Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ольга Бузова татар кызы Диләрәгә күлмәк бүләк иткән [+фото]

Телевидение йолдызы Ольга Бузованың "Привыкаю" җырын ишетмәгән кеше калмагандыр. Көе дә, сүзләре дә телгә тиз арада "вирус" кебек иярә. Радиоларда яңгырый башлауга, "иреннән башка яшәргә күнеккән бу кыз" клип та төшерде.

Яшьләрне кыздырып җибәрү максатыннан, бер ай чамасы элек Инстаграмдагы битендә бәйге игълан итте Ольга Бузова. Бирем - клип сценариен язарга. Кыска вакыт эчендә йөзләгән эш кабул иткән ул. Иң уңышлы өч проект авторы белән күзгә-күз очрашырга, алар яшәгән шәһәргә килергә вәгъдә биргән иде.

Вәгъдәсендә тормаса да, сүзендә торган ул. Иң яхшы эш авторларын Мәскәүгә кунакка чакырган. Мондый бәхеткә ия булучылар арасында Татарстанның Азнакай кызы Диләрә Харисова да бар

- Ольга - бик игътибарлы, мөлаем кыз. Юл һәм яшәү чыгымнарын үз өстенә алды. Без - Сыктывкар, Саранск шәһәрләреннән дүрт кыз идек. Бузова белән очрашканчы, башта аның кибетенә алып бардылар. Аннан күңелебезгә яткан күлмәкне бүләккә сайлап алу мөмкинлеге бирелде. Шул күлмәкләрне киеп, затлы ресторанга кичке ашка бардык. Ольга төгәл вакытында килеп җитте. Аның белән бик җылы, рәхәт аралашып утырдык. Ире, шәхси тормышы турында сораулар бирмәскә дип баштан ук кисәтеп куйды. Үзебез турында сөйләдек. Киләчәккә планнарыбыз белән уртаклаштык. Ул да киңәшләр бирде. Шунысы куандыра: Ольга бик гади кыз. Киләчәктә дә безнең белән хезмәттәшлек итәргә теләге бар. Җыр сүзләре, клип сценарие буенча үзебезне сынап карарга дип саубуллаштык, - дип сөйләде Диләрә.

Реклама

Диләрә Казандагы бер студиядә сценарист булып эшли. Түбә башында, салкында бер кат күлмәкчән, өстенә кар сибә-сибә төшергән роликның сценариен ун минут эчендә язган. Бузова җырындагы "минем үземә генә салкын" дигән юлларны шулай күзаллаган ул.


http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев