Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Оныкларга оекбаш бәйләп, тезе чыккан ыштан белән иремнән калган футболка киеп, өйдә утыра торган әби түгел мин»

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы да яшь категориясен үзгәртергә мәҗбүр булган: 25-44 яшь - яшь чак, 44-60 - уртача яшь, 60-75 яшь - өлкән яшьтәге кеше, 75-90 яшь - картлык, 90 яшьтән соң - озын гомерлеләр.

Кибеттә җыерчыкларны бетерә торган кыйммәтле крем эзләгән, спорт товарлары кибетендә касса алдында кыска топ, ягъни майка тотып торган, ашыга-ашыга фитнеска чапкан, сәяхәттә селфи ясаган, видеога төшереп йөргән әби-чәбиләрне сезнең дә күргәнегез бардыр инде. Мин аларны бигрәк тә фитнес үзәктә күзәтергә яратам.

70 яшьләр тирәсендәге дүрт-биш әби шимбә көнне иртән-иртүк пилатеска килә, аннан стретчингка калалар, аннан җыелышып бассейнга керәләр. Физик күнегүләрне ясаганда, инструкторга бер-бер артлы сораулар яудыралар: иртән бутерброд ашап килү дөресме, өйгә кайткач, ничә сәгать ашамый торырга, кроссовкиларыгызны кайсы кибеттән алдыгыз... Шунда ук үзара бәхәсләшеп тә алалар. Саунадан чыккач, тагы да кызыгы башлана. Һәрберсе сумкаларыннан зур-зур савытлардагы кремнарын чыгара да бөтен тәннәренә сылыйлар. Аннары кайсы кибеттә нәрсәгә ташлама бар, иң арзан әйбер кайда сатыла - шулар турында озаклап сөйләшеп алалар. Бер-берсен кочаклап, бит очларыннан үбеп алып саубуллашалар. Оныгы, кызлары белән йөрүчеләр дә шактый анда. Беркөнне 55 яшьләрдәге ханым киенү бүлмәсендә арлы-бирле йөреп тора. Танышы, нишләп торасың дип сорый, тегесе, әнине көтәм, димәсенме?! Йогага кереп киткән иде, дип өстәп куя. Сәгатькә карадым, йога дәресе тәмамланырга ун минут вакыт калган. Киенеп бетсәм дә, юк эшне бар итеп, мин дә әбекәйне көтәргә калдым. Юри калдым, ниндирәк әби икән мин әйтәм. Легинсы һәм футболка кигән әби белән шунда ук танышып сөйләшеп киттек.

- Оныкларга оекбаш бәйләп, тезе чыккан трико белән иремнән калган футболка киеп, телевизор каршында хөкүмәтне сүгеп утыра, башы ачылган башмак киеп йөри, акчаны янга калдыру өчен көнгә бер тапкыр гына чәй куеп эчә торган әби түгел мин. Үз рәхәтеңә яшәп калырга кирәк, көлмә, кызым, чыны да шул, - ди Вера Анатольевна.
Сүзебезгә икенче бер хатын кушыла.

- Мин кияүгә чыкканда, каенанама 50 яшь тә тулмаган иде. Өйгә килен килгәч, онык та тугач, яулыгын артка чөеп бәйләп куеп, сандык өстендә генә утыра башлады. Мин инде әби хәзер дип, аштан ашка йөри иде. Менә үземә дә 50 яшь, ике оныгым бар. Ә картаясы килми. Биш елдан пенсиягә чыгам. Пенсионер дигәч, 70 яшьлек әбиләр күз алдына килә. Үземне бер дә пенсионер итеп күрәсем килми. Картаерга уйламыйм да, - ди Гөлчирә апа.

Ул үзе 20 яшьтә үк кияүгә чыккан.
- 17 тулганнан соң, әби безне кияүгә китми калалар дип борчыла башлады инде. 25 яшьтә карт кыз саналасыз, дия-дия, безне кияүгә чыгарга ашыктырды. Хәзер 25 яшьлек кызлар, соң түгел әле, өлгерербез, диләр, - ди ул.

60 ул - картлык түгел

Мин бу сөйләшүләр турында оныткан да идем инде. Телевизордан пенсионерлар турында кызыклы гына бер репортаж күрсәттеләр. Сергей Щербов дигән табиб, картлык хәзер соң килә, дип белдерде. Аныңча, 60 ул - картлык түгел, ә яңа уртача яшь.

- Бүген картлык биологик яшь белән түгел, ә кешенең тормыш дәрәҗәсе буенча билгеләнергә тиеш. Мин 60ны тутырган кеше турында уртача яшьтәге кеше дип әйтер идем, ә менә 200 ел элек ул чынлап та карт саналган. Хәзер кешеләр озак яши һәм сирәк авырый. Пенсиягә килгәндә, аны картлык җитте дип кабул итү дөрес түгел. Лаеклы ялга сәяхәт итәргә, үзеңә бер шөгыль табарга, хәйрия эшендә катнашырга, тормышны кызыклы итәргә бер сәбәп дип кенә карарга кирәк, - ди ул.
Интернеттан эзләнә башлагач, төрле елларда уздырылган сораштыру нәтиҗәләренә тап булдым. 2005 елда респондентларның күбесе 50 яшьтән соң картлык килә дип белдергән. Шунысы кызык: сораштыруда катнашкан хатын-кызлар картлык килү вакытын ирләргә караганда күпкә чигендерә икән. 2012 елда исә биологик яшьне билгеләүдә үзгәрешләр барлыкка килгән. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы да яшь категориясен үзгәртергә мәҗбүр булган: 25-44 яшь - яшь чак, 44-60 - уртача яшь, 60-75 яшь - өлкән яшьтәге кеше, 75-90 яшь - картлык, 90 яшьтән соң - озын гомерлеләр.

Галимнәр фикеренчә, кешеләрнең картаерга ашыкмавы медицина, мәгариф өлкәсендәге алга китешләр, санитариянең яхшыруы, диета, сәламәт яшәү рәвеше алып бару белән бәйле.

Һәр чорның үз матурлыгы

Оноре де Бальзак, «Тридцатилетняя женщина» романы героинясын сурәтләгәндә, еллар белән бит тиресе сарыланган ханым дип яза. 30 яшьлек ханым турында! Горькийның «Мать» пьесасында да 40 яшьлек ханым турында әби дип язылган. 40 яшьтә түгел, 50дә дә әби булып утырасы килми бит хәзер. Психолог Наилә Бәширова моны гадәти күренеш дип атый.

- Элеккеге тормыштан хәзергесе күпкә аерыла. 50дә булсам да, йөрәгем яшь минем дип әйтергә яратабыз. Бүген исә йөрәк кенә түгел, тышкы кыяфәт белән дә яшь калырга тырышабыз. Аның өчен мөмкинлекләр күп. Җыерчыкларны бетерергә уколлар бар, кирәк икән, пластик операция дә ясатырга була. Гәүдәне төз тоту өчен фитнеска барабыз, тренажерларда шөгыльләнәбез. Халыкка бөтен кирәкле һәм кызыклы мәгълүматны табу проблема түгел хәзер. Интернеттагы мәгълүматларны өйрәнә башласаң, диңгезгә чумган кебек. Анда иренмәгән һәр кеше яшь һәм чибәр булып калу серләренә төшендерә. Тик ничек кенә булмасын, һәр чорның үз матурлыгы бар. Күпләр, пенсиягә чыккач, тормыш мәгънәсен югалта. Эштән киткән очракта, тиз арада үзләрен кулга алмасалар, тагын да картаеп киткән сыман булалар. Картаю ул кемнеңдер указы буенча килми, тормышка планнарыгыз беткәч, «ишек кага». Дөньяга позитив караучылар психологик яктан да, биологик яктан да яшьлекләрен саклый ала. Ничә яшьтә булуларына карамастан, аларга барыбер сокланып карыйлар, чөнки күзләре янып тора, йөзләре дә көләч. Баш миенә дә картаерга ирек бирергә кирәкми. Ул гел эшләп торырга тиеш. Ниндидер бер хобби табарга кирәк. Без психологлар күзлегеннән караганда, ул менә дигән терапия. Ул кешене ял иттерә, киеренкелек, стрессны бетерә, нерв системасын тынычландыра, - ди ул.

Психолог сүзләренчә, картлык ул арыганлыктан да килә икән. Бертөрле тормыш, көндәлек мәшәкатьләр дә кешене психологик яктан картайта. Шуның өчен дә тормышка үзгәреш кертергә, үзеңә игътибарны арттырырга кирәк, дип киңәш бирә Наилә Бәширова.

Картаябыз, тормышка карашыбыз гына үзгәрде...

Республика гериатрия үзәге җитәкчесе, Казан дәүләт медицина академиясенең терапия, гериатрия һәм гаилә медицинасы кафедрасы хезмәткәре Рөстәм Газизов исә, урамда нинди чор булуга карамастан, физиологик яктан кеше элеккечә картая, дип белдерә.

- Әмма тормыш бер урында тормый. Кешенең яшәү рәвеше, тормышка карашы үзгәрә. Мәгълүмати, инновацион технологияләр алга китте. Интернет күпләрнең күзен ачты. Кеше үз өстендә эшли башлады. Сәламәт яшәү рәвешен алып баручылар да шактый хәзер. Нинди генә кызыклы шөгыльләр уйлап тапмыйлар. Бигрәк тә хатын-кызлар арасында күзәтелә бу. Күреп торасыз, пенсиягә чыккач, машина руле артына утыручы ханымнар да ишәйде. Алар әби булырга әзер түгел дияргә дә була, оныклары булса да һәм организмда картаю процессы барса да. Ханымнар гаилә белән чикләнми хәзер, ниндидер клубларга берләшәләр, курсларга йөриләр, спорт белән шөгыльләнәләр. Авыл җирендә дә кичләрен йөрергә чыгучы әбиләр турында ишетеп беләм. Скандинавия йөреше аеруча популяр. Кыскасы, заманнан артта калмаска тырышалар. Минем пациентларым арасында 90 яшьтән узганнар бик күп. Туган тиешле бер абыема - 91 яшь, ышанасызмы: ул пазллардан картиналар җыя. Аңа бу кызык, аның өчен ул бер шөгыль булып тора. 80 яшькә җитеп спорт залына, биюгә йөрүчеләр бар. Алар да авырый, алар да картая, ә менә күңелләре яшь. Пенсиягә чыгып, өйдә ялгыз утыручылар, бернинди шөгыль таба алмаучылар психологик яктан тизрәк картая. Хәрәкәтләнмиләр, урамга чыкмыйлар, аралашудан туктыйлар. Тиз арада үзеңне кулга алырга кирәк дим мин андыйларга, - ди ул.

Рөстәм Газизовтан берничә киңәш

Көн дә җәяү йөрегез.

Йога белән шөгыльләнегез.

Йөзегез.

Бакчада эшләгез.

Яраткан эшегездә эшләгез.

Китап укыгыз.


Красноярскида яшәүче 89 яшьлек Елена Ерхова социаль челтәрләр героена әверелде. Пенсия акчасын җыеп бара да, рюкзагын асып, дөнья гизәргә чыгып китә ул. Чит илне беренче тапкыр 83 яшендә күргән. Карловы Варыда биш тапкыр булырга өлгергән, иң яратканы Чехия икән. Пенсия акчасы гына җитмәгәч, өендә гөлләр дә үстереп сата ди.

***
YouTubeтагы «Саранча» каналын алып баручы Любовь Абрамовна да - пенсионер. Ул анда тормыштагы хәлләрне сөйли, киңәшләр бирә, рецептлар белән бүлешә, кибеттә бәяләрне һәм аларның сыйфатын чагыштыра. Эте Женька турында да видеоларын элеп бара. «YouTubeта пенсионерлар өчен каналлар аз, яшьтәшләрем белән аралашу өчен мин үз каналымны булдырдым. «Пенсионеры» дип куясым килмәде, күңелсез яңгырый. Шуңа да «Саранча» дигән исем куйдым», - ди ул.

* * *
Бөекбританиядән 85 яшьлек Дорис Лонг альпинизм белән шөгыльләнә.
* * *
Рут Флауэрс 68 яшендә ди-джей булган.


Фото: thecamerongroup.us

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев