Олимпия чемпионы Алия Мостафина әни булган (ФОТО)
Спорт гимнастикасы буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы Алия Мостафина әни булган.
Бу турыда аның ире - шулай ук спортчы Алексей Зайцев үзенең социаль челтәрендәге битендә хәбәр иткән. Коляска этеп барган җиреннән төшергән фото астына ул: "Без бик бәхетлеләр" дип язган. Алия 2016 елда узган Олимпиададан соң ике ел ял алам дип бедергән иде.

http://shahrikazan.ru
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз