Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Олимпия чемпионкасы сеңлесе белән бер диванда йоклый - Алинә Заһитованың кысан фатиры россиялеләрне шаккаттырды

Япония телевидениесенең 15 яшьлек фигуралы шуучы Алинә Заһитованың өендә төшергән репортажы Россиядә зур ыгы-зыгы тууга сәбәпче булды. "Олимпия чемпионкасы шулай ярлы яшиме" дип гаҗәпләнә күпләр. "Интертат" фильмның тәрҗемәсен укучыларга тәкъдим итә. NHK Олимпия чемпионкасының фатирында булган беренче телеканал. Тележурналистларның репортажы чыккач, Россия матбугат чараларын Алинә Заһитованың илдәге күпчелек халык кебек...

Япония телевидениесенең 15 яшьлек фигуралы шуучы Алинә Заһитованың өендә төшергән репортажы Россиядә зур ыгы-зыгы тууга сәбәпче булды. "Олимпия чемпионкасы шулай ярлы яшиме" дип гаҗәпләнә күпләр. "Интертат" фильмның тәрҗемәсен укучыларга тәкъдим итә.

NHK Олимпия чемпионкасының фатирында булган беренче телеканал. Тележурналистларның репортажы чыккач, Россия матбугат чараларын Алинә Заһитованың илдәге күпчелек халык кебек кысан шартларда яшәве гаҗәпкә калдырды. Мәсәлән, бер газетада болай язалар:

"Кадрда - бер бүлмәле фатир, дермантин белән тышланган ишек. Кухняга өч кешедән артыграк җыелса, сыеп булмый. Өстәлгә утыргач, каршы як стенага кулың тия. Фатирда Алинә туганнан бирле ремонт булмаган, мебель алынмаган. Чемпионканың бүләкләре дә сыймаган иске, совет заманы шкафы. Кайбер әйберләр креслода аунап ята. Алинә сеңлесе Сабина белән йоклаган диван, бер почмакта йомшак уенчыклар аунап ята. Залда кер киптергеч, янәшәдә ике шиншилла ябып куелган читлек. Болар барысы да бүлмәгә ничек сыеп бетә - аңлашылмый. Бүлмәдә мәче йөри. Алинә япон фанатлары бүләк итәчәк акита-ину токымлы эт тә килер дип көтә. Япон журналистлары аптырашта - бу фатирда, гомумән, ничек яшәп була? Ә иң кызыгы - Алинә үзе бу шартларга бөтенләй гаҗәпләнми, алардан кыенсынмый, барысын да ачыктан-ачык күрсәтә һәм сөйли".



Алинәнең торак шартлары турында социаль челтәрләрдә яза башладылар. "Алинә әбисе, сеңлесе, ике шиншилла, мәче белән бер фатирда яшиме? Кунак бүлмәсендә кер киптергеч торамы? Нәрсә соң бу? Ул бит Олимпия чемпионкасы! Милләтнең горурлыгы!" "Менә шундый кырыс шартларда Олимпия чемпионкасы яши. Японнарга бу видео өчен рәхмәт!" "Алинә мин уйлаганга караганда да ярлырак булып чыкты!" "Алинәгә фатир кирәк, машина бүләк иттеләр, бәлки, фатир да булыр!" - дип яза кулланучылар.

"Интертат" соравы буенча Лариса Усманова бу фильмны тәрҗемә итте.




"Яшь һәм гади кыз"



Видеоролик Алинәнең япон фигуралы шуу осталары, җанатарлары бүләк иткән уенчыкларны күрсәтүе белән башлана.


"Япония белән бәйле уенчыкларым, истәлекле бүләкләрем бик күп. Алар миңа барысы да бик якын. Ә бу - курчак мин", - ди Алинә һәм яраткан курчагын күрсәтә.

Аннары ул япон фигурстлары турында сөйли. "Аеруча үзем хөрмәт иткән фигурист Хаю Юдзуру һәм Уно Чео. Чео егылганда елмайды, мин дә егылганда елмаям. Чеоның мондый мөнәсәбәтен мин бик дөрес дип саныйм", - ди кыз.

Япон телевидениесе 15 яшьлек Алинәнең фатиры белән кызыксына. Алинә: "Менә минем кечкенә генә фатирым", - дип, фатирын күрсәтә Япон журналистлары кызның сорауларга ачык җавап бирүен хуплый. "Алтын медальгә ия булса да, Алинә сорауларга гади җавап бирә", - ди алар.

ТВ корреспондентына Алинә әтисе белән әнисенең фотосын күрсәтә. "Үземне ялгыз хис иткәндә бу фотоларга карыйм. Бу кешеләр минем өчен бик мөһим", - ди ул.

Япон телеканалы бу көнне Алинә белән көне буе булган. "Мәскәүдә бүген иң түбән температура -19 градус. Җәяү кайтканда Алинәнең бите туңды", - ди алар.

- Урамда салкынмы?

- Әйе, салкын, - дип бик гади итеп җавап бирә кыз.

Алинәнең дуслары

Өйгә кире кайткач, ТВ корреспондентларына ишекне Алинәнең әбисе Надирә ача. Алар 2 бүлмәле квартирда бергә яшиләр. Бу көнне аларга кунакка кечкенә 6 яшьлек сеңлесе Сабина да килгән.

"Дусларым бөтенләй диярлек булмау сәбәпле, мин хайваннар белән дус", - ди Алинә. Һәм "дусларын" күрсәтү өчен журналистларны бүлмәсенә чакыра. "Сезнең минем хайваннарны карыйсыгыз килә торгандыр? Бу минем якын дусларым шиншиллалар. "Динка" һәм "Тошка", - дип, дуслары белән таныштыра кыз.

Алинә токымсыз хайваннарны яратуын әйтә. Шулай да аңа акита-ину токымлы эт ошый икән.

"Олимпиада алдыннан мин Япониядә тренировкада булдым. Шунда акита-ину токымлы этләрнең фотоларын күрдем. Ул "Хатико" фильмы буенча да билгеле. Миңа бу этләр шунда ук ук ошады. Шундый тугры дусларым булсын иде", - ди Алинә.

Алинә әбисе Надирә белән япон кухнясын яратуын һәм суши ашарга ресторанга йөрүен әйтә. Ашаганда таякчыкларны оста куллана. "Мин күп тапкырлар суши ашадым", - дип сөйли Алинә.

Алинәнең уенчыклары

ТВ Алинәнең шәхси әйберләре арасында Япониягә кагылганнары күп, ди.

- Япониядән бирелгән уенчыкларын бармы?

- Бар. Оекбашка кадәр бар. Мин элек "Рилаккума" турында аниме карый идем. Шуннан соң юниор бәйгеләрендә катнаштым. Анда шул рәсем төшкән салфеткалар һәм рилаккум бүләк иттеләр", - ди кыз.

Видеода Алинәнең һәр чыгышында рилаккум уенчыгы тотканын күрергә мөмкин.

Заһитова мигуруми да ярата. Ләкин иң яраткан уенчыгын ул спортсмен Хаю Юдзурудан алган. Ул аның фатирында саклана.

"Гран-при финалында спортсмен Хаю Юдзуру пакет белән уенчыклар күтәреп бара иде. Мин аннан берне бүләк итә алмас микән дип сорадым. Ул миңа Винни Пух уенчыгын бүләк итте. Шуннан бирле бу уенчык минем өчен бик кадерле", - дип сөйли кыз.

Заһитова Хан Ю хакында болай ди. "Олимпия уеннары башланырга 1 атна кала 4 тапкыр әйләнеп белән сикерә башлады. Мин әле дә аны ничек булдыра алганын аңламыйм. Аның өчен көчле ихтыяр көче, җиңүгә омтылыш кирәк. Ул бу әйләнешләрне башкарганда аннан күз алып булмый", - ди Алинә.


Алинәнең тренировкалары

Алга таба Алинә шөгыльләнгән "Олимпия резервы" спорт мәктәбен күрергә мөмкин. Рәсемдә аның дәүләтнеке һәм анда шөгыльләнү бушлай икәнен күрергә мөмкин.

Заһитова журналистларны эчкә алып керә. "Керегез. Менә бу бозда мин шөгыльләнәм. Монда без яшибез дияргә дә була", - ди кыз.

ТВ журналисты монда йолдызларны тәрбиялиләр, монда Олимпия чемпионы Медведева да йөри дип сөйли.

- Тренировкалар ничек үтә?

- Мин монда чабам. Без монда ябыгабыз.

Соңыннан Алинә чишенү бүлмәсе белән таныштыра.

- Сезнең аерым кием шкафы бармы?

- Әйе, бар. Әйдәгез, күрсәтәм...

Кичке аш



Алинәнең әбисе өйдә кичке аш әзерли. Алинә ризыкны сайлап кына ашый.

- Нигә алай? Сәбәбе нәрсәдә?

- Әгәр дә авырлыгым артса, сикерергә җайсыз булачак. Шуңа күрә мин иртә белән генә ашыйм.

- Иртә белән генә?

- Иртән мин баллы әйбер ашыйм. Кич бик ашамаска тырышам. Кичке ашауны калдырам. Менә бүген күрәсез - өстәлдә күпме ризык. Шуңа күрә чәй генә эчәм.

Олимпия чемпионкасының җиңү серләре

"15 яшьлек кыз ничек җиңүгә ирешкән. Сере нәрсәдә?" - дип кызыксына журналист. Һәм үзе үк җавап та бирә. Алинәгә тормышында ике әйбер ярдәм итә. Иң беренчесе - әбисе. "Алинәне үстерүче, сәләмәтлеген кайгыртып торучы ул аның әбисе", - ди журналист. Алинәнең әбисе белән әңгәмәсе күрсәтелә.

Алинә: Урталай бүлеп ашыйм. Тренер күрсә, ачулана.

Әбисе: Күрмәс, күрмәс.

Алинә: Юк, әби, үзен аша.

"Алинә туганнан бирле минем тәрбиядә үсте. Аның һәр чыгышын, фигуралы шууга ничек килгәнен яхшы хәтерлим", - дип сөйли әбисе.

"Алинәгә ярдәм иткән тагын бер әйбер - гаилә фотосы. 12 яшендә ул әбисе белән Мәскәүгә киткән", - дип сөйли журналист.

"Тренер Метерий белән танышырга теләдем. Анын янына киттем. Мин тренер бөтен кешене кабул итәр дип уйладым. Ул мине беренче тапкыр куып чыгарды", - дип искә ала Алинә.

Алинәнең мәктәптә дуслары булмаганын журналист тагын бер тапкыр искә ала. "Мәктәптә махсус программа белән укыдым. Мәктәпкә йөри алмадым", - ди Алинә. һәм гаилә фотосын күрсәтә. "Миңа ялгыз, күңелсез булганда бу фотоны карыйм. Мин аны өскәрәк куйдым. Аларны яхшырак күрер өчен".

"Алинә, Олимпия уеннарында җиңгәннән соң, әти-әнисе белән яши алачак"

Алтын медальгә ия булгач, Заһитова якыннары белән яшәргә хокуклы. Россиядә алтын медаль өчен 4 млн бирәләр дип сөйли журналист. "Хәзер якыннарымны Мәскәүгә торырга чакыра алам", - ди Алинә үзе дә.

"Заһитова якыннары белән яшәр өчен актив эшли. Без киләсе Олимпия уеннарында аның башкаруында кызык әйберләр күрәчәкбез. 15 яшьлек фигуралы шуучының уңышларын алга таба да күзәтеп барырбыз", - дип ышандыра телеканал.

http://www.intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев