы мәгълү­мат­ла­рына ка­ра­ганда, узган ел­ның тугыз аенда илдә автогражданлык җа­вап­лы­лы­­гын мәҗ­бүри ими­ни­ят­ләш­терү полисы бул­ма­ган ма­шина йөр­түчеләр катнашында 13 мең­нән артык юл һәлакате килеп чыккан. Анда 1,7 мең ке­шенең гомере өзел­гән, 17 мең кеше төрле дәрә­җәдәге тән җәрә­хәтләре алган.

("Ватаным Татарстан", /№ 6, 17.01.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев