Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Өлкәннәр көне дигән ясалма бәйрәм моңсулыгы таралырга да өлгерми, Инвалидлар ункөнлеге дип шаулаша башлыйлар"

Октябрь ае елдагыча Өлкәннәр көне белән башланып китте. Атыла-бәрелә, абына-сөртенә алга чапкан дөнья беркавем тизләнешен акрынайткан сыман булып, кинәт кенә исенә төшкәндәй, өлкәннәргә ябырылды.

Сөйләгән булдылар, иң арзанлы ризыклар тутырылган пакетлар өләштеләр, концерты-фәләне... Ике-өч көн үттеме-юкмы... һәм вәссәлам. Безнең илдә өлкәннәр дигән катлам булмаган да кебек – заман үз күчәрендә элеккечә әйләнүен дәвам итте. Ә, юк икән шул, бөтенләй үк онытып бетереп булмый икән. Пенсия яшен арттыру, карт-корылар хисабына ил казнасын баету турында кайгырта лабаса дәүләт! Никадәр табигый байлыклары, җир-су ресурслары булган илне пенсионерлар коткарырга калгач соң инде... Әнә шуңа да әлеге бәйрәмне яратмыйм мин. Ясалмалыкка корылган, илебездәге өлкәннәрне тагын да түбәнсетә торган чаралар җыелмасы итеп кабул итәм. Чын-чынлап кешене хөрмәт иткән, кадерләгән дәүләттә аның карты да, яше дә, бала-чагасы да, авыру-сырхавы да лаеклы яшәргә, хөкүмәтнең игътибарын һәрдаим тоеп яшәргә тиеш. Гомере буе авыр хезмәттә бил бөккән, сугыштан соңгы ачлык-ялангычлыктан исән калган, болгавыр чорларда никадәр күңел тетрәнүләре кичергән өлкәннәрнең пенсиясе күпме хәзер? Ул акчаларга теләгәнен ашап, теләгәнен киеп, теләгән җиренә барып, сәяхәт итеп, бер борчу-хәсрәтсез яши аламы алар? Әллә коммуналь хезмәтләргә түләгәннән соң ипигә-сөткә дә калмыймы? Пенсионерның бүген дәүләт тарафыннан бирелгән нинди социаль гарантияләре бар? Нигә Европа картлары 2000-3000 доллар пенсия алганда, безнекеләр тиеннәр санарга мәҗбүр? Русиядә яшәүче бабай немец картыннан кай җире белән ким? Нәрсә, ул азрак эшләгәнме? Илне күтәрәм дип начаррак тырышканмы? Ватанында кадере булмаганга ул үзе гаеплеме? Менә шуларны уйлыйм да, өлкәннәр көне дип аталган бәйрәм чыннан да бәйрәмме соң дип уйга калам. Әлеге моңсулык таралырга да өлгерми, декабрь башында Инвалидлар ункөнлеге дип шаулаша башлыйлар. Фәлән җирдә фәлән чара узды, төгән җирдә төгән чара узды дип отчет бирүләр китә. Ул чараларга чын инвалидларның ничәсе килә? Урын өстендә ятарга мәҗбүр авыруларның иң тәҗел ихтыяҗларын канәгатьләндерер мөмкинлеге бармы? Пандуслар, ортопедик җайланмалар инвалид өчен эшләнеләме, булдымы булдыга, кәгазьдәге тамга өчен генәме? Сирәк очрый торган, куркыныч чир белән авыручы баланың ата-анасы нигә мескенләнеп халыктан акча теләнергә тиеш? Нигә җитди диагноз очрагында дәвалау чыгымнарын дәүләт үз өстенә алмый? Монда бит сүз бармакка шырпы кадалу, яисә баналь томау турында бармый! Инвалидларга тиешле ел әйләнәсе игътибар нигә шул ункөнлеккә генә кайтып кала соң? Ә бит сөйләргә, мактанырга, лаф орырга яратабыз! Демография дип юха теллеләнгәндә нигә бала белән өйдә, декрет ялында утыручы әниләрнең нинди акчага яшәүләре хакында кызыксынмыйбыз? Баласына яшь ярым тулганчы әни кешегә азмы-күпме пособие түләнә инде анысы, ә балалар бакчаларына сабыен 3 яшьсез дә урнаштыра алмаган бүгенге заманда калган ел ярымын ул ничек яшәргә тиеш? Ире акчасына дип әйтер акыллы башлар. Яшь гаиләләрнең барысы да диярлек ничарадан-бичара ипотека чоңгылына кереп чумарга дучар булуын, гаилә башлыгы – ирнең икешәр-өчәр җирдә эшләргә мәҗбүр икәнен беләме ул “белгечләр”? Хәер, бу сорауларга җавап булды бит инде. Республикада социаль сәясәт белән шөгыльләнүче депутат ханымнан балага 3 яшь тулганчы түләүле декрет ялын хәл итүне сорап мөрәҗәгать итеп карады бит әниләр. Бюджетта аңа каралган акча юк дип акланырга тырышты халык ышанычлысы. Әлбәттә, миллион сумнарга хоккей-футбол командалары тоткан, дөньякүләм чемпионатлар үткәргән республиканың пособие түләргә тиеннәре булмау табигый инде ул. Менә шулай, җәмәгать, күз буар өчен бәйрәмнәр уйлап тапкан юхалар, беркатлыларны адаштырып харап итүче албастылар, адәм балаларының канын эчүдән тәм тапкан убырлар хакимлек иткән илдә яшибез. Ә сез бәйрәм дисез.

 

Гөлүсә БАТТАЛОВА. Әтнә районы, Күәм авылы

Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев