Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Организмыгызны салкыннарга әзерләдегезме?

Менә инде җәйнең соңгы ае да тәмамланып килә. Көзге салкыннарга да күп калмады.

“Чананы — җәен, арбаны кышын әзерлә” дигән мәкальдәге кебек, үзебезнең организмны да салкыннарга алдан әзерләргә, ә төгәлрәк әйткәндә, иммунитетны ныгыта торырга кирәк.

Суык тиюләр, грипп, ОРВИ күп очракта көзен, кышын иммунитет көчсез булганлыктан барлыкка килә. Иммун системасы чиргә каршы көрәшә алсын өчен нишләргә кирәк соң?
Көчле организм нинди инфекциягә дә каршы тора ул! Көз көне чирләрнең күбәюенең сәбәбен яшәү ритмының үзгәрүендә дә күреп була. Чөнки ата-аналар отпусктан соң эшкә бара, ә балалар мәктәпкә яисә университетка юллана. Яңа танышулар, яңа эшләр стресс, депрессия барлыкка килүенә сәбәпче була.
Белгечләр әйтүенчә, 7 яшькәчә балалар һәм 60-65 яшьтән өлкәннәрнең иммун сис­темасы чиргә тиз бирешүчән. Шулай ук, тәмәке тартучыларны да бу категориягә кертергә була.
Салкын тию, гадәттә, төчкергәндә яисә ютәлләгәндә тын-һава юлы аша йога. Шуңа күрә:
* Кулларыгызны сабынлап юыгыз. Көненә берничә тапкыр тозлы су белән танавыгызны чистартыгыз. Аптекада танау юдырыр өчен сатылучы махсус спрейларны да кулланырга мөмкин;
* Лимон белән чәй эчү дә микроб­ларга һәм салкын тиюгә каршы яхшы көрәшә. Әгәр дә инде сез хәлсезлек, тамагыгыз авыртуын сизә башладыгыз икән, лимон сутын чәйгә сыгып эчәргә киңәш ителә;
* Мәтрүшкәле үлән чәйләре һәм сарымсак та иммунитетны ныгыта. Көненә бер-ике тырнак сарымсак ашап куйсагыз да иммунитетыгыз көчле булачак. Әгәр дә сарымсак исе ошамаса, авызыгызны шул ук лимон салынган су белән чайкатырга була;
* 15-20 тамчы женьшень, эхинацея төнәтмәләре эчсәгез дә була.
Әгәр инде чир сезгә шулай да ябышып өлгерсә, нишләргә?
* Беренче чиратта, тамакны чайкатырга. Шалфей төнәтмәсе – моның өчен иң яхшысы. Шалфейга 0,5 литр кайнар су салып һәм 20 минутка караңгы урынга каплап куярга кирәк. Файдасы күбрәк булсын өчен диңгез тозы салсагыз да була;
* Эвкалипт, розмарин, шалфей, ли­мон, ромашка эфир майлары белән ингаляция эшләсәгез дә файдасы тияр.
* 2-3 сәгать саен танауга алоэ сутын сала аласыз;
* Бөтнек, карлыган яисә аның яф­рагы, кура җиләге – салкын тигәндә беренче ярдәмчеләр;
Салкын тиюдән төрле ванналар да ярдәмгә килә.
Цитрустан ванна. 100-150 грамм чамасы әфлисун (лимон, мандарин) тышын вакларга һәм ярты сәгать 1 литр эссе суда тотарга кирәк.
Әфлисун-грейпфрут ваннасы. 3 грейпфрут һәм 3 әфлисунның сутын сыгарга. Калган итле җирен марляга урап суга салырга.
Лимонлы-баллы ванна. Моның өчен 5-6 лимон кирәк булачак. Аларны тышларын әрчеми генә турарга һәм бер сәгать чамасы эссе суда төнәтергә. Калган лимон итен марля аша ваннага сыгарга һәм берничә аш кашыгы бал өстәргә.
Мондый цитрус ванналары көзге салкын тиюдән бик нәтиҗәле ысул булып тора. Ванна кан йөрешен яхшырта, тән тиреләрен ныгыта, йомшарта.
Мондый процедураларны атнасына ике тапкыр 10-15 минут чамасы эшләү киңәш ителә. Әйткәндәй, цитрус ванналары кәефне күтәрү һәм депрессиядән чыгуга да яхшы булышлык итә. Ә бу – салкын тиюдән котылырга янә бер адым.

 
Фото: https://w-dog.ru

https://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев