Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ольга Павлова Конституциягә техник алгарыш турындагы төзәтмәләрнең мөһимлеген аңлатты

Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты бу төзәтмә илнең кыска һәм озак вакытка исәпләнгән үсеш стратегиясен күрсәтә, дип саный.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова фәнни һәм техник алгарышка омтылыш Россия Конституциясендә билгеләнергә тиеш дип саный. Бу фикерне ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән аралашкан вакытта әйтте.

«Россиянең фәнни һәм техник алгарышка омтылышы — хезмәт җитештерүчәнлеге һәм икътисад үсешенең нигезе. Икътисад үсеше безнең гражданнарның иминлеген, матди хәлен яхшыртырга ярдәм итәчәк, шуңа күрә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча мөмкин булган барлык чараларны күрергә, фәнни һәм техник алгарыш өчен шартлар тудырырга кирәк. Аеруча хәзер, илебез бөтен дөнья кебек коронавирус инфекциясе пандемиясе белән бәйле икътисади авырлыклар кичергәндә», — диде Ольга Павлова.

Аның фикеренчә, Россиядә прогрессив яшьләр өчен шартлар булдырырга кирәк. Бу очракта яшь кадрлар идеяләр, шул исәптән икътисади кризистан чыгуга ярдәм итә торган фикерләрне тәкъдим итә һәм тормышка ашыра алыр иде.

Моның өчен фәнни белем бирүне үстерергә, һөнәри әзерлек өчен шартлар тудырырга кирәк, укучылар ясалма интеллект булдырып, заманның яңа таләпләренә әзер булырга тиеш.

Вакытны, эш процессын оптимальләштерергә һәм чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирә торган фәнни җитештерү ысуллары хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруның нигезе булырга тиеш.

«Бу чаралар барысы да керемне, җитештерүнең технологик процессларының табышын, хезмәт хакы дәрәҗәсен, гражданнарның матди хәлен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Шул рәвешле икътисад үсеше дә артачак. Боларның барысы да киләчәктә дәүләтебезгә социаль ярдәм күрсәтү чараларын гамәлгә ашыру өчен кирәк», — дип саный Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты.

Россиянең фәнни-техник алгарышка омтылышы турындагы төзәтмә илнең кыска һәм озак вакытка исәпләнгән үсеш стратегиясен күрсәтә, дип йомгаклады ул.

 

Фото: Владимир Васильев архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев