Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Олы Шыңар авыл җирлегендә Нуриев Булат истәлегенә хоккей ярышы

30 нчы январь көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә Нуриев Булат Раузит улы истәлегенә хоккей ярышы үткәрелде.

Булат тумышы белән Кече Шыңар авылыннан һәм шушы мәктәп укучысы иде. Моннан 9 ел элек ул 22 яшендә  фаҗигале төстә  вафат була. “Булат Нуриев -  тормышка, спортка гашыйк кеше иде. Кешелеклелек, ихласлык... Кулыннан килмәгән эше юк, оештыру сәләте зур иде” – дип искә ала аны сыйныфташлары.

Шыңар авыл җирлеге кешеләре менә ничә еллар инде авылдашыбыз Нуриев Булат  истәлеген олылап яши.  Әлеге ярышта “Шыңар яшьләре”, “Шыңар ветераннары” һәм “Тимершык” командалары катнашты. Мәрхүм иптәшләре истәлегенә үткәрелгән ярышны хоккейчылар хөрмәт итеп, чиста һәм матур уеннар күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев