Саба дулкыннары

Организмны чистарту файдалымы, зыянлымы?

"Детокс" дигән сүз хәзер бик популяр. Берәүләр мода шаукымына ияреп, башка берәүләр сәламәтлеге өчен файда эзләп булса кирәк, организмны чистарту программаларын өйрәнә һәм куллана. Тик бу файдагамы соң?

Организмны чистарту - каш ясыйм дип, күз чыгаруга тиң түгелме? “Татар-информ” бу хакта табиблардан сорашты һәм детокс белән шөгыльләнүче кешеләр фикере белән кызыксынды.

“Безнең организм үзеннән үзе чистарынуга корылган”

Казанның 18 нче шәһәр сырхауханәсе гастроэнтерологы Наталья Зинкевич:

Мин, сәбәп булмаганда, организмны чистарту тарафдары түгел. Без, гастроэнтерологлар, токсиннар һәм шлаклардан арынуны түгел, дөрес туклануны гел тәкърарлап торабыз. Табиблар арасында төрле фикерлеләре бар, ләкин мин организмнан кирәкмәгән продуктлар, шлаклар тән аша тир, сидек, эчәклек аша чыгарлык итеп табигатьтән салынган дип саныйм. Нормаль организм булганда, бернәрсә дә җыелып ятмый, үзе чыга. Авырып торган чак булса да, организм барыбер үзеннән үзе чистарына. Эчәклек, тире күзәнәкләре яңара. Эч каткан очракта да, өйдә үз белдегең белән эчне йомшартырга тырышу яклы түгел мин. Табиб белән киңәшләшеп, сәбәбен ачыклау хәерлерәк. Тиктомалга гына берни чыкмый.

Кайберәүләр үт куыгын, үт чыгару юлларын чистартам дип, үз белдеге белән өй шартларында дюбаж ясау белән мавыга. Әгәр кешедә холецистит (үт кыгы ялкынсыну), ташлар бар икән, дуоденит (унике-илле эчәк тышчасы ялкынсыну), ашказан, эчәк җәрәхәтләре булса, дюбаж ясарга ярамый. Кеше алдан ФГДС, УЗИ да ясамаска мөмкин, нәтиҗәдә, мондый процедураларга киртә булырлык сәбәпләр турында белмичә тотына. Әйтик, әгәр таш булып, алдан табиб белән киңәшмәгән булсаң, шушы дюбаж нәтиҗәсендә таш чыга башларга һәм каналларда тыгылып калырга мөмкин. Таш чыкканда, кеше авырту тоя. Дюбажлар нәтиҗәсендә таш чыккач, кемдер аны үт чыгару юлыннан чыккан дип уйлый, чынлыкта исә бу эчәклектән чыккан тизәк ташчыклары.

Сидек куу чаралары белән бөерне чистарту да шулай ук. Таш аркасында түзә алмаслык авыртуларга кеше үзен үзе китереп җиткерә. Бу да буш урында килеп чыкмаган бит - я йөрәк-тамыр системасы, я бавыр чирләре, бавыр циррозы булырга мөмкин. 

Клизма куючылар да бар. Клизма эчәклектәге файдалы микрофлораны юып төшерә, аны торгызу аннары бик авыр. Туры эчәк клизмаларга ияләнә һәм ялкаулана башлый.

– Организмны чистарту алымнарының берсе – ач тору, төрле диеталар. Болай эшләү файдалымы?

– Ач торуга да уңай карамыйм. Әгәр табиб киңәшләрен үтәп, дөрес туклансагыз, проблемалар килеп чыкмаска тиеш. Дөрес туклансаң, эш организмны чистартуга кадәр барып та җитмәс, мөгаен.

Шуны аңлау мөһим: ач торганда, икенче тәүлеккә безнең организм резерв халәтенә килә. Ягъни, энергетик запас сыйфатында майларны түгел, ә аксымнарны куллана. Майны ул тагы да запаска калдырырга тели: организм белми бит, бәлки, ачлык алга таба дәвам итәр, шуңа күрә майны читкә куеп, аксым “хутка” китә. Ә бу нәкъ менә мускул тукымалары аксымнары, без шуны югалту хисабына ябыгабыз. Бу да бик үк әйбәт түгел.

Алдан консультация бик кирәк, чөнки күпләрдә ашказан-эчәк тракты авырулары булырга мөмкин, ә бу очракта ач тору я аксымны артык күп кулллану ярамаска мөмкин. Кайберәүләр диетага утырганда дөрес эш итми: я май һәм углеводларны “кисеп”, аксымны артык күп куллана, я, киресенчә, үзләре өчен меню төзеп, аксым кытлыгы тудыра.

 

Чистарыну программалары берничә төрле булырга мөмкин, шуңа күрә табиб консультациясе, һичшиксез, кирәк. Бәлки, сезгә ярамыйдыр, шуңа күрә бу процедуралар акыл белән эшләнергә тиеш.

СПА-үзәктә детокс-программа күпмегә төшә?

Җырчы Пелагеяның Казан спа-үзәкләренең берсендә бер атна эчендә шлаклардан арынып ябыккан. Бу хакта ул интернетта язды.

– Мин – СПА фанаты, шуңа гастрольләр белән барган шәһәрләрдә төрле процедураларга керәм. Казанда концертымны оештыручыларга мине массажка яздыруларын сораган идем. Шуннан бирле Казанда мин еш кунак. Спа-детокс миңа бик ошады, хәзер Казанга шушы сәламәтләндерү программасы өчен еш киләм, – дигән ул.

Детоксикация программасын табиб караганнан соң һәркемгә индивидуаль төзиләр икән. Ә беренче көннәрдә һәркемнең рационында соклар һәм үлән кайнатмалары гына.

– Ачлык хисе юк. Көн минутына кадәр язылган, шуңа күрә ризык турында искә төшермисең дә. Җитәкләп диярлек спорт залына, массажларга, тәнне төрү процедураларына, саф һавада сулыш гимнастикасына йөртәләр. Мәҗбүри пункт – көн саен мунча һәм саунага йөрү, - дигән Пелагея.

Ул тәм тоюы үзгәргәнен дә әйтә.

– Мин болай да сәламәт туклану яклы, детоксктан соң баллы, камыр ризыклары, кызган, тозлы әйберләргә күңел тартмый, - ди.

СПА-үзәккә без дә шалтыратып, детоксикациягә ничек әзерләнү турында сораштык. Корсак куышлыгы органнары (бавыр, үт куыгы, ашказан асты бизе), бөерләргә, калкансыман бизгә УЗИ тикшеренүләре ясатып килү кирәк икән. Шулай ук, кан, бәвел анализы, ВИЧ, гепатитка кан анализы, ЭКГ, гинекологта тикшеренү белешмәсе сорала. Стандарт номерда яшәү, туклану һәм организмны чистарту буенча 7 көнлек процедуралар 217 мең сум торганын әйттеләр.

“Чистарыну” алдыннан УЗИ кирәк!”

Тәрбияче булып эшләүче 49 яшьлек Елена Шишкина, машинага техосмотр ясаган кебек үк, организмга профилактика кирәк, дип саный.

– Көз-яз – организмны чистарту өчен иң кулай вакыт. Һәр ярты ел саен “чистарынырга” тырышам. Чәй, үләннәр белән чистарыну эчәклек, бавыр, үт чыгару юлларына файдалы, буыннарны чистарта, тозларны куа, микрофлораны торгыза дип аңлаттылар. Ун ел элек куллана башлаган идем, хәзер бөтен гаиләмне дә шуңа өйрәттем.

Моңа тотынганчы, әлбәттә, табиб белән киңәштем, сәламәтлек белән бәйле проблемаларым күп иде, шуңа керештем дә инде мин моңа. 40 яшькә шактый чир калкып чыга башлый – бөердә ком да, үт юлларында да проблемалар, гастрит һәм башкалар. Ком аннары ташка әйләнә дигәч, “чистарту” ясасам, булышырмы икән” дип сорагач, табиб “эшләп карарга була” дип хәер-фатихасын бирде. Дөрес, “чистарыну” вакытында комның юкка чыгуы эзсез генә үтмәде, рәхәт булмады. 3-4 ай узгач, УЗИда бөтенесе чиста, ком да, таш та юк, дип сөендерделәр. Организм бик яхшы кабул итте, һәр ярты ел саен шушы чистарынуны узарга тырыштым. 10 ел элек булган проблемалар бүген юк, - дип сөйләде Елена Шишкина.

Шулай да, белер-белми тотынсаң, ахыры начар тәмамлану да ихтимал, ди ул.

– Үт куыгында, бөердә ташлар булса, БАД, чәйләр тәэсирендә ташлар кузгалып, каналларда утырырга мөмкин. Шуңа күрә, кемгәдер нәрсәдер киңәш иткәндә, мин, һичшиксез, УЗИ ясарга кирәк, дип кисәтәм. Башка шәһәрдә яшәүче бер танышыма да УЗИ кирәк дип әйтеп куйган идем, ә ул, файдасына ышаныр-ышанмас, үт куыгында таш була торып, чистарту чәйләре эчә башлаган. Нәтиҗәдә таш кузгалган да, каналларда тыгылып калган, һәм азагы операция белән тәмамланды, - ди Елена ханым.

Детоксның “кимчелекләре”ннән ул “гәүдә ябыгу нәтиҗәсендә, гардеробны алмаштырырга туры килде” дип әйтте.

Алсу Фазлыева: “Детокс-программаның файдасын күрдем”

Социаль челтәрдә организмны төрле үлән җыелмалары белән чистартуны тәкъдим иткән төркемнәр бар – нинди авыруга каршы көрәшүенә карап, бәяләре төрлечә – 1-2 мең сумнан алып 7-8 мең сумга кадәр. Тик җырчы Алсу Фазлыева Интернетта организм чистарткычлар сатучылардан ераграк торырга киңәш итә.

– Рәсми эшләми торган бик күп фирмалар бар, алар детоксларны Интернет аша сата. Россия законы буенча, БАДларны Интернет аша сату тыела. Димәк, алар законны боза булып чыга. Интернеттан һич кенә дә детокс алырга ярамый, кибеттән алганы гына чын санала, - диде ул.

Алсу Фазлыева үзе дә шушы детокс-программаларга мөкиббән икән.

– Безнең күршедә бер табиб апа бар – ул ел саен отпуск ялында үләннәр җыеп, үзенең организмын чистарта иде. Хәзерге вакытта да детокс-программада. Гомумән, хәзер бик күп табиблар детокс-программа үтәргә киңәш итә. Ник дигәндә, заманасы шундый: кеше организмына ризык аша нинди генә химикат керми. Бөтен чирләр дә нигездә шул экология һәм зыянлы ризыктан бит, шуңа күрә организмны шлаклардан чистартырга кирәк. 

Шлак чыкканы чыннан да бик сизелә, дияр идем, исләр, газлар чыкканын тоям. Аны бер эчкән, аңлаган кеше, ярты ел кайчан узар икән дип, киләсе курсны көтеп тора. 

Минем гомер-гомергә иренемә герпес чыкты. Ярты ел элек детокс үткән идем, герпес чыкканы булмады, әле беркөнне шактый туңган идем – герпес чыкты. Күрәсең, теге курсның дозасы да беткәндер. “Әһә, детоксны үтәргә кирәк икән” дип уйлап куйдым.

Шулай да, Алсу, моңа тотынганчы, табиб белән киңәштегезме?

– Юк, ул бит дару түгел, биологик актив өстәмәләр генә.

Терапевт сүзе: Детокстан ярдәм күргән бер кешене дә белмим

Казанның 7 нче шәһәр сырхауханәсе терапевты Гүзәл Сәгыйтова:

– Мин, гомумән, детоксин буларак кулланырлык бер препарат та күз алдына китермим, күмер булса гына. Ә нәкъ менә “детокс” дип язылган препаратны табиблар таратмый.

Аппетитка тәэсир итүче дарулар бар, ләкин алар рецептсыз сатылмый. Алар үзәк нерв системасына, кеше психикасына тәэсир итә, кешенең аппетитын бетерә. Детокска аппетитка йогынтысы булган препаратлар кергән икән, бу бөтенләй законга каршы. Алар белән наркоконтроль ник шөгыльләнмидер – анысын белмим. Безнең сырхауханәдә, хастаханәдә беркем дә бу препаратларны билгеләми. Детокстан ярдәм күргән бер кешене дә белмим, үзем беркемгә билгеләмәс идем. Мин үзем БАДлар (биологик актив өстәмәләр) эшләүче мондый фирмаларга ышанмыйм һәм алар турында бер яхшы сүз дә әйтә алмыйм.

Ләкин, детоксикация буларак, сауна һәм массаж - даруларга һәм уколларга булышчы. Саунадан соң массаж 100 процент булыша дип ышандырып әйтә алам. Тире – эчәклек, үпкә, бөер кебек үк бүлеп чыгара торган орган. Саунаның бигрәк тә бөергә файдасы бар: әгәр бөер сәламәт түгел икән, токсиннар тире аша чыга. Кеше тирләгәндә, күзәнәкләр аша токсиннар чыгара – мочевина, креатинин. Әгәр кеше саунада озак утыра, тирли икән, тире аша тир белән мочевина чыга, аннары ул аны душта юып төшерә икән, организм 100 процент чистара. Ә аннан соң массажга да ятса, кислоталы-тернәкләнү процесслары яхшыра. Массаж төп дәвалау чарасы түгел, ә ярдәмче чара.

Профессиональ дәүләт медицинасында организмны чистарту пневмония, грипп, лакунар ангинадан интоксикация булганда үткәрелә. Вирус, бактериялар китереп чыгарган инфекция булса, глюкоза белән детоксикация уздырыла, ә тик торганда чистарынулар турында берни әйтә алмыйм. Әйткәнемчә, детокс препаратларны табиблар приемда билгеләми, бу дәвалау стандартларына керми.

 

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Фото: pixabay.com, Татар-информ архивы

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: