Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Организм өчен коронавирусның тагын бер куркынычы ягы аталды

Covid-19 диабет үсешенә ярдәм итә ала.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Яңа типтагы коронавирус сәламәт кешеләрдә диабет үсешенә китерә һәм диабетның башлангыч стадиясе булган кешеләрдә җитди өзлегүләр тудыра. Шундый фикергә килгән Бөекбритания, Австралия, Франция, Италия һәм берничә башка илләр тикшеренүчеләренең мәкаләсе New England Journal of Medicine журналында басылып чыкты, дип хәбәр итә РИА Новости.

Галимнәр сүзләренә караганда, Covid-19 коронавирус йогышы һәм диабет арасында «ике яклы характердагы элемтә»мбар. Бер яктан караганда, диабет авыруның авыр формасы үсешенең югары куркынычы белән бәйле. Коронавирустан вафат булган кешеләр арасында 20 проценттан 30 процентка кадәре диабет белән интеккән.

Икенче яктан, Covid-19 йоктыручыларда диабет яки инде булган диабетның авыр өзлегүләре ачыкланган.

Табиблар яңа SARS-CoV-2 коронавирусының төп метаболик органнарда һәм тукымаларда булган рецепторның — 2 (АПФ2)-ангиотензин әверелдерүче ферментына бәйләнүенә игътибар иттеләр.

«Шулай итеп, SARS-CoV-2нең глюкоза метаболизмының күп кенә үзгәрешләрен китереп чыгарырга мөмкин булуы ихтимал, алар элегрәк булган диабетның патофизиологиясен катлауландырырга яки авыруның яңа механизмнарына китерергә мөмкин…», — дип билгеләп үтте белгечләр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев